Логотип Идель
Ялкын

«МИҢЕҢНЕ КҮРСӘТ ӘЛЕ!»

«Бу – Гөлинә, ә менә монысы – мин. Туктале, киресенчә бит! Монысы – мин, ә монысы – Гөлинә! Күр әле, мин дә аермый башлаганмын бит үзебезне!» Алинә белән гаилә фотоальбомын караганда, буталып беттек. Бер-береңә шулкадәр ничек охшап була икән ул?!

«Апа» дип эндәшкәнен яратмыйм»

Алинә белән Гөлинәнең кесә телефон номерларын күргәч, шаккаттым: алары да «игезәк» икән, бер санга гына үзгәреш бар. Шалтыратып сөйләшкәч, икесенең дә тавыш охшашлыкларын сиздем. Әһә, минәйтәм, чыннан да ике бертөсле кеше белән очрашуга барам икән. Ләкин Алинә-Гөлинә белән очрашып сөйләшкәч, икесенең ике төрле булуы ачыкланды.

– Әйтәм бит. Охшамаган без. Икебездә ике төрле холык. Мәсәлән, мин тыныч, йомшак, юаш. Ә Гөлинә үткен, эре, егетләрчә «боевой» дип әйтер идем, – ди Алинә.

Гөлинәдә «егетлек каны» аккач, беренче булып дөньяга нәкъ ул килгәндер дигән идем. Юк икән. Башта Алинә туган, нәкъ 45 минуттан соң, дөньяга шар ярып, Гөлинә аваз салган.

– Берегез иртәрәк тугач, апалы-сеңелле булып чыгасыз инде сез, – дим.

– 45 минуткамы? Юу-у-ук! Гөлинәнең миңа «апа» дип эндәшкәнен яратмыйм! Ул мине кайвакыт үчекләп, шулай дәшә иде, – ди Алинә.

Ә чынлыкта кызлар бер-берсенә матур итеп «туганым» дип эндәшә икән. Читтән карап торганда, бигрәк тә матур яңгырый инде. Кызларның әниләре Гөлчәчәк апа да, сүзгә кушылып:

– Әле алар бер-берсен сагынышып кайталар да «туганым» дия-дия кочаклашалар. Бигрәк күңелле аларны күзәтеп торуы, – ди эчкерсез елмаеп.

Ике курчак = игезәк кызлар

Кызлар үзләрен «охшамаган без» дисәләр дә, мин тышкы яктан аларны бөтенләй аера алмадым. «Әллә дәрестә берегез өчен берегез җавап биргәнегез булмадымы?» – дим. (Үзем мәктәптә укыганда, бу турыда бик каты хыяллана идем. Эх, минәйтәм, геометриядә игезәгем минем өчен мисалны чишсен иде дә, шытырдатып «бишле» куйсыннар иде үземә! Хыяллар, хыяллар...

– Юк, бездә алай булмады. Бутарлык түгел бит – Алинәнең уң як битендә миңе бар. Укытучы: «Кая әле, күрсәт әле миңеңне!» – дип бер генә әйтеп куя, – ди Гөлинә.

И-и, мәктәптә бер-берең өчен җавап та бирмәгәч, игезәк сыңары булуның нинди файдасы бар соң инде, дип котыртам кызларны. Алинә белән Гөлинә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләп киттеләр:

– Яныңда таянырлык кешең, якын дустың, сердәшең бар. Бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп яшибез. Гөлинә сәнгать, әдәбият ягына тартылса, мин күбрәк төгәл фәннәр белән кызыксынам. Дәрестә «барып җитмәгән» темаларны өйгә кайткач бер-беребезгә аңлата идек, – ди Алинә. Ә Гөлинә:

– Әле бер-беребезнең киемен кигәлибез! Җайлы бит, – дип өстәп куйды.

– Әллә игезәк булуның бер минусы да юкмы?

– О-о-ой, минуслары юк та кебек... Кечкенә чакта көнләшү дигән әйбер бар иде. Гөлинә физкультурада әйбәт йөгерә, ник мин дә шулай йөгерә алмыйм икән дип уйлый идем. Яки әти-әни беребезне генә мактаса, ник мине мактамыйлар икән, дип ачу чыга иде, – ди Алинә.

– Ә хәзер алай түгел инде. Киресенчә, бер-беребез өчен сөенеп, җан атып яшибез. Аерылгач, бер-береңнең кадерен ныграк белә башлыйсың икән, – дип өсти Гөлинә.

Шуны әйтмәгәнмен: бүгенге көндә Алинә Сабаның сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбендә, ә Гөлинә Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 2 курсында белем ала. Моннан тыш, чын мөслимә булып яулыктан йөри, биш вакыт намазын калдырмый, Коръән укый ул. Әле Алинәне дә бу җәйдә гарәп алфавитына өйрәткән. Ә аңарчы икесе дә кадет мәктәбендә белем алганнар. Хәрби киемдә укырга йөрү, «АК-47»не сүтеп җыю – болар кызлар өчен яңалык түгел инде. Кызларны аера торган тагын бер билге: Гөлинә уң кулы белән яза, ә Алинә – сулагай. (Сулагайларның нинди җан ияләре икәнен беләсең килсә, кулыңа быелгы «Ялкын»ның сентябрь санын ал. – Ред).

– Нәселегездә игезәкләр бар идеме соң? – дип кызыксынам кызларның әнисеннән.

– Бар иде. Әле мин көмәнле булганда, әни төш күргән: янәсе, мин бәби алып кайтып, әнием балама ике курчак бүләк иткән. Шуннан соң игезәкләр туачагына бер дә шикләнмәдек инде, – ди Гөлчәчәк апа.

СПРАВКА

Алар турында

Кызыклы вакыйга

Алинә белән Гөлинә 1нче класста укыганда, аларның мәктәбенә шәһәрдән фотограф килә. Игезәкләр икесе дә әзерләнеп, матур киенеп, чәчләренә зу-у-ур бантиклар тагып фотога төшә. Берничә көннән соң фотограф мәктәпкә бер кочак фото тотып килә. Каршында басып торган ике бертөсле кызчыкны күреп, өнсез кала ул. Кызлар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар ки, фотограф бер кешене ике тапкыр төшергәнмен дип уйлап, фотоның берсен генә ясый. Шулай итеп, «Минем беренче укытучым» дигән фото Алинәгә генә эләгә.

[gallery size="medium" ids="2413,2412,2411"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев