Логотип Идель
Ялкын

«СРЕДА ОБИТАНИЯ» УКУЧЫЛАРНЫ "INDIGO KIDS" СМЕНАСЫНА ЧАКЫРА"

«Среда Обитания» иҗат төркеме кызлар-егетләрне көзге каникуллар вакытында “Indigo Kids” сменасына чакыра!

Нәрсә соң ул Indigo Kids? «Indigo Kids» сменасы – ул үз һөнәренең осталары булган кешеләр белән танышу, уңыш серләрен ачу, һәр һөнәрнең җелегенә үтеп – үзеңә кирәген алу. Әлеге смена барышында үз һөнәрендә зур уңышларга ирешкән кешеләр белән аралашып, уңыш серлен ачарга булачак.

Катнашучыларны уку-укыту һәм төрле һөнәрләргә багышланган проектлар тулы онытылмаслык атна көтә. Лагерь балаларга бай программа әзерләгән.  Биредә кызыклы очрашулар гына түгел, мәктәптә өйрәтмәгәннәрне үзләштереп, үзеңне камилләштерү мөмкинлеге булачак. «Indigo Kids»  – максатына ирешергә теләгән кешеләр мәктәбе.

Сезнең белән профессиональ  әйдәманнар эшлиячәк. Алар һәрвакыт сезгә ярдәмгә киләчәк.

Уздырылыу вакыты: 1- 7 ноябрь 2015 ел

Катнашучылар яше: 7-16яшь

Уздырылу урыны: Петров бистәсе, «Регина» кунакханәсе

Яшәү урыны: 3-4 кешелек, барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләр

Ашату: Балалар өчен биш тапкыр ашату каралган

Лагерь территориясендә көн дәвамында күзәтү булачак. Биредә барысы да бар: медицина кабинеты, изолятор. Медицина хезмәткәрләре лагерь територииясендә тәүлек буе хезмәт итәчәк.

 

Мәгълүмат өчен:

Смена директоры: Нуриев Ренат Роберт улы

Смена җитәкчесе: Федоренко Диляра Даниял кызы

Ашыгыгыз!!! Урыннар чикле!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев