"ШАККАТТАРИЗМ"
Бер мәзәкне беләсезме икән. Берәү: "Мин хәзер чаңгыда шумыйм, гимнастика белән дә шөгыльләнмим, спортны ташладым", - дигән. Сәбәбен болай аңлаткан: "Телевизор ватылды!" Чыннан да, кайберәүләр спорт белән шөгыльләнүне ярышларны экраннан карау дип кенә аңлыйлар.
Беркөнне сыйныф сәгатендә "Интернет, телефон һәм без" дигән темага сөйләшкәннән башлап, ирексездән, әлеге әйберләргә мөнәсәбәтебез турында уйланып йөри башладым. Чыннан да, көнебезнең бик күп өлеше шул әйберләргә текәлеп карап үтә икән бит. Әйе, әңгәмә вакытында без заман техникасының бик күп файдалы якларын таптык. Дөрес файдаланмаганда зыянлы булуы турында гына уйлап бетермибез икән. Әти-әни, әби-бабайларның фотосурәтләрен карап, бик кызыктым әле: алар гел табигать кочагында булганнар. Бәлки, безгә дә шулай итәргә кирәктер, дип язып куйдым да, телефоныма смс хәбәр килгәч сискәнеп куйдым...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
Нет комментариев