Логотип Идель
Ялкын

МИН СИНЕ ЯРАТАМ!!!*** ENTER

Күзгә карап бер тапкыр "ЯРАТАМ" диюе , интернет аша миллион тапкыр "I LOVE YOU" диюгә караганда  мең өлеш артык . Болында үскән ромашка чәчәге дә , хат аша бүләк  иткән кояш һәм йолдызлардан  кадерлерәк , ел буе бик акыллы виртуаль әңгәмә  коруга караганда , бер тапкыр гап - гади  генә утырып сөйләшү  -  үзе бер гомер.




Бәхәс: Сез виртуаль мәхәббәткә ышанасызмы?


Леля: Юк, чөнки дәлилләрем юк. Ә менә танышларым арасында моңа ышанучы кеше бар, ул үзенең мәхәббәтен интернет аша таптым дип уйлый.

Лилия: Мин үзем ышанмыйм, ләкин абыем үзенең мәхәббәтен нәкъ менә интернет аша тапты.

Алия: Була, жәмәгать, була... Ләкин виртуаль – виртуаль инде ул.  Бер күрешеп сөйләшүгә ни җитә!:)  Танышасың, сөйләшәсең, көн дә «онлайн».  Бер идеаль образ тудырасың...:) Чынлыкта ул кеше бөтенләй «икенче кеше» булып чыга, ә син күз алдыңда йөрткән  нәрсә түгел.

Илүсә: Виртуаль хисләр дигәч, күп кеше көне-төне «Мин сине яратам» дип «стена» чуарлауны, шул ук «стена»га җансыз чәчәкләр җибәрүне күз алдына китерәдер. Әмма мин болай уйламыйм... Минемчә, виртуаль мәхәббәт бөтенләй башка әйбер ул. Кешенең тавышына гашыйк булырга мөмкин... шигырьләренә... җырларына... ә шигырьләргә, җырларга ул күңелендәгесен бүлеп бирә... димәк, син аның күңеленә гашыйк була аласың.

Әлфия: Минемчә, виртуаль мәхәббәт чын мәхәббәтне берникадәр вакытка гына алыштырып тора ала! Мин мондый мөнәсәбәтләрдән бик тиз туяр идем :).

Алия: Хисләрдән көлеп кенә йөргән кешеләр дә муеннан бит! Әйтик, кем беләндер сөйләшәсең шул ук интернет аша, син бит аны күрмисең. Бәлки, ул йөзен чөереп утыра торгандыр! Гап-гади күреп танышудан да әйбәте юк инде! Барысы да күз алдында... Миңа калса, интернеттан «ярату» – бушка вакыт уздыру. Чыннан да, бер-береңне табып, очрашуга вакыт билгеләп, күрешеп сөйләшсәң – шуннан соң гашыйк булсаң, юлларыгызга ак жәймә!




Виртуаль мәхәббәт


Пәрәвезгә бер эләктеңме, тиз генә чыгам дип уйлама... Интернет белән дә шул ук хәл. «Мин ни, биш кенә минутка  керәм, ни... яңалыкларны гына карап алам да чыгам!» – дип «кереп китәсең». Ә үзең... «ВКонтакте»ны аркылыга-буйга гизеп, сүз арты сүз, юк кына әйбер турында сөйләшеп,  өч сәгать «утырып чыгасың». Танышмы? :) Нәкъ үзе! Интернетсыз күпләр тормышны күз алдына да китерми. Берәүләрнең, интернетка ике сәгать керми торса, өянәге кузгала. Икенчеләр укудан йә эштән ашкынып өйгә кайта... шул ук газиз компьютерлары янына, ә өченчеләр телефон ярдәмендә виртуаль дөньядан хәтта аерылмый да. Дустым әйтмешли: «Интернет өзелсә, үзәкләр өзелгәндәй була!» Бер уйласаң ярты гомер монитор каршында уза: рефератлар, уеннар, фильмнар, музыка, китаплар һәм чиксез аралашу – болар барысы да «онлайн»! Ә соңгысына килгәндә, күпләр китап уку, презентация ясау кебек көнкүреш эшләр белән беррәттән еш кына интернетта «мәхәббәт әйләндерергә» дә ярата. Җир шары буйлап миллионлаган кызлар һәм егетләр таныша, аралаша, языша, ә аларга ышансаң, гашыйк була һәм хәтта ярата да! Виртуаль мәхәббәт... Юзерлар уйлап чыгарган мифмы? Әллә заманабызның гади бер күренешеме? «Санамый сигез димә» диләрме? Мин дә «плюс», «минус»ларны санарга булдым:

+ Гадәттә, урамда якын килергә, сүз башларга кыймый торасың икән... Танышу сайтлары нәкъ синең өчен. «Параметрлары» ошаган теләсә кем белән таныша һәм аралаша аласың.

+ Интернет синең бар җитешсезлекләреңне яшерергә сәләтле. (Ләкин әгәр дә син җитди мөнәсәбәтләр телисең икән, ахырдан анкетадагы  артык «зәңгәр күзләрең» һәм «зифа буең» аркасында кызарырга туры килмәсен...)

+ Интернетта бар мәсъәләне дә ашыкмыйча, җайлап хәл итәргә мөмкин. Чөнки «ул» синең каршыңда басып тормый. Каушау да, кабалану да юк. Йомшак урыңдыгыңда утырган килеш, әйтәсе сүзеңне уйлап, үлчәп әйтә аласың.

- Интернеттан аралашканда син «аны» күрмисең, ишетмисең, ахыр чиктә, тоймыйсың... Син бары тик уйлап чыгарылган бер объект белән хат алышасың. Телефон аша да шул ук хәл. Син ул кешенең чынлыкта нәкъ менә «ул» икәнен берничек тә дәлилли алмыйсың.

- Син ничек күзләреңне «зәңгәрләткән» булсаң, «ул» да үзен бик рәхәтләнеп «дөресли» ала. Ахыр чиктә, бу тирән канәгатьсезлеккә китерергә мөмкин.

- Бик еш син аралаша торган кеше еракта булырга мөмкин. Бу бәлки аерым бер романтика өстидер, ләкин реальлекне тагын да артка чигерә.

Иң мөһимен исеңдә тот: интернет реаль дөнья түгел, ә бары тик уйдырма һәм, максаты буенча, информация чыганагы гына. Син башкаларны алдыйм дип, беренче чиратта, үзеңне алдыйсың. Интернет бүген бар, иртәгә юк. Хатлар архивын бер мизгел эчендә юк итәргә була, ә чын хатирәләр мәңгегә күңелдә кала. Кешеләр синең фикерләреңә, хатларыңа түгел, ә елмаюыңа гашыйк булсыннар!

Ә шулай да... Интернет яки телефон аша танышкансың икән, очраш аның белән, сузма!




Йолдызлы беренче мәхәббәт


Айгөл Бариева(Татар эстрадасының популяр җырчысы):  Беренче мәхәббәтем авыл егете иде... 14 яшемдә авылга кайткач, кызлар мине клубка әйдәде. Һәм шунда барганда (клуб күрше авылда иде),  юлда бер егетне очраттык,  ул «матай»да иде. Кызлар аның белән сөйләшкәндә, мин читтәрәк тора идем... Ул егет кузгалгач,  кызлар миңа: «Ул сине бүген озатачак...Сиңа күз салды», – дип көлеште... Ә инде клубка кергәч, ул, чыннан да, беренче булып минем яныма килде, таныштык, бер-беребезне күрүгә үк ошаттык. Аннары башланды инде: беренче хисләр, таңга хәтле утырулар, беренче үбешү. Гомумән, андый чиста саф хисләр авылда гына була ала дип уйлыйм. Чөнки анда табигать тә, кешеләре дә – барысы да чып-чын! Ясалма түгел. Ул егет минем яныма Казанга килә иде, мин каникул саен авылга ашкынып кайта идем. Беренче мәхәббәтем  турында хәтеремдә иң якты истәлекләр  генә калды... Һәм ул мәхәббәт чиста, саф, ике яктан да бертигез булды. Ләкин яшьлек мәхәббәтендә кичергән хисләр тора-бара үзгәрә. Хәзер ул хисләргә мин инде башка күзлектән карыйм. Көлеп һәм елмаеп... Ә инде чын сөю мине алдагы тормышымда көтә иде. Һәм мин аны, Аллага шөкер, очраттым!




«Он-лайн» хисләр


/Эльмира Гарипова/


Алсу бүген аның белән тәүге очрашуга барачак. Әйе, беренче тапкыр! Танышып аралашуларына җиде  айдан артып китте инде, ә аларның һаман бер-берләрен күргәне юк.
Бервакытны иртәнгә кадәр «Контакт»та актарынып утырды ул. Шундый җүнсезрәк нәрсә шул инде ул, бер кереп китсәң, тиз генә аерылып булмый. Шулай утыра торгач, берәү яза: «Хәерле төн! Нигә болай бик соңга кадәр утырасыз. Нишләп йокламыйсыз?» дип. Сүз артыннан сүз ияреп егет белән кыз танышып китте. Шул ук көнне айсикью номерларын да алмаштылар. Нәкъ шул минуттан Алсу өчен интернет тормышы ачылды да инде. Башта алар Алмаз белән яхшы дуслар кебек кенә аралашты. Рәхәт ич, ул да сине күрми, син дә аны. Бөтен эч сереңне сөйләсәң дә – берни булмый.

Ул танышкан чорда Алмаз кызы белән аерылыган иде. Алсу үзенчә аны юатырга тырышты, киңәшләр бирде. Аннан үзенә дә аның белән аралашу рәхәт иде. Әллә артык оялчан булганга, әллә башка сәбәп беләнме, кызның беркайчан да егет дуслары булмады. Ә монда - менә сиңа! Тик тора-бара Алсу әлеге хисенең ниндидер башка – зуррак әйбергә әйләнүен тойды. Мәктәпкә бара – аны уйлый, укудан кайтып, өенә керүе була – иң беренче эш итеп компьютерын кабыза. Ә анда УЛ! Көннәр артыннан көннәр узды, бер-берсенә ничәмә мең смайлик җибәрелде. Кызык инде бу, кешенең бер тапкыр да күзләрен күрмәгән көе гашыйк бул әле син, дип битәрләде үзен кыз. Әйе, хәзер ул үзенең Алмазга гашыйк булуын таный. Тегесе дә Алсуны якын итә кебек. Әнә бит, прәм, «Матурым, Алсуым» дип эндәшә!

Баштарак сине күрәсем килә дигән сүзләренә Алмаздан төгәл җавап кына ала алмады Алсу. Йә эшем чыга ди, йә тегесе... Ә үзләре бер шәһәрдә торалар бит! Урамда йөргән чагында кыз бөтенләй янәшәдәгеләрнең сүзен ишетмәде. Яшел күзле, көрән чәчле озынрак егет күрдеме, күзеннән югалганчы карап кала. Алмаз бервакыт үзен шулай дип тасвирлаган иде. Дуслары да кызга бөтенләй үпкәли башлады. Хәер, ул үзе дә алар белән аралашырга әллә ни ашкынмый хәзер, аны бит инде чып-чынлап аңлаучы бар. Иң мөһиме, УЛ он-лайн булсын.

Ә менә бүген алар очрашачак! Нибары сәгать ярым вакыт кына калып бара... Кыз иртәрәк барып, башта качып торырга уйлады. Юк, егетнең чибәр булуында шиге юк аның. Тик менә беренче күрешкәндә генә күреп бетереп буламыни. Аха, менә Бауман сәгатьләре. Бер-ике хыялый неформалдан кала беркем юк әлегә. Ярар, әле килеп җитмәгәндер Алмаз. Әнә, смс-ы да килгән: «15 минуттан булам» дип. Инде йөрәк дигәнен бөтенләй дә санлатып булмый. Чыгып кына китә күрмәсен урыныннан. Ә Алмаз күренми һаман.

Шулай басып тора торгач, теге сәгать янына азапланып кына коляскага утырган бер егет килеп туктады. Нигәдер, Алмазы онытылды бер мәлгә. Кызык, бу җирән чәчле, сипкелле егет тә сөйгәне белән очрашуга килгәнме икән? Шулайдыр, әнә кулында ак ромашкалары да бар бит. Тукта, ак ромашкалар... Алмаз да: «Кулымда ак ромашкалар булыр, шуннан син мине танырсың да», –  диде түгелме?!




Телефонный мәхәббәт

Безнең мәхәббәт бик кызык —
Телефонный мәхәббәт.
Сөйләшәбез, гөрләшәбез,
Әй җайлы соң, әй рәхәт.
Очрашырга йөрисе юк,
Ятасың өйдә генә.
Кәчтүм-чалбарың да тузмый,
Тора гел чөйдә генә.

Чәчәкләр сатып алмыйсың
Әз-мәз хезмәт хакыңа.
Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә
Бәясе тиң алтынга.

Ачуланышкан чак булса,
Йөрмисең һич үпкәләп:
«Телефон өзелде», — дисең,
Тавыш китсә күпкәрәк.

Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә —
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.

Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.

Фәнис Яруллин




"Ялкын" архивы, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев