Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАР РӘССАМНАРЫ" КУРСЫ"

Әнвәр Нагаев (Әнвәр Хәсән улы Нагаев) – театр рәссамы. П.Т. Сперанский мәктәбе шәкерте, 150 дән артык спектакльне бизәүче.

Рәссам 1922 елда Әстерханда туган. 1950 нче елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1950 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры рәссамы, баш рәссамы (1964-1982 еллар).

Әнвәр Хәсән улы Нагаев Бөек Ватан сугышында катнаша. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

1957нче елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1970нче елда Татарстан АССРның халык рәссамы исемен ала.

Катнашкан күргәзмәләре:
Казанда театр рәссамнарының күргәзмәләре;
Мәскәүдә татар мәдәнияты ункөнлеге күргәзмәсе (1957 ел);
Мәскәүдә РСФСРның 16 автономияле республикасының рәссамнары күргәзмәсе (1971 ел);
Ленинградта "Совет Татарстаны" күргәзмәсе (1972 ел);
Мәскәүдә Татарстанның театр рәссамнары күргәзмәләре (1976, 1977 еллар);
Уфада Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе (1976 ел).

Төп хезмәтләре (сәхнәнең бизәлешен тәэмин итү һәм киемнәр әзерләү):

Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсына (1956 ел); «Алтынчәч" операсына (1978 ел);
Д.Россининың "Севилья чәчтарашы" операсына (1956 ел);
Хөснул Вәлиуллинның "Самат" операсына (1957 ел); "Дим буенда" операсына (1965 ел);
А.Даргомыжскийның "Су анасы" операсына (1962 ел);
Кара Караевның "Күк күкрәү сукмагыннан" операсына (1960 ел);
А.Минкусның "Дон-Кихот" балетына (1966 ел);
Дж.Вердиның "Аида" операсына (1967 ел);
Михаил Глинканың "Иван Сусанин" операсына (1968 ел) (К.Е. Максимов белән бергә);
И.Штраусның "Чегән бароны" опереттасына (1970 ел);
Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев