"СӘЛӘТ"НЕҢ ҮЗ "ОСКАР"Ы - КЕМГӘ ТАПШЫРАЛАР? КЕМ ТАПШЫРА?
Татарларның үз «Оскары» бар икәнлеген белә идегезме әле? Исеме дә үзебезчә – чын татарча «Сәмрух»,дип атала. Татарстанның «Сәләт» яшьләр оешмасы әлеге премияне бары тик иң–иң актив «сәләт»леләргә генә бирел! Чөнки аны алыр өчен, ким дигәндә, бер ел тирләп–пешеп эшләргә кирәк!
Шунысы да бар: аны бары тик «Сәләт» яшьләр оешмасында кайнаган яшьләр генә ала ала. Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итә торган премия бүген 8 номинация буенча тапшырылачак:
«Ел сәлкеше»
«Ел әйдаманы»
«Ел өлкән әйдаманы»
«Ел директоры»
«Ел аланы»
«Ел клубы»
«Ел паблигы»
«Сәләт җырлый»
Премияне махсус кунаклар – җырчы, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Алинә Шәрипҗанова һәм «Голос» проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәмәтҗанова да тапшырачак.
Тантананы “Сәләт” ветераннары – «Татар радиосы» алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм яшь башкаручы Фәнил Вакказов алып барачак.
Урыны: «Ак Барс» яшьләр үзәге (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 1)




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Нет комментариев