Логотип Идель
Ялкын

«МЫРЛАУЧЫ АРТИСТЛАР ПАТШАСЫ»

Эх-х, болай дип аларга алданрак әйткән булсалар... Язмышлары бөтенләй башка төсле булыр иде. Юк шул, бирегә килеп эләккәнче беркем дә ышаныч күрсәтмәгән, җылы сүз әйтмәгән... Киресенчә, җае чыккан саен кыйнап-сүгеп, бөтен яманлыкны алардан күреп торган. Ә инде пычракка баткан дөньяда үзеңнең кара түгел, ак икәнеңне исбатлавы бик авыр. Бигрәк тә, әле яши генә башлаган нәни кешегә.


Тугры дус


Менә шул авырлыктан чыгу юлын белмәгәнгә, әйләнә-тирәдәгеләр ярдәмгә килмәгәнгә, Казанның Левченко бистәсендә урнашкан, тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбенә килеп эләккәннәр дә инде алар. Язмышларына рәхмәт әйтсеннәр, ярый әле, эләккәннәр, ярый әле, урамда калмаганнар. Чөнки монда эшләүче һәр өлкән кеше аларга тормышта дөрес юлны табарга булыша. Моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмый.
Әлеге мәктәпнең ишеген ачып кергән кунаклар да (алар арасында танылган артистлар, атаклы спортчылар, батырлар да бар) егетләрне чын кешеләр итеп күрергә тели. Нәфис Әсгать улы Галләмов исемен йөртүче бу махсус мәктәптә күптән түгел халык артисты, бар дөньяга песиләр телен белүче буларак танылган Юрий Дмитриевич Куклачёв үзе булып китте. Аның әлеге мәктәп белән дуслыгы Нәфис Әсгать улы исән чакта ук башланган булган. Чын мәгънәсендә «Йөрәгемне балаларга бирәм!» – дип әйтергә хакы булган директор аны үзе махсус чакырган булган. Чөнки күп кенә тәрбияләнүчеләренең үз гомерендә бер тапкыр да циркта булганы, клоун күргәне юк икән. Шул чакта башланган дуслыкка атаклы клоун бүген дә, директор дөньядан киткәч тә тугрылыклы.
Мәктәпнең хәзерге директоры Дмитрий Юрьевич Кладов та Нәфис ага башлангычын дәвам итә. Педагог-психолог Люция Сөенбәк кызы Зөлкарнәева да кандидатлык диссертациясен «Балачакка кире кайту» дип атаган һәм үз эшендә артист-клоун киңәшенә таяна. Белгәнегезчә, Юрий Куклачёв биредә үз кеше. Ә бу юлы аның чыгышын карарга, шәфкатьлелек дәресләрен тыңларга тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары да килде.IMG_4703


Ышаныч тудырган бөеклек


«Мин сезгә ышанам!». Бу сүзләр әлеге очрашуның девизы булды бугай, артист аларны кат-кат кабатлады. Чөнки Юрий Куклачев – бу сүзләрнең тылсымлы булуын үз җилкәсендә татыган кеше. Кечкенәдән телевизордан Чарли Чаплинны күреп калып, клоун булырга, кеше көлдерергә карар кылган Юрий алты тапкыр цирк училищесына керә алмыйча, борынын салындырып: «Минем сәләтемә ышанмыйлар!» – дип, өметен өзеп, өйгә кайткач, әтисе аңа: «Ә мин сиңа ышанучы бер кешене беләм», – ди. «Кем ул?» – дип сорый Юра. «Мин!» – ди әтисе, улының күзләренә туры карап. Менә шушы ышаныч, аны акларга теләү аңа, булачак артистка, дөньякүләм танылырлык көч бирә дә инде. Кем белә бит, бүген бу сүзне артист авызыннан ишетү тамашачы егетләргә дә шулай тәэсир итәр. Моңа Юрий Дмитриевич чын күңеленнән ышана. Югыйсә, ел дәвамында ил буйлап шундый ябык типтагы 33 учреждениедә очрашулар үткәреп йөрмәс иде. Ә бу олыгаеп килгәндә бер дә җиңел эш түгелдер. Хәер, яратып, күңел җылыңны биреп, кирәклеген тоеп эшләгән эш авыр була димени?!IMG_4688


«Күзләрегезне күрәсем килә!»


Яшьләре кечкенә булса да, тормышның ачысын-төчесен шактый татырга: хыянәт, хәтта үлем белән дә очрашырга өлгергән бу малай-егетләр клоун абыйга (бабайга дисәң дә ярый) башта ышаныч күрсәтеп, күңелләрен ачарга бик ашыкмадылар. «Акыл өйрәтергә килгәннәрне күп күрдек инде без...» дигәндәй, каш астыннан төксе генә карап утыра бирделәр. Бар дөньяны гизгән, төрле илләр тамашачасын шаккатыра алган атаклы клоун да хәйләкәр булып чыкты. «Минем сезнең күзләрегезне күрәсем килә! Гаебе булган кеше генә күзләрен яшерә», – диде. Берәүнең дә гаепле буласы килмәде, барысы да күзләрен зур итеп ачып, аңа карады. Аннары бер могҗиза булды: шул карашлардан күңелләрне бәйләп торучы күренмәс җепләр сузылды һәм артист белән тамашачы бербөтенгә әйләнде. Шуңа алар сәхнәдә бергәләп жонглерлык та итте, рәсем дә ясады.
– Һәркемдә талант бар, аны бары тик эзләп табарга гына кирәк. Әгәр дә бүген син иртәгесе көн турында уйламыйсың икән, иртәгә сине бушлык көтә. Иң мөһиме, авырлыклар алдында куркып калмаска, сыгылып төшмәскә! Тормышта бернәрсә дә очраклы рәвештә генә булмый, димәк, шулай кирәк булган, – ди. Халык артистының бу алтындай кыйммәт сүзләрен дә бик күпләр әле төртә генә башлаган мыекларына чолгап куйгандыр.IMG_4760


«Мин сезгә ышанам!»


Язмыш Куклачёвны үзенә дан китерәчәк песиләр, дөресрәге, урамдагы ташландык йолкыш авыру песи баласы белән дә очраклы рәвештә генә таныштырган булган бит әнә. Әгәр ул аның яныннан бүтәннәр шикелле күрми генә үтеп киткән булса... Юк шул, шәфкатьле йөрәк болай эшли алмаган: ул ятим песи баласын өенә алып кайтып юган, ашаткан, дәвалаган һәм ул аның беренче мырлаучы артисты булып киткән. Аның аягы җиңел булган, калган йөнтәс артистлар да шулай бәхетләре булганга, очраклы рәвештә килеп тапканнар артистны. Ә аннары шәфкатьле йөрәге өчен язмыш аңа зур дан дәрәҗә, абруй бүләк иткән. Болар турында белү барыбызга да кызыклы булды. Ә инде кем аңлап җиткермәгән, йә ишетми калган, анысы да бик зур бәла түгел. Чөнки атаклы артист-клоун һәркемгә култамгасын куеп, үзенең «Шәфкатьлелек дәресләре» дигән китабын өләште. Анда аның тормыш һәм иҗат юлы, яшәү тәҗрибәсе, песиләренең холык-фигыле тәфсилләп язылган. Ул тормышта игелек кылып яшәргә теләүче һәркемнең өстәл китабы булырлык.
Әлеге китап, бу очрашу «Мин сезгә ышанам» дигән тылсымлы сүзләрнең егетләргә бәхетле булырга, тормышта үз урыннарын табарга, хак юлдан атлап баручы чын Кешеләр булырга ярдәм итәсенә мин дә ышанам.IMG_5167


Рифкать ЗАРИПОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев