Логотип Идель
Ялкын

СТА-АРТ! ЙӘГЕЗ,КЕМ БЕРЕНЧЕ?

 Укытучы Эдуард абыйның “Егетләр, подъем! Йокыгызны өегезгә каткач туйдырырсыз”, - дип уяткан тавышы колакны ярып керде. Иптәшләрем кай арада киенеп, ничек построениега чыгып чапканнар диген. Палаткада төн буе йокы бирмәгән черкидән кала беркем юк. Кызык башланды әле бу туристик җыен дигәннәре.

Башка җирдә ничектер, әмма безнең Балтачта укучылар өчен табигатьтә берничә көнлек ярыш оештыралар.

Бүген иң кызыгы булачак - мәктәпләр арасындагы ярыш. Хәзер менә, төп судья янына җирәбә тартырга барабыз. Кем нинди сан ала – шул номер булып ярышачак. Арттан кызлар уңышлар теләп: “Карагыз аны, малайлар, бер санын ала күрмәгез – иң беренче ярышасы була” , - дип озатып кала. Аларны үчекләп: “Менә юри беренчене алам әле,” – дигән булам.

Судья дигәннәре килгәнче, башка командалар белән таныша торабыз. Аларның да күбесе безнең кебек беренче тапкыр катнаша икән. Ул арада саннар язылган савыт та килеп җитә. Бар, синең кулың җиңел, үзең ал, дигәч, сан алырга үреләм… Малай, теге кызларга әйткән сүз фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килде, ахрысы. Кулымда берле саны язылган кәгазь кисәге. Ничек кызларга бу хәбәрне җиткерәсе булыр?


Ярый әле, кызлар ачуланырлык вакыт калмады. Тиз генә кайтып, карабин, рюкзакларны күтәреп, стартка чаптык.

Беренче пунктта әллә ни авыр булмады кебек. Яулык өстендә тезелешеп яткан дару үләннәренең исемнәрен, кайда-ничек кулланасын әйтергә иде. Авыл баласы өчен монысы инде “чепуха”. Тик менә бөрлегән яфрагын гына танымадык. Икенче ярышта бер кыядан икенчесенә сузылган бау буйлап үтәсе иде. Без, малайлар, анысын җиңел үттек. Тик менә кызларның чираты җиткәч кенә аларның юк икәнен сизеп алдык бит! Тизрәк булабыз дип, без аларны калдырып чапканбыз! Ярый, табылдылар тагын- адашмаганнар. Югыйсә маршрут картасы да Динарда иде бит. Карабин дигәннәрен эләктереп, алар да бау буенча икенче ярга чыкты.


Ә менә өченче ярышта бераз тоткарландык. Монысында, вакытка учак яндырып, савыттагы суны кайнатып чыгарасы иде. Кечкенәрәк савыт алырга баш эшләмәгән шул. Андагы су кайнап чыкканчы, икенче команда куып җитте безне. Ярар, аларның савытлары безнекеннән дә зуррак бугай әле)).

Бөтен Балтач урманын айкап чаба торгач, финиш дигәннәре күренде. Хәзер инде командадагы иң җиңел кешенең аягына шин салып, аны күтәреп чабасы иде. Беренче ярдәм дигәндә, кызлар беренчелекне бирми безнең! Күз ачып-йомганчы, без финишта идек.

Әле ярый, беренче чапканбыз, стартта әле унбишләп команда үз чиратын көтеп утыра. Хәзер инде өч көнгә туган йортка әйләнгән палаткаңа кайтып, ял итсәң дә була. Ләкин андый ял күп тәтемәде шул. Ун минутлап палаткада утыра алдык микән, борынны кызлар пешергән уха исе кытыклый башлады. Рестораннардагы поварларын бер читтә торсын икән безнең кызлар пешергәндә. Казанны ялтыраттык бит!

Ул арада укытучыбыз Эдуард абый да килеп җитте. Баштан кичкәннәрне сөйләп бетергәч, икенче көнге ярышка әзерләнә башладык. Монысында урман буенча чабасы да, баулар буйлап кыяга менәсе дә юк иде. “Эх” дигәнче, егерме төрле төен генә төйни бел!


Илнур Гарипов. Балтач районы Чутай мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев