Логотип Идель
Ялкын

«САЙЛАУГА БАРАСЫҢМЫ?!»

2015 нче елның 30 нчы августында Казан-Арена стадионы каршында (Ямашев проспекты, 115а) көндезге 12дән кичке 9га кадәр «Мой голос важен» - «Минем тавышым мөһим» акциясе узачак. Әлеге чара Республикабыз өчен гаять мөһим вакыйгаларның берсе - Татарстан Республикасы Президентын сайлау уңаеннан уздырыла. Акция «Кадровый резерв» Республикакүләм проект катнашучылары тарафыннан уздырыла һәм үз алдына Татарстан яшьләренең гражданлык карашларын үстерү һәм электораль активлыкны арттыру максатын  куя.

Активистларның мондый проектларны беренче генә оештырулары түгел икән. «Минем тавышым мөһим» акциясе узган җәйдә Татарстан Республиксы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңаеннан оештырылган булган инде.

Быелгы акция интерактив зоналардан торачак. «Татарстанның электораль картасы» дип исемләнгән мәйданчыкта Республикабыз картасы сурәтләнгән банер булачак. Акциягә килгән һәркем кечкенә әләмнәр ярдәмендә әлеге картада үзенең торак пунктын билгели алачак.

«Сайлау бүлекчәсе» мәйданында фотога төшү өчен махсус банер куелачак. Теләгән һәркем әлеге тематик банер янында фотога төшеп, фотоларны #яидунавыборы хештегы белән социаль челтәрләргә элә алачак.

Өченче мөһим мәйданчыкларның берсе - мәгълүмати зона. Биредә акция катнашучылары үзләренең сайлау бүлекчәләре һәм гражданлык хокуклары турында мәгълүмат таба алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев