Логотип Идель
Ялкын

СӘМРУХ КОШЫН ТОТКАН БӘХЕТЛЕЛӘР

Минем “Сәләт” дөньясы белән дуслыгым күптән, би-и-ик күптән башланды. «Сәләт»нең бер генә чарасын, бер генә аланын да калдырмыйм. «Сәләт» аланнарында ял иткән бөтен сәлкешләр белән таныш булсам да, әйдаманнар белән бергә эшләсәм дә, җырларын яттан белсәм дә, бу мөхиттән һич арымыйм. Көн дә «Сәләт»тә буласы килә.

Күптән түгел миңа «Сәләт»леләрнең иң-иңнәре белән сөйләшеп, серләшеп утыру да насыйп булды әле. Әйе, дустым, сүз «сәмрух» премиясе җиңүчеләре турында бара.



Альбина апа Кадирова, «Ел директоры»: Уңышка ирешү өчен бер төп кагыйдәне үтәргә кирәк: җиңелүдән курыксаң да, алга барудан туктарга ярамый. Һәрватык үз максатыңа таба барырга кирәк. Бу юлның нәтиҗәсе нинди генә булса да, ахыр чиктә ул зур тәҗрибә китерәчәк. Кайсыдыр бер китапта үзеңнең җитешсезлекләреңә акцент ясама, киресенчә, көчле якларыңны үстер дигән сүзләр укыдым. Шуңа күрә жюри каршында чыгыш ясаганда, рәсемнәр һәм мәзәкләр күп булды. Күп еллар дәвамында реквезитор булып эшләү тәҗрибәсе дә булышты. Бәйгедә иң авыры дусларым белән ярышу булды. Без «Сәләт»кә килгәннән бирле бер-беребегә киңәшче идек. Ә бәйге вакытында төрле утрауларга эләккән кебек булдык. Дусларым белән башка ярышырга теләмим.

«Сәмрух» премиясендә җиңгәннән соң, урамда таный башладылар» – дип шаяртып та алды Альбина апа. Ә чынлыкта, Таһир абый Насыбуллин (ул да «Ел директоры» исеме өчен көрәшкән иде) белән дуслыклары ныгыган икән.



Диләрә апа Халитова, «Ел өлкән әйдаманы»: Өлкән әйдаман – әйдаманнарның әнисе, сәлкешләрнең дәү әнисе дип чагыштырырга яратам. Өлкән әйдаманлык – җаваплы эш. Гел шаян, шат күңелле булырга, шул ук вакытта таләпчәнлегеңне югалтмаска кирәк.

Бәйгедә җиңү яулау җиңелләрдән булмады, зур тырышлык таләп ителде. Зур тәҗрибә, белемнән тыш, җиңү өчен, һичшиксез, ачык күңелле булырга кирәк.
Минем уңыш сере бик гади: якыннарның терәген, ярдәмен тою. Сәлкешләр, дуслар, туганнар – барысы да янәшәдә. Һәр эшкә «Бик теләсәң, барысына да ирешеп була,» – дип тотынам. Кыскасы, тырышлык һәм теләк мөһим һәр эштә. Һәркем вакытын дөрес бүлергә һәм якыннарының сүзләренә колак салырга өйрәнсен иде.


Фәннур абый Шәйхетдинов, «Ел әйдаманы»: Уңышка ирешүемнең сере, минемчә, Сәләт биргән тәҗрибәдә. «Сәләт» дөньясына эләккәннән алып, хәзергә кадәр инде 7 ел тулып килә. Шушы елларда һәр яклап үстем, шуңа җиңүемдә «Сәләт»нең роле бик зур. Әлбәттә, сәлкешләр турында да онытырга ярамый. Чөнки безнең нинди әйдаман булуыбыз алардан тора. Әйдаман үз эшенә җаваплы карый торган, акыллы, гадел, актив, креатив, иҗади, гадәттәгечә, йокысы туймаган, шуңа да карамаста, көләч йөзле супермен булырга тиеш. Бу эшнең авырлыгы да юк түгел. Шуңа да карамастан, әйдаман булуыма тамчы да үкенмим.
Ә бәйгегә килгәндә, җиңү яулау өчен курыкмаска һәм, әлбәттә, «Сәләт»не чын күңелдән яратырга кирәк.



Айгөл Шакирова, «Ел сәлкеше»: 2015 елда дусларым – Азат һәм Руслан «Сәмрух» премиясен алу өчен көч сынашкач, минем дә үземне сынап карыйсым килде. Чыгыш ясаган вакытта, ни өчен нәкъ менә мин «Ел сәлкеше» булырга тиеш дигән сорауга җавап бирергә тырыштым. Чыгыш ясар алдыннан нык борчылдым, каушадым. Якыннарымның рухи ярдәме миңа ышаныч өстәде. Уңышымның сере дә шунда дип уйлыйм. + тырышлык һәм хыялга омтылу да бар. Бу җинү үз-үземә ышаныч хисен арттырды. Ә кулымдагы «Сәмрух» кошы тырышлыгымның бәясе булып тора.


Энҗе Әхмәтҗанова, «Сәләт җырлый»: «Сәләт-Раушан» аланыннан кайткач, хатирәләргә бирелеп, күңелле мизгелләрне искә төшереп утырдым. Шул вакытта үзеннән-үзе шигырь туды. Бераздан көй язып карарга булдым, һәм, шулай итеп, җыр барлыкка килде. Премия тапшыру алдыннан, бәйге турында видеоролик төшергән идек. Шул видеоязмада «Мин «Сәмрух»та җиңәргә телим,» – дидем, тик чыннан да җиңү яулармын дип уйламаган идем. «Сәләт» белән бөтен теләкләр дә чынга ашуына ничәнче кат инанам. «Сәләт»тәге һәр җиңүем минем өчен аеруча мөһим.


«Сәләт-Рухият», «Ел аланы»: «Ел аланы нинди булырга тиеш соң?» дигән сорауга «Безнен шикелле,» – дип елмайды «Сәләт-Рухият аланы директоры Венера апа Галимова. «Дөресен генә әйткәндә, әлеге сорауга жавап табуы авыр. Чөнки һәрбер алан ел дәвамында зур эш башкара һәм аланның һәммәсе «Ел аланы» булырга лаек. Жюри әгъзалары ирешкән уңышларыбызны, 16 еллык тәҗрибәбезне, көчле командабызны истә тотып, югары бәя биргәннәр дип уйлыйм. Синең белән янәшә бер юнәлештә уйлаган, алан өчен янып торучы командаң, сәлкешләред булса, эш үзеннән- узе барачак».


«Сәләт-Югары Тегермәнлек» клубы паблигы (Илүсә Шиһапова), «Ел паблигы»: Минемчә, үзеңнең эшеңне яратып эшләсәң генә, уңышларга ирешеп була. Безнең җинүнең дә сере шундадыр, мөгаен. Башка төркемнәрдән үзебезнең эшне яратып эшләүче зур командабыз белән аерылып торабыз. Монын өчен без һәр рубрикага аерым бер җаваплы кеше билгеләдек. Шунлыктан, хәзерге вакытта безнең төркем һәрберсенең үз вазыйфасы булган 6 редактордан тора. Иң мөһиме: катнашучыларны кызыксындырырга, язмалар белән җәлеп итәргә кирәк. Әлбәттә, төркемне актив алып бару җинел түгел. Әгәр дә редакторларның берсе язманы тиешле вакытта төркемгә кертә алмый икән, без, башка редакторлар, аңа ярдәмгә киләбез. Шундый бердәм булганда гына, төркемне актив рәвештә алып барырга мөмкин. Безнең Югары Тегермәнлек Сәләт клубы күптән түгел генә оешты, ләкин «Сәмрух» кошын алу безнең иң зур хыялыбызга әверелде. «Сәләт» мөхите ярдәмендә без хыяллар чынга аша икәненә инандык. Киләчәктә дә үзебезнең клубыбызны актив күрсәтергә тырышырбыз.


«Сәләт-Самара» (Сабир Галимулин), «Ел клубы»: Теләсә кайсы башлангычның нәтиҗәсе әйбәт булсын өчен, теләктән тыш, бердәм төркем булып эшләү мөһим. Һәр эшне башлар алдыннан, дөрес максат куя белергә кирәк. Безнең «Сәләт-Самара» клубы бу җиңүгә ирешү өчен зур көч куйды. Клуб әле бик яшь, беренче елда ук җиңүгә ирешербез дип уйламаган идек. Шулай да эшнең нәтиҗәсен күрү һәм безнең эшне күрүләре бик рәхәт.

Чаткы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев