Логотип Идель
Ялкын

«РОССИЯ УЛ – ЗУУ-УУ-УР СУЫТКЫЧ»

«Матур бер көн. Урам буйлап барам. Һәм кинәт минем каршыма ак кеше очрый. Ышанасызмы?! Ак кеше! Шунда ук дусларымның телефон номерларын җыям. Алар яшен тизлегендә минем янга килеп җитәләр. Һәм без мыштым гына аны күзәтәбез. Тагын кайчан мондый мөмкинлек туа әле!»

Шулай дип көлдерә безне Африкадан килгән, хәзерге вакытта минем белән бер төркемдә укучы дустым – Донатус. Сөйкемле елмаюы, балаларча самими сөйләшүе белән укуның беренче көннәреннән үк бар кешене үзенә каратты ул. «Шоколадный» позитивчигыбыз белән сезне дә таныштырасым килә.

БАР СӨЙЛӘШҮЕМ «ӘЙЕ» ИДЕ... 

Дони (без аңа шулай дип эндәшәбез), син ничек Россиягә килеп эләктең?

Африкада бер конкурста катнаштым. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрне бушлай чит илгә укырга җибәрәчәкләр иде. Мин үз дигәнемә ирештем: конкурста  җиңеп чыктым. Россиядә яхшы белем алып булачагын ишетеп белә идем. Килгәнемә бер ел булды менә.  Россияне сайлавыма һич үкенмим.

Россиягә, Казанга килгәч, беренче хис-кичерешләрең?

Россиядә расизм бик көчле дип куркытканнар иде. Һәм мин моңа әзер идем. Әйе, чыннан да андый кешеләр юк түгел, хәтта берсе тукмашырга да җыенган иде әле, тик мин аның белән сугышырга теләмәвемне белдердем. Әмма яхшы кешеләр барыбер күбрәк. Мин торган өйдәге (Донатус «Универсиада авылы»нда тора)  вахтер апа әнием кебек. Ул ‒ ак, мин кара булуга карамастан, бик тиз уртак тел таптык, якын кешемә әверелде ул.  Россиядә барлык диннәргә тигез караш. Бу мине аеруча сөендерә.

Рус телен әле бер ел гына өйрәнүеңә карамастан, синең әйбәт килеп чыга. Ничек мондый нәтиҗәләргә ирештең? Укытучыларың шәпме, әллә үзең бик үҗәтме?

Алай ук яхшы сөйләшәм дип әйтмәс идем. Ну ярар, син мактагач, килешәм. (Көлә.) Укытучыларыбыз чыннан да бик яхшы иде. Тик үзең тырышмасаң, укытучы яхшы булып кына, әллә ни алга китеп булмый. Африкада чакта ук бөтенләй башка тел яңгырап торган җирдә яшәячәгебез, укуның җиңел булмаячагы,  рус телен бик яхшы итеп өйрәнергә кирәклеге турында кисәттеләр. Россиягә килеп, монда укый башлаган көннәрдә мин әле «әйе»дән кала бер сүз дә белми идем.  Урамга чыгам да, берәрсе белән сүз башларга тырышам, тик бер сүзләрен аңламыйм.  Бөтен сөйләшүем шул «әйе»не кабатлап  торудан узмый иде. (Көлә.) Ә тагын... монда килгәч, мин шигърият белән бик нык кызыксына башладым. Шигырьләрне яттан сөйләү тел өйрәнүдә зур булышлык күрсәтте.

Ә татар теле белән хәлләр ничек?

Россиягә килгәнче, мин монда бер генә тел – рус теледер дип уйлый идем. Бервакыт урамда русча белмәгән татар әбиен очратып шаккаттым. Россиядә яшәп, рус телен белмәү сәер күренеш тоелды. Шуннан соң татар теле белән кызыксынып киттем. Татар телендә иң яраткан сүзем – «Мин сезне яратам». Тагын «исәнмесез», «хәлләр ничек?», «сау булыгыз», «рәхмәт» сүзләрен беләм. (Донатус татар телен өйрәнергә теләге зур булуын да әйтте. Мин исә, үз чиратымда, аңа булышырга вәгъдә бирдем. З.С.)

ҮЛӘРМЕН ИНДЕ, ДИП УЙЛАДЫМ...

Дони, ә син мәхәббәткә ышанасыңмы?

Минемчә, мәхәббәт ул дөньядагы иң чиста, иң саф хис. Мәхәббәттән башка тормыш юк.

Казанга килгәч, синең белән кызык хәлләр булгаладымы?

Узган елның көзе. Дустым белән базарга барырга планлаштырган идек. Мин җиңелчә генә киендем дә, чыгып киттем.  Кисәк кенә кар ява  башлады. Бик салкын иде, суыткыч эчендәге кебек салкын. Гомумән, Россияне мин зур бер суыткыч дип атар идем. Үләрмен, ахры, дип тә уйладым шулчак. Россиядәге салкынга мин әле һаман ияләшеп бетә алмыйм.

Россиядә тагын нәрсәләргә  ияләшү кыен булды?

Ризыкка. Без монда килгән чорда башта дөге, паста, фасоль белән генә тукландык. Ә хәзер инде мин үзем пилмән бөгәм, ипи пешерәм... Ияләнәсең икән ул ‒ ризыкка да, калганына да.

Туган ягыңны, әти-әниеңне бик сагынсыңмы? Африкага кайтып килергә исәп юкмы?

Бик сагынам. Бер ел булды бит инде күрешмәгәнгә. Ләкин кайчан кайтачагымны әлегә әйтә алмыйм. Дәүләтебез белән килешкәнчә, без укып бетергәннән соң гына  кайта алабыз.

Монда килгәннән соң син үзгәрдеңме?

Россиягә килгәнче мин бик оялчан идем. Әмма монда оялчан булып тора алмыйсың. Телисеңме, теләмисеңме – телне,  мәдәниятне өйрәнер өчен сөйләшергә кирәк. Монда килгәч, туган илемдә беркайчан да эшләп карамаган эшләрне эшләргә дә туры килде.  Ашарга пешерүне генә алыйк: мин өемдә беркайчан да ашарга пешерми идем, әнием, апаларым әзерли. Хәзер, ашыйсы килгәч, пешерәм инде.

Ә хәзер барлык студентларны да кызыксындырган сорауны бирәм: бер атнага син күпме акча туздырасың?

800-1000 сум тирәседер. Кибеткә барам да, барлык кирәк-яракларны бер айлык итеп алып куям. Аннан соң инде ипи, вак-төяк алырга гына кергәлим.

КЫЗЛАРДА СЕР БАР...

Җәеңне ничек уздырдың?

Онытылмаслык җәй булды! Җәйгә планнар болай да зурдан иде: гитарада уйнарга өйрәнү, төрле шәһәрләргә сәяхәт кылу... Әмма  безнең акчабыз бетте. Илебез акчаны тиешле вакытында күчермәде. Мин бик озак эш эзләдем, кайларга гына шалтыратмадым, тик эшкә алырга атлыгып торучылар булмады. Шулай төшенкелеккә бирелеп йөргәндә, миңа бер ир-ат шалтыратты, нинди эш булачагын да әйтмәде, бары аның авыр булачагы турында гына кисәтте. Риза, дим, иң мөһиме акча түләсеннәр. Икече көнне бардым, шул ир-ат безгә: «Күрәсезме? Бу – урман, бу – балта. Мондагы урман урынына урам булуын телим», ‒ диде.

Бу минем беренче тапкыр тир түгеп акча эшләвем булды. Чөнки туган илемдә эшләргә әтием рөхсәт итмәде. «Укуыңны укы!» ‒ ди иде. Бездә, укымыйча, эшли башлаган кешеләрне ялкау диләр. Беренче көнне эшләгәндә, гел Ходайга ялвардым, вакытның тизрәк узуын сорадым. Бүген түзсәм, иртәгә бармыйм, дип, үз-үземә сүз бирдем. Өйгә кайтып,  санымны җыя алмыйча ятканда, миңа тагын теге ир-ат шалтырата: «Сез бик яхшы эшләдегез. Иртәгә  дә килегез, сезгә кадәр килгән кешеләр алга таба эшләмәделәр», ‒ ди. Мин тагын бардым, нәтиҗәдә 4-5 көн эшләдем. Безгә көненә 1000 сум акча түләделәр.

Дони,  сиңа Казан кызлары ошыймы, әллә үзегезнекеләр матурракмы?

Кызларның барысы да бик матур! Карамы ул, акмы – барысында да ниндидер сер бар. Сүз дә юк, Казан кызлары – искиткеч. Минем бу турыда күп мәртәбәләр уйланганым булды. Мин 20 яшемә кадәр Африкада яшәдем. Әмма йөрәгем: «Донатус, бу ‒ синеке» дигән кызны очрата алмадым. Минем анда бик якын дус кызым бар. Ләкин без аның белән бары тик дуслар гына. Йөргән кызым юк әлегә. Әлегә!

Кыскача белешмә

Аның турында

Тулы исеме: Аббах Донатус Анонегбеде.

Туган көне: 24.05.1993.

Туган җире: Нигерия, Коги.

Кызыксынулары: футбол, шигърият.

Уку урыны: В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Федераль Университеты.

Белгән телләре: рус, инглиз, игала(туган теле) телләре.

[gallery size="full" ids="3053,3055,3056,3054,3052"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев