Логотип Идель
Ялкын

ШӘХЕС: ЧЫҢГЫЗ ӘХМӘРОВ ТАРИХЫ

Чыңгыз Әхмәров – рәссам, график, монументаль сәнгать рәссамы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Үзбәкстан ССРның һәм Татарстанның халык рәссамы.

Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров 1912 нче елның 12 маенда Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши, «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. 1935 нче елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны  1942 нче елда Сәмәркандта тәмамлый.

1949, 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. 1950нче еллар башыннан ул Ташкентта яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.

Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953нче елда Мәскәү метросының «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкент, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.

Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.

Ч.Әхмәров 1955-56 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957нче елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи.

«Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза.  1980нче елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «Мәрҗәни Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмеш-Гәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.

Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә , бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Ташкентта, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре Третьеков галереясында, Шәрыкъ сәнгате музеенда, Үзбәкстан, Казакъстан һәм Татарстан музейларында саклана.

Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.

Ч.Әхмәров 1948нче елда СССР Дәүләт премиясе, 1968нче елда Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аңа 1964нче елда Үзбәкстан ССРның, 1992нче елда Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

[gallery size="full" ids="3958,3959,3960"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев