Логотип Идель
Ялкын

«СИН ИСТЕРИЧКАМЫ?»

   1._ ЕДА

МӘКТӘП АШХАНӘСЕНДӘГЕ РИЗЫКЛАРНЫ КҮРГӘЧ ТӘ, КҮҢЕЛ БОЛГАНА БАШЛЫЙ. ӘММА АЛАРНЫ АШАРГА МӘҖБҮР ИТӘЛӘР. ОШАМАСА ДА! НИШЛӘРГӘ?!

АЛМАЗ, 3 СЫЙНЫФ

Алмаз, дустым! Гадәттә, ашханәдә укучыларның сәламәтлеге өчен файдалы ризыкларны гына пешерәләр. Әгәр сау-сәламәт, көчле егет булып үсәсең килсә, сәләмәтлек өчен файдалы әйберләрне ашарга кирәк. Сиңа зыянга пешерми пешекче апалар, ышан!

Ә хәзер сүзем әти-әниләргә. Бүгенге бала-чага чытырдавык савытларда сатылган җыен  юньсез әйбергә ияләшеп бетте. Агулы Е өстәмәләре, буяу, ясалма тәмләткечләр тутырылган ризык ашатып, әти-әниләр үзләре боза да күпчелек баланы! 3нче сыйныфта гына укый торган бала ризыкка ул кадәр дә нәзберек булырга тиеш түгел, беренчедән. Әгәр улыгыз моннан проблема ясый икән, әти-әниләргә борчыла башларга вакыт. Кайбер ризыкларга  ияләшү барлыкка килүен дә җентекләп аңлатып торырга кирәкмидер.

Балагыз мәктәп ашханәсен яратмый икән, беркөн килеп, үзегез дә авыз итеп карагыз. Ризыклар ашарлык булса, димәк, балагызга игътибар җитми, шуңа да көйсезләнә. Ярату – балагыз теләгән һәр әйберне сатып алу түгел, ә бергә вакыт уздыру, аның исәнлеген кайгырту!

  1. _ТАНЦОР


БЕЗНЕҢ МӘКТӘПТӘ 11НЧЕ СЫЙНЫФТА УКЫЙ ТОРГАН БИЮЧЕ ЕГЕТ БАР, ИСЕМЕ РИНАТ. УЛ БЕРАЗ ҮЗСҮЗЛЕРӘК, ХӘРӘКӘТЛӘРЕ ДӘ КИСКЕН, ДОРФА, ТУПАС, КЫСКАСЫ, АНЫ БЕРКЕМ ДӘ ЯРАТМЫЙ. «КЫЗ СИН», «ИСТЕРИЧКА» ДИП КӨЛӘЛӘР. Ә МИҢА ОШЫЙ РИНАТ. СӨЙЛӘШЕРГӘ, АРАЛАШЫРГА ТЫРЫШАМ, ЯКЛЫЙМ. УЛ МИҢА ДА КАТЫ БӘРЕЛӘ. ЛӘКИН МИНЕМ ЯРАТУ АҢА КАРАП КИМЕМИ. НИЧЕГРӘК АНЫ ЙОМШАТЫРГА?

ДАРИНА, 9 СЫЙНЫФ

Дарина, исәнме, акыллым! Әйе, аңлыйм, гашыйк булгансың. Синең яшьтә бик табигый. Бигрәк тә әнә шундый теш үтми торган, «каты чикләвек»ләргә гашыйк булырга ярата кызлар үсмер чорда. Башкаларга охшамаган булгач, ул бик тә кәттә инде, дип исәплиләр. Аннары: мин генә аның яхшы якларын күрәм дә, мин генә аның күңелен яулый алам, үзгәртәм, дип ышаналар.

Ләкин мондый очраклар бик сирәк, миллионга бер. Кешенең холкы ничек бар, шундый булып кала. Әгәр ул үзе үзгәрергә теләмәсә, син генә берни эшли алмаячаксың. Ринат та гомер буе шундый булып калырга мөмкин. Ул, бәлки, начар күңелле егет тә түгелдер, дорфалык, тупаслык – саклану чарасыдыр. Ләкин монда тагын бер момент бар: әгәр ул да сине яратса, ул да сиңа вакытын бүлсә, әле ни турындадыр сүз алып барып булыр иде. Язуыңча, ул бит сиңа нәкъ башкаларга карагандай карый. Аңла: гел-гел аны уйлап,  кадерле вакытыңны гына әрәм итәсең.

Бәлки, син берничә елдан үз ярыңны табарсың. Шул чакта нигә Ринат белән барып чыкмаганын аңларсың! Ә хәзер төп игътибарыңны укуга юнәлтергә кирәк, егетләр һәм мәхәббәт ‒ соңрак.

  1. _СЕСТРА АПА


АПАМ УЗГАН ЕЛ 11НЧЕ СЫЙНЫФНЫ ТӘМАМЛАДЫ. ЭЛЕК АНЫҢ БЕЛӘН БЕРГӘ ЙӨРИ ИДЕК, БЕРГӘ БАРАБЫЗ МӘКТӘПКӘ, БЕРГӘ КАЙТАБЫЗ. Ә ХӘЗЕР МИҢА ШУНДЫЙ КҮҢЕЛСЕЗ, ГЕЛ ЕЛЫЙСЫ ГЫНА КИЛЕП ТОРА. КҮҢЕЛНЕ НИЧЕК КҮТӘРЕРГӘ?

МИЛӘҮШӘ, 8 СЫЙНЫФ

Миләүшә сеңелем! Мин сине бик яхшы аңлыйм. Апа – туган гына түгел, ә кадерле дус та әле. Апаң сезнең белән яшәсә, дәрес беткәч, кайтып, аның белән очрашуыгызны уйлап кәефеңне күтәр. Башка шәһәрдә яши икән, атна азагында кайтуын көт. Телефоннарыгыз да бардыр – бик сагынсаң, шалтырат. Апаң күчтәнәчсез дә кайтмас. Син дә аңа берәр күчтәнәч хәстәрли аласың. Үз кулларың белән шарф бәйлә, мәсәлән. Тормышта кыен чаклар да күп була, апаң да гел синең янәшәңдә генә тора алмас. Аның барлыгын белеп, уңышларына сөенеп, очрашу көнен көтеп яши белергә өйрәнергә кирәк.

  4._МУЗШКОЛА

БЫЕЛ МУЗЫКА МӘКТӘБЕН ТАШЛАДЫМ. ӘНИ АЧУЛАНА: БАШЛЫЙСЫҢ ДА ТАШЛЫЙСЫҢ, БАШЛЫЙСЫҢ ДА ТАШЛЫЙСЫҢ. МИҢА БАШТАРАК ОШЫЙ ИДЕ, ХӘЗЕР ЮК. МЕНӘ БАРАБАН ТҮГӘРӘГЕНӘ ЯЗЫЛЫП КАЙТТЫМ. ӘНИ ТАГЫН АЧУЛАНА: БАРЫБЕР ОЗАККА ТҮГЕЛ, ВАКЫТ ӘРӘМ ИТЕП ЙӨРМӘ, ДӘРЕСЕҢНЕ КАРА, ДИ. КЕШЕ ТОРМЫШТА БАРЫСЫН ДА ТАТЫП, КҮҢЕЛЕНӘ ОШАГАННЫ САЙЛАП АЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛМЕ? КЕМ ХАКЛЫ ‒ МИНМЕ, ӘНИМЕ?

ГӨЛҮСӘ, 9 СЫЙНЫФ

Саумы, Гөлүсә! Син, һичшиксез, хаклы. Балалар мәктәпне бетергәнчегә кадәр үз-үзләрен, үзләрен кызыксындырган өлкәне эзли. Әгәр сынап карамасаң, кайсы кызыграк икәнен ничек аңларга! Киләчәктә һөнәр сайларга да туры киләчәк бит. Ләкин кызма, ашыкма: кайчак әти-әни сүзенә колак салу да бик файдалы, алар сиңа ярдәм итәргә генә тели. Билгеле, үзеңне табу җиңел түгел, кайберәүләр үзенә нәрсә кирәген тиз аңлап алса, башка берәүләр аны гомер буе эзләргә дә мөмкин. Әгәр әти-әниең белән конфликт артык күперсә, бергәләп мәктәп психологына керегез, начарга булмас, файдага булыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев