Ялкын
"ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША"
Хыялым чынга ашты
Минем күптәнге хыялым чынга ашты: туган көнемә әтием белән әнием аквариум һәм балыклар бүләк итте. Мин үз балыкларым турында күптәннән хыяллана идем. Балыкларның ниндие генә юк: зурлары да, кечкенәләре дә. Төсләре дә төрле. Мин аларны иртән ашатам, алар, рәхмәт әйткәндәй, койрыкларын болгап йөзеп китә. Әнием миңа аквариумны чистартырга ярдәм итә.
Мин балыкларыма карап хыялланырга яратам. Борчылган вакытларымда алар мине тынычландыра, кайгырма барысы да яхшы булыр, дип әйтәләр гүя. Мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән яратабыз үзләрен. Тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз инде хәзер. Алар ‒ безнең куанычларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев