Логотип Идель
Ялкын

МӘХМҮТ ГАЛӘҮНЕҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ

2016 елның 11 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее ТР Милли музееның конференц-залына танылган татар язучысы, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Тукай дусты – Мәрҗән» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.

Г. Тукай әдәби музее шагыйрьнең замандашлары һәм фикердәшләренең тормышы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә, бу дәвер белән бәйле экспонатлар туплауга зур игътибар бирә. Музейда «Тукай һәм аның замандашлары» һәм «Тукай һәм аның даирәсе» циклларыннан очрашулар, әдәби кичәләр уздырыла. Чираттагы әдәби-музыкаль кичә язучы Мәхмүт Галәүнең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган.

М. Галәү истәлекләреннән аның Г. Тукай белән дуслыгы турында белергә була. Казанда Иван Харитонов типографиясендә эшләгәндә М. Галәү  «Болгар»  номерларында Тукай яшәгән 40нчы бүлмәгә кереп йөри. Г. Тукай аны «Мәрҗән» дип атый,  шагыйрьлегеннән иптәшләрчә көлеп, үз итеп тәнкыйтьли. Язучының язмышы бик катлаулы. Шәхес культы елларында  ул репрессиягә дучар ителә һәм төрмәдә һәлак була. Әдипнең исеме үлгәннән соң 1957 елда аклана.

Безнең заманда Мәхмүт Галәүнең иҗаты һәм тормышы белән кызыксыну арта бара. Кичәдә әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Ф. Ганиева, М. Галәүнең оныгы О.Н. Галәветдинов (Хабаровск) һәм оныкчыгы А.О. Галәветдинова (Мәскәү) катнашачак. Очрашуга Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары чакырылган.

Безнең көнгә кадәр язучы турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, Татарстан Республикасы архивларында һәм музейларында сакланган документлар һәм материаллар да бик аз. М. Галәүнең кулъязмалары юкка чыккан, сакланып калган фотографияләре һәм шәхси әйберләре дә күп түгел. Шуларны истә тотып,  кичәдә М. Галәү тормышына, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев