Логотип Идель
Ялкын

"САРЫ РОЗАЛАР"(хикәя)

Сары розалар сагыш билгесеме,


Әллә гомер көземе?


Бүгенге төн Рәйлә өчен бик озак узды. Башта йоклый алмыйча бик озак азапланып ятты, инде йоклап киткәч тә төшендә күптәннән онытылып беткән Рөстәмен күреп, төне буена аның белән саташып чыкты... Рөстәм шифаханәдә дәваланып ята икән, ә бүлмә эче туп- тулы сары розалар белән, бу чәчәкләр сагыш теләп торсалар да, Рөстәмнең йөзе бик бәхетле күренә. Әйтерсеңлә, ул, шул чәчәкләрне Рәйләгә биреп, нидер аңлатырга тели. Тик нәрсә? Рәйләгә бу ачылмаган китап төсле сер булып кала...


Ул бу билгесезлектән йөрәге әрнеп уянып китә, сәгать әле төнге ике генә булуга карамастан, аның күзләренә йокы керми. Башында бер генә уй бөтерелә— сары розалар...


Бу уй аңа һич тынгылык бирми. Әллә эш урынында инде алтынчы тапкыр тапкан, әллә төшендә Рөстәм биргән сары розалар борчый аны. “Тик, нигә нәкъ менә сары розалар?” Яшь чагында ул бары тик ак розаларны гына ярата һәм Рөстәм генә аңа аларны бирә иде, ә сары розалар аның өчен хыянәт, сагыш билгесе сыман... Бу сорау аны бик нык борчуга салды. Бәлки, аның төшенә Рөстәм керү һәм аның сары розалар бируе җанына тынгылык бирмидер. Ни әйтсәң дә, Рөстәм аның өчен чит кеше тугел бит, ул аның яшьлек хатирәсе, бик озак оныта алмый йөргән беренче мәхәббәте... Рөстәмгә карата аның күңелендә бары бушлык кына сакланса да, аның тормышыннан аны бөтенләйгә алып кую мөмкин эш түгел иде.


Бу төнне Рәйлә сорауларына җавап эзли- эзли яшьлегенә кайтып килгән сыман булды. Рөстәм белән алар җиде ел очрашып йөрделәр. Әйе, җиде ел, аның бөтен яшьлеге Рөстәм белән узып киткән, ә Рөстәме аңа берни дә аңлатмыйча, аны башкага алыштырган. Рәйләгә бу бик авыр булса да, ул үзендә яңа көч табып, тормышын яңа биттән башлый алган, хәзер ул үзенең тормышыннан бик канәгать, менә дигән, аңа һәрвакыт ярдәмгә әзер булган ире, гел үзенә охшаган кызлары янында. Ул аларны беркайчан да, һичнәрсәгә алыштырачак түгел. Шушы уйлар Рәйләгә таңга кадәр йокларга ирек бирмәде.


Рәйләгә бүген иртүк эшкә иде, ул аеруча да иртә таңнан торып, эшенә ашкынды. Юлда: “Әгәр дә бүген дә эш бүлмәмдә сары розалар күрсәм, һичшиксез, эштән китәчәкмен!”- дип үз- үзенә сүз бирде, чөнки билгесезлектә яшәүдән дә авыр нәрсә юк иде.


Ул бүлмәсенә бүген аеруча да зур дулкынлану белән килеп керде, өстәлдә, гадәттәгечә, яңа гына өзеп алынган сары розалар бәйләме иде. Инде җиденче тапкыр аңа бу розаларны кемдер бүләк итә һәм иң кыены шул, ул бу кешене күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Бу билгесезлек аны тәмам чыгырдан чыгара, хәтта ул үзенең китәргә гариза язуын да сизмичә кала. Ә бит бу эш аның балачак хыялы иде, ул үз эшен бик нык яратып башкарды, кечкенә вакыттан ук бию түгәрәкләренә йөрде, кыскасы ул үзенең хыялларын тормышка ашыра алды. Ләкин ул бүген ниндидер билгесез кеше өчен үзенең бөтен хыялларыннан баш тартырга, хәтта, уйлап та тормыйча, гаризасын дәрес бетү белән кертеп тапшырырга әзер.


Рәйлә бүген дәресләре бетүен түземсезлек белән көтте, эшендә бер минут та тоткарланып тормыйча, зур дулкынлану белән үзләренең яңа директорларының ишеген какты. Ишекне ачып җибәрүгә аңа эсселе- суыклы булып китткән сыман булды, аның каршында егерме бер ел күрмәгән Рөстәме басып тора иде, ул бик нык үзгәрсә дә, Рәйлә аны бик тиз танып алды, үз- үзен дә белештермичә эштән китүен әйтте, өстәлгә гаризасын куеп, чыгып та китте, хәттә Рөстәмнең әйтергә теләгән сүзләрен дә тыңлап тормады...


Аның сүзләрен тыңламаса да, хәзер Рәйләгә сүзсез дә бар да аңлашыла иде. Аның, Рөстәмгә карата күңелендә йөрткән бөтен үпкәсен йөзенә бәреп әйтәсе килде, ул бит кайчандыр аның бөтен тормышын, бөтен хыялларын чәлпәрәмә китергән кеше, хәзер менә инде бар да урынына утыргач , ул аның тормышына янәдән пәйда булган, Рәйлә бу минутларда аны шушы урында күрмәс, аның белән бәйле булган бөтен хатирәләрне гомерлеккә тормышыннан сызып ташлар өчен бөтен нәрсәгә дә әзер иде... Ә иң ачу китергәне шул, ул аңа уч иткәндәй көн дә эш урынына сары розалар ташый һәм, җитмәгәненә, ул аның өчен яраткан эшеннән дә баш тартырга тиеш ...


Рәйләгә булган хәлләр җанына тынгылык бирмәсә дә, өйдә ул аларны сиздермәскә тырышты... Хәзер аның күңелендә бер генә теләк, элек ничек яшәгәннәр, шулай яшәргә, Рөстәм араларына кереп гаиләләрен генә бозмасын иде инде, ул вакытта инде ул түзеп тормаячак, чөнки аның “түземлек канатлары “ күптәннән каерылган, ә аннан да иң зур теләге- кызы аның тормышын кабатламасын, ул эшләгән ялгышлыкларны эшләмәсен иде. Шуңа да ул кызының йөргән егете белән бик нык танышырга, аның нинди егет икәнен белергә теләде, аңа үзенең тормышын сөйләп, ялгышлыклардан саклап калырга тырышты...


Рәйлә әлегә бүтән эшкә урнашмаска, гаиләсе белән булырга теләде, ни әйтсәң дә, аның ире, гаиләсен туендырырлык акча эшли, ә Рәйлә эшен яратканга күрә генә эшли иде. Ире дә, бу гамәлен бик хуплады, аеруча да иң сөенгәне ул булды, чөнки хәзер аның хатыны кайчан кайтса да аның янәшәсендә булачак, эшен яратканга күрә, кичләр буе тоткарланып калмаячак!


Тик бу тыныч көннәр бик озакка сузылмады. Көтмәгәндә, иртә таңнан Рәйләләр фатирында телефон шалтырады, телефондагы таныш тавыш, Гөлиянең егете, Илгиз булып чыкты. Ул Илгизне якыннан күрмәсә дә, телефоннан аның тавышын бик тиз танып алды һәм әйтергә кирәк, ул аңа бик акыллы егет кебек тоела иде. Тик аның шушы вакытта өй телефонына шалтыратуы аны бераз аптырашка калдырды, ләкин ул телефонны куймыйча аны тыңлавын үтенгәч, Рәйлә сүзсез генә аны тыңлый башлады. Илгиз сүзен: “ Мин Рөстәмнең улы!”- дип башлап китте һәм әтисенең аны күрергә теләвен әйтте... Бу вакытта Рәйләнең башына сукканнар төсле булды, ул Илгизнең бүтән сүзләрен ишетмәде, бары тик Рөстәмнең шифаханәдә бик авыр хәлдә ятуын, аңа озак яшәргә калмавын гына аңлап алды. Бу минутларда Рәйләнең йөрәген тартып алганнар сыман булды, ул ни дә булса уйлар хәлдә түгел иде инде. Рәйлә нәрсә эшләргә, кайда барып бәрелергә белмәде. Шулай да, ул Илгизнең үтенечен кире какмаска булды, чөнки йөрәгенең бер кырые белән ул Рөстәмне кичерергән, хәтта шулай булганга күрә Ходайга рәхмәтле дә иде инде.


Рәйлә шифаханәгә Гөлия белән барды, аларны ишек төбеннән үк Илгиз каршы алды, ул Рөстәмнең улы икәне сүзсез дә аңлашыла иде. Илгиз коеп куйган әтисе, хәтта елмаюларына кадәр охшаган. Рәйлә аны баштарак күргән булса, һичшиксез, таныган, кызының аның белән йөрүенә каршы да килгән булыр иде, тик бүген аларның икесен бергә күргәч, ул аларның бер- берсеннән башка яши алмауларын аңлады, аларга карап яшьлегенә кайтып килгән сыман булды. Бүген аның йөрәге Гөлия өчен тыныч, ул алар өчен чиксез шат иде һәм ул бүген берничек тә аларның бәхетенә каршы чыгарга мөмкин түгел икәнен аңлады.


Палатага кергәндә Рәйләнең күзенә иң беренче чиратта сары розалар чалынды, ә алар кырыенда уйланып, Рөстәм ята иде. Ул хәзер Рәйлә белгән элеккеге Рөстәм түгел иде инде, авыруы аның тәмам үзгәртеп бетергән, тик серле итеп елмаюын гына аның, хәтта шушы зәхәр чир дә үзгәртә алмаган!


Рөстәм аны үзе янына чакырды, кулларыннан тотып: “ Рәйлә, кичер мине, кичерә алсаң!”- дип, коңгырт кара күзләрен аңа төбәде. ” Мин синең алда бик гаепле, мин сине гомерем буена яраттым, һәрбер көнне сине уйлап яшәдем,


тик нишлисең бит, бу дөньяда безгә бергә булырга язмаган, беләм, боларның барысы өчен дә мин генә гаепле, яшьлек җүләрлеге белән, мин үз бәхетемә үземә- үзем аяк чалдым һәм моның өчен бик күп түләдем, ләкин мин бик бәхетле, чөнки тормыш юлымда сине очраттым. Исеңдәме, син ак розалар ярата идең, алар ул вакытта миңа да ошыйлар иде, тик хәзер мин сарыларын яратам. Аларны бөтен кеше сагыш, хыянәт билгесе итеп саный, юк, алар сагыш та, хыянәт билгесе дә түгел. Сары розалар- кеше гомеренең алтын көзе, өлгергәнлек билгесе. Ә минем гомеремнең җәе синсез үтсә дә, көзе бик матур аның, көз көне мин сине эзләп таптым- бу минем гомеремнең дә алтын көзе, ә көз көне бөтен җиләк- җимеш өлгергән була, алманыкы алмача, миләшнеке миләшчә, ак розалар да бүген өлгергәнлек төсендә, хәзер инде алар, ак түгел, ә алтын төсле, сары төстә...”- дип елмайды Рөстәм. “ Кызың үзеңә бик охшаган икән,”- дип сүзен янәдән дәвам итеп китте ул, - Илгиз аны бик нык ярата, зинһар, Рәйлә, аларның бәхетләренә каршы килмә, без бергә була алмаганбыз икән инде, алар бергә булсыннар, аларда бит безнең кан ага, бәлки, безнең каннар аларны бер- берсенә тартып торгандыр, алар бит безнең нәселне дәвам итүчеләр, безнең җимешләр, сары розалар. Син бик бәхетле, Рәйлә, аларның ничек яшәгәнәрен күрә, балаларын кулыңда тирбәтә алачаксың. Мин беләм, алар бик бәхетле булачаклар, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәячәкләр. Мин синең өчен бик шат, син көчле кеше, шуңа да мин сине эштә үз урынымда калдырырга телим, зинһар, баш тарма, ризалаш, ул бит синең урының. Минем үтенечемне кабул ит һәм миңа сары розалар алып килергә онытма!..- дип Рөстәм мәңгегә күзләрен йомды.


Бу минутларда Рәйләнең кычкырып- кычкырып елыйсы, бөтен җир шарына кычкырасы килде, чөнки ул бүген Рөстәмне инде икенче тапкыр мәңгегә югалтты. ” Нигә тормыш аның белән шулай шаярасың, ни өчен?”- ләкин бу сорауга беркем дә җавап бирмәячәк иде инде...


Өч ел вакыт үтеп киткәне сизелмәде дә, Илгиз белән Гөлия бергә тормыш корып, яши башладылар , аларның күз нурлары, уллары дөньяга килде, алар хәзер бик бәхетле. Рәйлә аларга карап, бик сөенде, көн дә иртән Ходайга рәхмәт укыды. Ул аларга карап Рөстәм белән үзен күрде һәм ул Рөстәмгә җиде сары, бер ак роза алып бара торган булды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев