Логотип Идель
Ялкын

ПЛАНШЕТ, ДЕРЖАВИН ШИГЫРЬЛӘРЕ ҺӘМ ОЯТ

Кичә язучылар союзы урнашкан борынгы матур йорт гардеробында куртка эләргә бер буш урын да юк иде. Чөнки төрле районнардан укучылар җыелган монда. Үзләренә карагач, аптырыйсың: кулларында - планшетлар, текә телефоннар, ә өсләрендә - XVIII гасыр киемнәре.  Державин шигырьләрен уку бәйгесендә катнашу өчен шулай әзерләнгәннәр икән.

ОЛЬГА ЖУРАВЛЕВА: "ШИГЫРЬ ЯЗУ ОЯТ ТҮГЕЛ!"


державин 1

Шагыйрә Ольга ЖУРАВЛЕВА да шул акыллы җиһазларга игътибар иткән икән.
- Сез - замана балалары барыгыз да. Кулларыгызда - телефон, планшетлар, ә үзегез Державин шигырьләрен укыйсыз. Буыннар бәйләнеше менә шул була инде, - диде ул катнашучыларга.

Шагыйрә конкурста катнашырга түгел, ә үз шигырьләрен укырга килгән иде, билгеле. Ахырда аңа укучыларның сорауларын җавап бирергә дә туры килде.

- Шигырь язу - оят түгел! Менә тәмәке тарту - оят, - диде ул шунда аларга. Үзе беренче шигырьләрен 15 яшьтә язган булган.

 

"ГИТИС"ТА УКЫРГА ТЕЛИМ"


[caption id="attachment_10925" align="aligncenter" width="1170"]державин 2 Фотолар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.[/caption]

Конкурста Балтач, Саба, Биектау, Чистай, Аксубай, Спас районыннан, Казаннан катнашучылар бигрәк тә күп иде.

Бәйгенең кагыйдәләрендә 5 класстан башлап кына катнашырга ярый, диелгән. Ләкин Аксубай кызы Аня Фаршатованы бу куркытмаган. Ул 2 класста укый үзе. Үзе конкурска шигырь укуы төшерелгән видеоязманы җибәргән барыбер. Жюри әгъзаларына аның шигырь укуы бик ошаган. Аня финалга узган һәм махсус номинациядә бүләкләнде.

5-8 класслар арасында Лениногорскидан Илнар Солтәнгәрәев 1нче урын алды.
- Мин Державинның "Желание зимы" шигырен укыдым. Ул - минем яраткан шигырь. Мәктәптә аңа багышланган дәресләр, класстан тыш чаралар уза. Державинны шунда укыйбыз, - ди Илнар.

- Ә бу бәйгедә катнашу ни өчен кирәк сиңа?
- Кеше алдында чыгыш ясарга өйрәнәсең. Бу - һәрвакыт кирәкле осталык. Минем актер буласым килә. Казанда мәдәният һәм сәнгать университетына яки ГИТИСка укырга керергә телим. Ләкин әти белән әни әлегә бик үк риза түгел.

 

"ДЕРЖАВИН КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШКӘН"


[caption id="attachment_10926" align="aligncenter" width="1170"]державин 3 Бәйгенең казыйлары игътибар белән катнашучыларны тыңлый.[/caption]

Катнашучыларны шагыйрьләр һәм сәнгать белгечләре бәяләде.

Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада шагыйрьләр Валерий Шишкин, Ольга Журавлева, Борис Вайнер үз шигырьләрен укыдылар, сорауларга да җавап бирделәр.

Державинның Лаештагы музее директоры Фәридә Мортазина барлык катнашучыларны да, аларның классташларын да үзләренә кунакка чакырды.
- Державин гади дворян гаиләсендә туып, Россиянең беренче юстиция министры дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Ул коррупциягә каршы көрәшкән. Шул чорда ук шигырьләре 15 телгә тәрҗемә ителгән, - дип сөйләде ул. - Лаеш Казаннан 60 чакрымда гына. Барыгызны да музейга чакырам.

 

Тагын нинди конкурсларда катнашып була:



  1. Үз юлым - Своя строка проза язучылар конкурс лабораториясе

  2. Бөтенроссия фәнни-инновацион эшләр конкурсы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев