Логотип Идель
Ялкын

МАРМЕЛАД ИСЕ - АНЫҢ ЧӘЧЛӘРЕНДӘ

Лагерьга киткәндә, барысы да гадәти булыр дип уйлаган идем. Бу  көннәрдән әллә ни яңалык көтмәдем. Ул чакта бит мин җир йөзендә аның кебек кызлар булуын белми идем...




Күзләремә бер каравы була, мин инде исәнгерим, аның күзләре миңа галәмдә булган йолдызларның иң яктысы булып тоела, алар яна, балкый. Мин аны чибәр генә дип әйтә алмый. Моңарчы күпме чибәр кыз күргәнем булды, берсенә дә бу кадәр тартылмадым.

Ә бу... Мәхәббәт кебек, ләкин башкача...


Үзен генә туры китереп, икәүдән икәү калган бәхетле мизгелләрдә, аны иңнәреннән кочып утырганда, аны бит очларыннан үпкәндә, кылт итеп исемә төшә иде: безнең нибары өч атна вакытыбыз бар. Шуңа һәр көнне без онытылмаслык итеп, маҗаралы итеп үткәрергә тырыштык. Бигрәк тә бергә булган сәгатьләрне. Лагерь бит ул ял гына түгел, ә төрле чаралардан, безне сәгатьләр буена аера торган чараларга әзерлек вакытларыннан җыелган көннәр дә.

Әнә шул аерылышулардан соң аны күрү, аңа якынаю, адым саен аның җылысын тоя бару мине әйтеп бетергесез тынычлык һәм рәхәтлек белән чолгап ала иде. Икәүләп күккә карап яту, хәтта янәшәдәгеләрне күзәтү дә –  үзе бер могҗиза, киләчәккә өмет бирә торган могҗиза.

аның 1

Без җитез көйгә дә «медляк» бии идек, чөнки аны якында тою ул – синең мәңгелек маршмеллоу запасың булган кебек бер хис, ә аның чәчләре... алардан мармелад исе килә иде. Бәлки, нәкъ шуңа да ул башкалар кебек булмагандыр.

Аның янындагы бер генә секундны да, хәтта бөтен дөнья акчасын җыеп тәкъдим итсеннәр, һичкемгә бирмәс идем. Чиксез бай идем мин аның янында. Аның елмаюы теләсә кайсы егетне аяктан егарлык, һәрхәлдә, минем кебек егетләрне.  Ә ул миңа, син башкаларга охшамагансың, синең кебекләр дөньяда күбрәк булсын иде, ди иде. Анысын арттыргандыр инде.

Сменаның соңгы көннәрендә минем уемда гел ул гына булды. Торганда да, ятканда да бергә булган мизгелләрне яңадан яшәгәндәй итә идем. Ләкин, ул ничектер ерагайды кебек. Ни генә эшләсәм дә, игътибары күбрәк читтә булды аның. Вакыт-вакыт, бу бер уен гынадыр, болай кисәк үзгәреш була алмый дип, үземне юата идем. Тик барыбер берни эшли алмадым.

Иртәгә инде без мәңгегә аерылырбыз, смена тәмамланыр да, мин аны инде беркайчан да күрмәм, - күңелемдә нидер әнә шулай сыкранырга, эчтән тырмап, газапларга тотынды. Мин аның йөз чалымнарын, хәрәкәтләрен, һәр үзенчәлеген истә калдырырга тырыштым. Ә чынлап та, башка күрмәсәм?..

Гаделнең башка хикәяләре журналның август санында чыгачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев