"ӘЛМӘНДӘР ВАРИСЛАРЫ" ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛДЫ"
Бүген, ягъни 18 нче гыйнвар көнне "Әлмәндәр варислары" дип исемләнгән Халыкара балалар театр сәнгате фестивале үз эшен башлап җибәрде. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы 10.00да Казан мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультетында булып узды.
Әлеге югары белем бирү йорты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла торган бәйгене 2 елга 1 тапкыр үткәрелә.
Конкурста катнашучыларны яшь ягыннан 2 төркемгә бүлеп (7-12 һәм 13-17 яшьлекләр), драма театры, мимикалар һәм ишарәләр театры, курчак театры, сәнгатьле уку программасы номинацияләрендә бәя бирәчәкләр.
“Әлмәндәр варислары”нда катнашу өчен 6 февральгә кадәр кирәкле документларны оештыру комитетына башкарма директор исеменә язып тапшыру шарт иде.
Бәйге, балалар театр коллективларына ярдәм күрсәтү, балаларны театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 октября 2025 - 15:41
МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ «БАРСИКЛАР» МУЛЬТИМЕДИА ПРОЕКТЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ УЗАЧАК
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев