Логотип Идель
Ялкын

«ТАВЫК ТӨШЕНӘ ‒ ТАРЫ... »

Йоклаганда тавыклар да төш күрә, диләр. Ә менә егетләр... Төш күрергә дә, күргән төшләрен сөйләргә дә яратмый бугай.  Әллә аларда бөтенләй төш күрү сәләте юк инде?!

Соңгы ике атнам кешеләргә төш күрергә заказ биреп узды. Халыкта төш күрү йолалары бар. Кичтән дөрес сүзләр әйтеп, тиешле дулкынга «кереп», мендәр астына дөрес предметларны куеп ятасың да... Инде йөз еллар элек язып калдырылган төш күрү йолалары цивилизация пәрәвезендә йолкынган XXI гасыр кешесенә ничек тәэсир итә икән? Шуны тикшереп карыйсы иттек без.

Кызлар (бигрәк тә студентлар!) бик теләп ризалашты. Ә менә егет затлары... (Сүз башында егетләргә бәйләнүем дә шуннан инде, заказга төш күрәсе дигәч, аптырап калды алар. Иң батыры – үзебезнең Алмаз булып чыкты.)

Ә хәзер, әйдәгез, төнгә үтеп керәбез дә, юрган читен сак кына күтәреп, егет-кызларның төшләрен күзлибез. Бу йолаларны кем ничек үтәде икән?!

  1. Йоклар алдыннан кулыңа түгәрәк кечкенә көзге алырга һәм аңа карап, әлеге сүзләрне кабатларга кирәк булачак: «Яктылык һәм караңгылык бу көзгедә ничек чагылса, минем киләчәгем дә шулай чагылсын». Аннан, көзгене мендәр астына салып, йокларга ятарга. Төшеңә киләчәкне күрсәтергә сәләтле нәкъ шушы көзге керер. Иртән уянгач, көзгене яшереп куй һәм юраганың чынга ашканчы беркемгә дә күрсәтмә!


Чулпан Ибәтуллина: Нәкъ сез әйткәнчә, бөтен йолаларны үтәп йокларга яттым. Бик нык дулкынландырды. Төшемә ниләр керер икән дигән уй һич күңелдән чыкмады. Төштә нидер күрдем бит! Иртән уянгач, төшемә кергән вакыйганы исемә төшерә башладым. Юк, барысы да онытылган! Бары тик бу төш өнемдәге тормышымның ниндидер бер чагылышы иде дигән хис кенә эленеп калган...

  1. 2. Төштә җавап табасы килгән сорауны кәгазьгә язып, кәгазьне мендәр астына салып, бары тик сорау турында гына уйлап йокыга китәсең.


Алмаз Мансуров: Йокларга җыенам... Кулымда ак кәгазь бите. Күңелдә шундый ук ак хыяллар. «Парашюттан сикергәндәге хисләрне кичерәсем килә». Мин шул бит кисәген мендәр астына салып, йокларга ятам.

...Иртә белән уянуга, әбинең сүзләре искә төшә. Шайтан язулары белән шаярма, дигән иде ул миңа. Мин төне буе җеннәр белән саташып чыктым. Менә хикмәт...

Бер нәтиҗәгә килдем: ырымнарга ышанырга ярамый икән. Аның урынына баш очыңда Коръән сүрәләре булып, Аллаһтан ихлас сорасаң, кирәк төшне болай да күрерсең.

  1. Болай итеп төш күрү элеккеге гримуарларда (борынгы магия китаплары – Р.Х) ук язып калдырылган. Балавыздан ясалган яңа шәм һәм кара тукыма кирәк. Кара тукымадан квадрат кисеп алабыз (30 см диагональле) Квадратка шәм белән катлы-катлы ике әйләнә сызабыз. Үзәктәге әйләнәгә исемең, ә тышкы әйләнәгә махсус фраза языла. Боларны үтәгәч, күрергә теләгән төшкә «заказ» бирәсең. Кара квадратны ятак астына куеп йокларга һәм иртәнгә кадәр беркем белән дә сөйләшмәскә, ятагыңнан торып йөрмәскә кирәк. Юкса барысын да яңадан кабатларга туры киләчәк.


Айгөл Закирова  (Төш күрергә бик озак «әзерләнде». Чөнки аның йола гадәтләре катлаулырак иде): Йолаларнын күбесе җен чакыруга бәйле диләр, ягъни, аларны эшләгәндә, бүлмәдә җеннәр була, алар сиңа киләчәкне күрергә булыша, диләр. Җеннәр кеше белән уйнарга ярата ди, шуңа ялгыз йокларга ярамый. Бу йоланы үтәгәндә дә, алай-болай була калса дип, бүлмәдәш кыз өйдә булган вакытны сайладым. Барысын да төгәл эшләдем. Йокым бик тыныч узды. Ләкин төш күрмәдем. Димәк, кайдадыр хата җибәргәнмен. Язуым ачык булмаган иде, бәлки шуңадыр?!

...Җитмәсә, шәмем дә балавыздан тугел, парафиннан коелган иде. Бәлки, шул да йогынты ясагандыр...

  1. Ваклап туралган кырык кисәк ипи ашап, йокларга ятарга. Ипи кисәгенең берсен тозга манып ашарга кирәк. Төшеңдә кем сиңа килеп су эчерә, шул синең ярың булыр.


Гүзәл Мотыйгуллина: Тьфү-тьфү, төшем чынга ашмаса ярар иде! Ике ай элек ташлашкан, инде хәзер бөтенләй башка шәһәрдә яшәп ятучы егет керде. Уянуга, төшләр чынга ашмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әдәбият эзләргә туры килде. Һәм, гомумән, нигә киләчәкне алдан күрергә кирәк ди әле?! Борынгылар сорауларына җавапны каян табарга белмәгәннәр, шуңа төштә сораганнар, ә бездә Интернет бар ич!

[gallery size="large" ids="2403,2402"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев