Логотип Идель
Ялкын

"ПСИХОЛОГ НӘРСӘ КИҢӘШ ИТӘ?"

Сорауларга Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты педагог-психологы Мисбахова Лилия Рәшит кызы җавап бирә. 


Мин сыйныфыбыздагы бер кызны яратып бетермим, аңа гел көнчелек белән карыйм. Ул укуда да миннән алданрак бара, моңа тагын да ныграк ачуым чыга. Тәмам депрессиягә бирелдем. Аны узарга телим. Тик ничек?


Аноним.


Исемеңне язмагансың, шуңа дустым дип мөрәҗәгать итәм сиңа, ярыймы. Тормыш, депрессияләргә бирелеп, көнчелек хисе белән үзеңне җәфалап, узыша торган марафон түгел. Көнчелек күңелгә кергән «корт» кебек, аңа узынырга ирек бирсәң, ул кешедәге шәхеслек сыйфатларын җимерә башлый. Шуңа да бу хистән дәваланырга кирәк. Әлбәттә, бер көн эчендә генә баштанаяк үзгәреп булмый. Әмма акрынлап, үзеңне тәрбияли-тәрбияли, әллә нинди могҗизаларга ирешергә мөмкин! Иманым камил, синдә дә башкаларны көнләштерерлек матур сыйфатлар бар. Аерма шунда гына: синең көндәшең үз-үзен хөрмәт итә һәм ярата, үз бәясен белә. Ә син үзеңнең матур якларыңны күрә белмисең, шуңа да башкалар синнән яхшырак дип хаталанасың. Асылда, сез икегез дә бертигез. Көндәшеңдәге күркәм сыйфатларны сиңа урлап та, күчереп куеп та булмый. Кирәкми дә! Һәркем – үз урынында, үзенчә матур һәм кызыклы. Син, кемнәндер көнләшеп, үзеңнең матур сыйфатларыңны югалтма. Үзеңә түбәнсетеп түгел, ә башкалар күзлегеннән дә кара. Бәлки, син дә кем өчендер үрнәктер.



2_злость


Кайвакыт минем юкка-барга да бик нык ачуым килә. Үз-үземне тота алмыйм. Кирәкмәгән сүз әйтеп җибәрәм, соңыннан үкенәм. Әмма түзеп тә тора алмыйм. Түзеп торсам, ул мине эчтән ашый, ачуым үсә бара, тынычлыгымны югалтам. Миңа нишләргә?


Айрат, Казан


Айрат, минем аңлавымча, син, беренче чиратта, үз-үзеңне таба алмыйсың. Нәрсә теләгәнеңне, кая омтылганыңны ачык белеп бетермисең. Үз-үзеңне аңламаганлыктан, башкалар да сине аңламыйдыр кебек, ‒ үртәләсең, ачуың чыга башлый. Әмма бит башкалар синең эчке бәргәләнүләреңне белми, күрми. Алар синдәге агрессия белән генә бәрелешә. Күз алдыңа китер: син матур бер аландагы чәнечкеле кактус кебек. Якын килергә теләүчеләрне кадыйсың, ә аларны рәнҗеткәнеңне соңлап кына аңлыйсың. Киңәшем шул: үзеңне һәм башкаларны кимсетә торган сыйфатларыңны барлап чыгып, анализлап, алардан арынырга тырышып кара. Нәрсә телисең син – иң беренче эш итеп, шуны ачыкла. Син анык бер фикергә килгәч, башкалар да моны сизәчәк. Аралашу җиңеләя төшәчәк. Иң куанычлысы шул: син үзеңдәге агрессиянең проблема булуын инде абайлап алгансың, димәк, аның белән көрәшергә дә әзерсең. Иң мөһиме, табигый булудан оялма...


3_БДИ


БДИ вакыты килеп җитте. Ә мин үземне әзерләнергә утырта алмыйм. Бик нык туйдырды, арытты. Китапны укыганда да, җөмләне укып чыгам, ләкин ул башка керми, әйтерсең, акыл башка җирдә. Ничек җиңәргә бу халәтне?!


Алсу


Алсу, әйе, БДИга санаулы көннәр генә калып килә. Синдә паникага якын бер халәт башланган. Ләкин син бит берүзең генә әзерләнмисең бу сынауга, башкалар да, синең кебек үк, борчыла, шөбһәләнә. Син берүзең генә кичермисең курку хисен! Җөмләләрне кабул итә алмыйча, акылыңның башка җирдә йөрүе дә – гадәти хәл. Шул ук курку хисеннән туган халәт бу. Әйдә болай килешик: шушы берничә көндә син БДИга әзерләнмисең, бераз ял итеп аласың. Башыңны авыр уйлардан бушатасың, тынычланасың. Үзеңнең эчке барьерларыңны җиңәргә тырышасың. Тагын: БДИның киләчәгең өчен бик мөһим икәнлеген аңлаган хәлдә дә, аның хәл итеп булмаслык зур бәла булмавына төшендер үзеңне. Мавыктыргыч алымнар табарга тырыш, уку процессын авыр эш түгел, ә уен итеп күзаллап кара. Чынлап та, син яңа мәгълүмат үзләштерәсең, үзеңне рухи яктан баетасың бит. Алдыңда торган мәсьәләгә җиңелрәк итеп карарга тырышуың үз җимешен бирер. Онытма, җиңә алмаслык сынаулар бирелми безгә, барысы да аларны ничек кабул итүебездән генә тора. БДИда уңышлар телибез сиңа!


4_несправедливость


Безнең мәктәптә билгеләрне алдагыларына карап куялар. Минем тагын чиреккә өчле чыга инде, ә бит мин бу чиректә бик тә тырыштым. Укытучы күрми. Нишләргә?


Рөстәм


Сәлам, Рөстәм! Мәктәп еллары бары вакытлыча гына, мәктәп бусагасын атлап чыккач, сине олы тормыш юлы көтә. Бәлки, укытучың синең тырышлыгыңны бәяләп бетермидер дә, тик син укытучы өчен, кемнеңдер күрүе өчен түгел, ә үзең һәм киләчәгең өчен тырышырга тиеш. Мине күрмиләр дип, тирә-юньдәгеләргә ачу, үч саклау бар тырышлыгыңны юкка гына чыгарыр. Тырышу – алда үзеңә куйган максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Тырышлык һәркемгә дә бирелми. Димәк, синең тырышлыгыңны күрүчеләр, бәяләүчеләр дә булыр һәм бик зур үрләр дә яуларсың әле! Ә хәзергә әдәпле генә, җайлы гына итеп укытучыңа үз фикереңне җиткереп кара. Сез хаклы түгел, дип түгел, мин бит тырышам, нигә барып чыкмый икән, дип. Киңәшләшү рәвешендә. Укытучы да кеше бит, аңа да мөнәсәбәтен үзгәртер өчен кайчак укучыларының үзенә таба адым ясавы кирәк. Вакытында дөрес стратегия сайлау кешенең язмышын үзгәртергә сәләтле. Ятып калганчы, атып кал, халык әйтмешли.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев