Логотип Идель
Ялкын

РАБИТ БАТУЛЛА: "БАШКА БЕР МИЛЛӘТНЕҢ ДӘ "СӘЛӘТ"Е ЮК!"

Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче Республикакүләм «Сәмрух-2016» ел премиясенең «Ел остазы» номинациясе аерым игътибарга лаек. Шәхеснең шәхес буларак формалашуында иң зур урынны укытучы кеше алып тора бит. Быелгы премиядә «Ел остазы» исемен хөрмәт итеп күренекле татар язучысы, драматург, публицист Рабит Батулла һәм тарихчы, җәмәгать эшлеклесе ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировка тапшырдык.

Чын остаз нинди сыйфатларга ия? Бүгенге татар мәдәниятен саклап калу өчен яшьләр белән нинди эшләр башкарырга кирәк? "Сәләт"нең татар милләте тормышында тоткан урыны нинди? Моның хакта аксакалларыбыз белән әңгәмә кордык.

- Укытучы, мөгаллим, остаз дибез...  Бу сүзләрдә, чыннан да, бик зур мәгънә яшеренгән. Бүгенге меңләгән "Сәләт"ле яшьләрнең остазы булып торасыз. Рабит ага, Индус ага, сезнең остазларыгыз турында да күбрәк беләсе килә. Алар хакында сөйләп узыгыз әле.

Рабит Батулла: Мин әдәбиятчы буларак сүзнең килеп чыгышына бәйләнәм инде. (Көлә)  «Остаз» дигән сүз бар, «остат» дигән бар. Алар бер тамырдан чыккан сүзләр. Остат – шул оста дигән сүздән алынган, һәр эшнең үз остасы була дип сөйләшәбез, һәр эшкә сәләт кирәк дибез. Ә остаз төшенчәсе исә үз эченә «тәрбияче», «укытучы» дигән мәгънәне дә ала. Минемчә,  укытучы кеше гадел дә, шул ук вакытта кырыс та була белергә тиеш.  Остаз бит ул белем дә бирә, кешене дә тәрбияли.

Индус Таһиров: Остаз махсус рәвештә өйрәтми ул. Яши, шул яшәеше белән туры юл күрсәтә. Ул үрнәк, матур бер мисал, өлге кебек. Остаз булу – дәрес бирү генә түгел. Аңа карап яшь буын өйрәнә, үрнәк ала, киңәшенә колак сала, тәҗрибәсенә таяна. Инде бүген үк яшьләр арасында үзебезгә үрнәк кешеләр, сокланырлык шәхесләр бар. Димәк, тормыш дәвам итә.

Рабит Батулла: Юлымда яхшы укытучылар күп очрады, шөкер. Үземнең остазым дип Бакый Урманчены саныйм. Гәрчә мин рәссам түгел. Төннәр буе да сөйләшеп утыра ала идек. Мин аның эшләрен, хезмәтләрен дә дәвам иттем. Нәкый Исәнбәт тә минем остазым. Нәкый ага тарих, әдәбият буенча туры юл күрсәтә белде.

Индус Таһиров: "Сәләт"нең тагын бер укытучысы Әнвәр абыегыз Хәйрине дә искә алмасак  дөрес булмас. Аның кебек тырыш кешене мин белмим. Әнвәрне бит өйрәтүче булмады, үзлектән иске һәм яңа гарәп графикасын өйрәнде. Белгәнне башкалар белән дә уртаклашырга омтылды. Узган елны "Сәләт" уздырган Әнвәр Хәйри укуларында катнаштым. Искиткеч кичә булды. Фикердәшебезне шулай зурлаганыгызга рәхмәт! Бу укулар киләчәктә дә дәвам итсен иде, программа төзегәндә Әнвәр абыегызны шәхес буларак тагын да тирәнрәк ачырга тырышыгыз.

- «Сәләт» - кичә, бүген, иртәгә» дигән темага фикер алышыйк әле. Берләшмәбезгә, аның активистларына киңәшләрегезне, бәягезне бирсәгез иде.  

Рабит Батулла: "Сәләт"нең күзгә күренерлек нәтиҗәләре бар. Сер түгел, кичәге сәлкешләр бүгенге көндә зур урыннарда җитәкчеләр. Иҗат, сәнгать, мәдәният өлкәсендә дә адым саен "Сәләт"леләр. Бу бит нәтиҗә. Үземнең ике улым да "Сәләт"тә үсте. Бик теләп баралар иде, кечкенәдән татарча аралашып үстеләр алар.

Индус Таһиров: "Сәләт" – телебезне саклау мохите, шунысы белән аеруча горурланам. "Сәләт" – ул, чын мәгънәсендә, алга бара торган, татарлыкны ныгыта, телебезне алга сөрә торган җәмгыять. Мөмкинлекләре елдан-ел арта. Сездәге сәләтле яшьләрне кайчакта күреп күңел дә нечкәрә хәтта.(Көлә)

Рабит Батулла: "Сәләт" – тоташ агым бит ул, зур хезмәт, киләчәккә өметләр. Башка бер милләтнең дә «Сәләт»е юк! Шуңа куанып йөрим. Биләрдәге "Сәләт" форумында төшерелгән видеоязмаларны карагач горурлык хисе туа: андагы сары киемле сәлкешләрнең күплеге... Бу көч кенә түгел, бу – куәт! Юк, куәт кенә дә түгел әле, бу – кодрәт!

Индус Таһиров: "Сәләт" – тел, рух һәм акыл бердәмлеге дибез. Бу дөрестән дә шулай. "Сәләт"нең бүгенге яшәеше – татарлыкның чагылышы ул. Татарлар бүгенге көндә Рәсәйдә яшәү мисалын бирәләр, аның терәге булып торалар. Мин ышанам: киләчәктә безнең яшьләребез тагын да зуррак үрләргә ирешерләр әле!

Киләчәктә дә сез безнең белән булырсыз дип ышанып калабыз! Изге теләкләрегез, якты фикерләрегез өчен олы рәхмәтебез сезгә, остазларыбыз! Хөрмәт итәбез, үрнәк алабыз, сезнең тәҗрибәгезгә таянабыз!   Сез безнең гомерлек укытучыларыбыз булганга без чиксез шатбыз.

"Сәләт" медиа-үзәге әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев