Логотип Идель
Ялкын

«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА - «ДОСТУПНОЕ КИНО»!

1-4 декабрьдә «Мир» кинотеатрында социаль акция узачак икән: Россия Киносы елы кысаларында «Доступное кино» акциясе узачак.


Әлеге чара вакытында «Батальонъ», «Экипаж», «Дневник мамы первоклассника» тасмалары, «Савва. Сердце воина» мультфильмы субтитрлар һәм тифлокомментарийләр белән күрсәтеләчәк.


Әлеге акциянең максаты мөмкинчелекләре чикләнгән ватандашларыбызны кино дөньясына чакыру, тылсымлы әкиятләр белән таныштыру гына түгел, ә физик мөмкинлекләрнең сәнгать өчен мөһим түгеллеген күрсәтү. Оештыручыларның исемлеге шактый:  ГБУК РТ «Татаркино», Мәдәният Министрлыгы, «Живые сердца» хәйрия фонды,   Татарской региональ ВОС оешмасы һәм башкалар. Быелгы чара инде 4 тапкыр уздырыла дип белдерә оргкомитет. Без исә үз чиратыбызда аларның киләсе елларда тагы да киңрәк масштабларга чыгуларын теләп калабыз.


Фильмнар:

  • 1 декабрь. «Батальонъ», Дмитрий Месхиев

  • 2 декабрь. «Экипаж», Николай Лебедев. Праздничный концерт

  • 3 декабрь. «Савва. Сердце воина»

  • 4 декабрь. «Дневник мамы первоклассника, реж. Андрей Силкин


Сеанс 9.30 башлана. Керү ирекле.


Сорауларыгыз булса, оештыручыларга түбәндәге номер буенча шалтырата аласыз:  Гөлүсә Закирова (89033438746) 


Диана Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев