Логотип Идель
Ялкын

КҮБӘЛӘК КАНАТЛЫ ТОРМЫШ [ХИКӘЯ]

Бүген күк әфлисун төсендә. Әйтерсең, җирдәге төнге утлар, кояш булырга теләп, күкләргә сеңгән. Йолдызлар да, ай да күренми. Төнге күк аларны йоткан. Бүлмәдә бушлык. Хастаханәнең ялгыз бүлмәсендә берәү генә. Бу ялгыз зур тәрәзә аша аның күзләре күк белән серләшә. Күк йөзе аның бердәнбер сердәше, дусты хәзер.



Бүлмәдә авыр дару исе, инде канга бу кара төн баткан, чыга алмый интегә. Хәрәкәтсезлек. Шыксыз диварлар да аны үртәгәндәй тын. Аларның кешеләрдән кала үз теле, үз серләре. Дивар телләрен өйрәнеп беткән бу адәмең күктән башка аңлар кешесе дә юк. Кирәкми дә. Ул бит селкенә дә, сөйләшә дә алмый.



Дөнья миңа каршымы, мин дөньягамы? Җир мине үзен таптап йөрүне кимсенү дип белдеме? Мин йөри алмыйм. Мин йөгерә алмыйм. Чыклы үләннәренең салкының, карның суыгын, яңгырның юешен, ташларның катылыгын тоя алудан мәхрүм. Мин сезнең белән тагын очрашырмынмы? Мин сезгә кирәкме әле? Сез миңа бик кирәк. Чишмәм, мин синнән саркып аккан суны, учларыма тутырып, тешләр белән бәрдереп, салкын дулкыннарга чумасым киллә. Елгам, синең яныңнан тагын атларның билләрен атланып, вакыт түшәлеп яткан болыннар, кырлар буенча үтәсем килә.


Җил. Син мине үз кочагыңа кабул итәргә әзерме? Уйна минем чәчләрем белән, күренмәс зәңгәр кулларың белән сыйпа минем кулларны, назла минем йөрәкне. Җирем, мин синең буенча тагын бер тапкыр гына булса да атлап үтимче. Үтенеп сорыйм. Ташлама. Калдырма мине ялгызым. Синең кара туфрагыңны алып, шунда чумасым килә, кырларыңда йөзәсем килә минем. Бер мөмкинлек кенә бирче миңа. Мәхрүм итмә мине үзеңнән.



Бүлмәдә тын. Диварларга кагылып үткән тынлыкның гына пышылдавы ишетелә. Ул шуыша, чорный, буа. Бу бүлмәдә икәү генә. Ул һәм тынлык.



Син мине үзеңә кабул итәргә әзерге? Күрәм, әзерсең. Бәлки син мине инде үзеңнең колың дип уйлыйсыңдыр? Ә, юк, мин әле тере. Йөри, сөйләшә, хәрәкәтләнә алмасам да, уйлый алам. Уйлар, бетмәс - төкәнмәс уйлар минем ирегем һәм төрмәм дә. Әйе, тормыш мине сынап карарга уйлаган бугай. Ят, кара, уйла. Нәрсә уйларга, нәрсә уйларга тиеш мин? Ялгыз, караңгы, салкын дөнья минем дөньяны йотмасмы, минем ватылган күңелемне, тагын да кечкенәрәк кисәкләргә ватып, киптермәсме? Киптерелгән җаннарны кая асрыйлар икән? Берәм- берәм җепләргә өлеп кояшка ашаталар микән? Хм, бәлки минем җаннарга михербанлырак булып, күбәләкләргә эләшерләр? Бер көнлек гомерләре бераз озынаер иде. Мин дә чәчәкләрнең тәмен тоеп, дөньяны нәни күзләр белән зу-у-ур итеп күрер идем. Канатларым булыр иде минем.


Мин йөри алмыйм. Мин хәрәкәтләнә алмыйм. Мин сөйләшә алмыйм. Тик мин оча беләм. Әйе. Минем канатларым бар.



Тәрәзә җанын тишкәләп бүлмәгә ай нурлары кереп бара. Серле, хәйләкәр ай кызы. Хәзер бүлмәгә бер күз йөртеп чыгар да, тик кенә ятучы эстенә зур яулыгын салыр. Аннары уйларына керергә теләр.” Сиңа бүген яна төшләр алып килдем. Әйдә, сыен минем учларга. Мин сине син белмәгән, күрмәгән галәмнәргә алып барам. Син булдырасың. Бир кулыңны. Бир инде. Күзләреңнән күрәм: минем белән китәргә телисең.”


Диварлар серләшә, тынлык шуына. Бүлмәдә хәзер өчәү. Ай, ул һәм чиксез тынлык чәе. Шул чәйне эчеп туйган бу күңел. Шикәрсез, тәмсез, төссез чәй. Чәйнегең кая соң синең? Бүлмәдә хәзер берәү генә. Тынлык. Ул тула бара, бүлмәне тутыра, иңли, кайната, сусата һәм яңадан эчерә. Чәйнеге бар. Әнә хәрәкәтсез гәүдәдән төссез, шикәрсез, салкын чәй ага. Ул йоклый. Аның уйлары җаны белән бергә куллар тотышып ай кызы артыннан киттеләр.




Коч мине салкын җылылыгың белән, ай кызы. Тутыр минем күңелне. Тукта әле. Мин бит чынлап та күңел генә. Минем хәзер тәнем кая? Мин җан булып ай салган юлдан гизәм икән бит. Йолдызларга очасы иде. Тик күктәге йолдызларга карап җирдәгеләр онытам бугай. Минем йолдызларым бер җепкә төзелеп мине өй каршында ук кетеп торалар. Минем юлыма да синең күз яшьләрең чык булып сибелгәндер, әнкәй. Синең бишек җырларыңнан минем канатларым үрелгәндер. Синең сүзләр белән минем җанымның йортык урыннарына бик күп ямау салынган.



Бу җанны ничек итеп күбәләкләргә бирер идем мин? Синең кулларың кагылган урыннарда хәзер кояш күзәнәкләре. Мин кояш баласы димәк. Ә нишләп сон мин моны сонрак, сәламәт вакытта анламадым. Мин бит табигатне яратып, аның атларына атланып үз табигатемдә сәяхәт иткән кеше. Тик синең табигатең, әни, минекенән меңнәр тапкыр матур һәм соңлангыч. Хәзер, ай кызына ияреп, мин кая барам? Бу минем күңелемне үзенең үлләнәре белән бергә үстергән болыннар, минем күз яшьләремне үз яшьләре белән кушкан елгалар, кочагында минем күңелемне бишектәге шикелле тибрәткән кырларым. Сезнең җирләрегез буенча тагын чабып үтәсем килә.


Шәһәрнең салкын урамнаррын күп таптаган аякларым җылы салкынлыкка тиделәр. Бармакларым туфракка күмелде. Суык булса да, рәхәт суык. Минем туган җиремнең рәхәтлеге. Тәнемне сыйпап җил җылымны кыр өстенә таратты. Минем җанымның бер өлеше хәзер кыр өстендә очып йөри. Ә мин башаклар арасында. Сары, тулган. Алтын башаклар минем аякларга үрелә. Алар минем белән бергә атлый. Минем адымнарга кушылып җир дә сулый бугай. Ә җир сулышына кушылып атларга җиңел миңа.


Кырым минем! диясем килә. Кочасым килә мин сине. Күңелем, йөрәгемнең чиксез куллары белән кочасым килә. Синең буынча йөгереп үтәргә миңа тагын бер рөхсәт бирерсеңме? Тәнеңдә кояш нурларының җылысын саклаган башакны яратам. Синең исең мине кытыклый. Мәңгелегем синең мәңгелек белән тоташа. Чикле дөньям синең чиксезлегеңне җиңәргә омтыла.




Җүләр мин. Башаклар өстендә торган йолдыз кызлары миңа рөхсәт бирмәс. Үз мәңгелеңдә кал, үз чиклелегеңнең чикләрен җиң. Кырның төнгә буялган һавасы минем күкрәкне тишкәли. Ә миңа рәхәт. Хастаханәнең якты бүлмәсенең кара төсләрен, исләрен юып чыгар. Йөрәгемне пәрәвездән арындыр. Арындыр. Чистарт. Төнге йолдызлар таң йолдызын каршы алыра әзер. Мизгеллек очрашу. Пәрдә ачылырга бик аз вакыт калып бара. Болыннарга чык төшә. Кояш белән очрашырга теләгән йолдызлар бит болар. Менә бит кырларым, болыннарым, урманнарым яктырып китте. Җирдә меңләгән кояшлы йолдызлар.


Шулар арасында мин-бердәнбер сүнәргә яткан йолдыз. Сүнәргә теләмим мин. Мин торачагыма ошанам. Ник? Төндә сүнгән йолдызлар иртән яңадан кайтты бит. Ә мин дә яңадан аякка басачакмын. Мин моңа ошанам. Чөнки миндә әнием биргән кояшлы җан, табигать салган чәчәкле күңел. Миндә - галәмнең үзе.



Бүлмәгә шәфкать туташы керде. Тынлык шыпырт кына почмакка пысты. Әфлисун төсе көндәлекнең соры төсе белән алмашынырга әзерләнеп бара. Бүлмәгә кояшка керергә тәрәзәнең киемнәре комачаулый. Нурлар аны тишкәли, тик диварларга җан кертә алмый инде. Аларда бихисап җаннарның соңгы сулышларының сурәте, соңгы сүзләр кайтавазы, соңга караш буявы. Галәмгә күпме әйтелмәгән сүзләр, яратылып бетмәгән җаннар, кыйналып туйган йөрәкләр бу кечкенә дөньяның термәсендә калган. Шәфкать туташы үз эшендә. Бу авыруларны күреп күпме әрнегән йөрәге хәзер каткан. Бу хатын диварлар шикелле. Диварлар.



Бүлмәдә өчәү. Шәфкать туташы, авыру һәм бушлык. Шәфкать туташы урынында яткан авыруга карады һәм бары йөри алмый торган авыруны күрде. Диварлар бары бер корбанны таныды. Бушлык беркемне дә тоймады. Чөнки бүлмәдә беркем дә, бернәрсә дә юк. Бушлык. Бары чиксез, аңлашылмас, тулы бушлык.



Мин бит әле тере, мин бит әле уйлый, күрә, сулый алам. Минем канатларым бар хәзер. Мин үзем теләгән җирдә теләсә кайчан пәйда була алам. Дүрт дивар кочагында мин елмая алмыйм, ә монда елмаям да, көләм дә. Ә тормышта мин җитәрлек яңа көнгә, яңа төнгә елмайдыммы? Һәр мизгелгә рәхмәтле идемме мин? Хәзер барысын да аңлыйм. Күп кешене кыерсыттым, кыерсытылуым да җитәрлек. Гафу үтенәм. Хәзер гафу үтенәм. Соңга калдыммы? Соң түгел, әле яшибез икән, бер дә соң түгел. Мин түзем булдым. Миңа карата да түзем булуыгызны сорыйм. Үтенәм. Мин бит рәсем ясарга ярата идем. Нигә ташладым ул шөгылемне? Ә, миңа зур түләүле эш тәкъдим иттеләр.



Тик ул мине бәхетле иттеме? Юк. Мин бары үз дөньямны сусаттым, корыттым. Акча бәхет Бирмәде. Шуның аркасында монда эләктем дә мин. Хәзер пумаланы аласы һәм ак болытларда биетәсе иде. Бушлыктан галәм ясыйсың. Тынлыктан көйләр үрәсең. Төссезлектән төсләрне сурасың. Синең күңелдән дөнья үз төсе, исе, тәме белән ага. Тәмләп ага. Йөрәгеңне үз күңеленә төрергә дип ага. Төсләре беләр сине буйый, исләре белән сине тибрәтә, тәме белән сине татып карый. Карасаң, үз сурәтеңне, күңелеңне болытларның йөзенә ясап куйгансың. Кызык. Хәзер мин болытлар аша карап торам, яңгыр булып җиргә явам. Мин күкрим, мин яшьним. Мин – яшим.


Яңгыр булып мин күбәләкләр канатына явам. Хәзер мин дә күбәләк була алам. Зур җанның кечкенә кисәге. Менә кайда ирек, менә кайда тормышны аңларга омтылу. Үзеңнең тормыш җебең бары ике көнлек икәнлеген генә белү булган вакытны файдалы үткәрергә этәрә икән. Шуңа күрә күбәләкләр чәчәкле дөньяда яшиләр ахрысы. Тормышның матурлыгын татып, татлы сулар эчеп көн итәләр. Күбәләкләр үлер өчен туалар дигәнне ишеткәнем бар. Юк, алар дөньяны ямьләндерү өчен туган. Алар - җанның үлемсезлеге. Кошлар сайрый, хайваннар да үзенчә сөйләшә, ә менә күбәләкләр тавыштан мәхрүм. Бәлки шулай җиңелрәктер дә. Артык сүзләр нигә кирәк. Йөрәк белән дөньяны күрергә, тоярга омтылу, сүзсез ярату. Бар нәрсә дә дөрес, бар нәрсә дә үз урынында. Алар кебек яши, ярата белсәк иде.


Күбәләкләр бии... Һәр мизгелне кадерләп, һәр чәчәк таҗына басып, алар белән исәнләшеп бии. Назлы, нәзәкатьле, самими. Тик көчле. Үзеңнең берничә көн генә бу кояш белән булуыңны белеп яшәү өчен нинди көч кирәк аларга. Миңа да шундый көч кирәк. Минем җанымны күбәләкләргә бирерсез. Эчкерсез сипкелле бер күбәләккә. Бер тәндә бергә яшик. Нечкә җанның нечкә кыллары. Саф йөрәкнең саф хыяллары. Яшәргә омтылыш. Яшәү теләге. Ярату көйләре. Ямьлелек рәхәте. Бергә үрелик аның белән. Минем сүзләр, күбәләк хыяллары. Минем көчсезлек һәм күбәләк көче. Минем көчем һәм күбәләкнең нечкәлек катыш йомшак күңеллелеге. Мин – оча торган чәчәк.


Кояш бүлмәләрне җылытырга омтыла. Салкынга туенган кечкенә галәмне белми әле ул. Ничә еллар буе җылынмаган бүлмәне бүген генә җылытуы икеле. Шуны аңлап бугай, кояш нурлары тәрәзә янына таба шуыша башладылар. Көн буе бушлык белән көрәштеләр бит. Тик тышкы нурлар гына җылытмас дөньяны. Бушлык карашын да, тынлык сулышын да, диварлар серләрен дә.



Бүлмә тула башлады. Ниндидер үзгәреш бар. Тынлык шикләнә, бушлык курка, диварлар тына.


Бүлмә көй белән тулды. Чәчәкләр көе. Оча торган күбәләкләр көе. Ябык тәрәзәләрне җил ачты. Тынлык та, бушлык та чыгып качтылар. Диварлар да качыр иде, үз-үзеңнән качып булмый шул. Аларга күңелләрен бикләргә генә кала.



Тәрәзә пыялаларын эретеп бер күбәләк килеп мендәр янына кунды. Канатларында әллә яңгыр, әллә чык, әллә яшь тамчылары. Төссезлектән барлык төсләр савылып бетте. Алар бүлмәне күбәләк канаты төсенә буядылар. Караватта ятучының иреннәрен күбәләнең төсләре көйдерде.


Бүлмә туп-тулы. Монда ничә, күпме дигән сорау урынлы түгел. Кайнар, тәмле, төсле чәй кайнап чыгарга тора. Тынлык та рәхәт, җылы.


Күбәләкләр бии, чәчәкләр әйләнә бүлмәдә. Галәм бүген үз чиксезлеген бүлмә чиклелегенә сыйдырган. Йолдыз кызлары да чиксез булырга рөхсәт иткәндәй күбәләк канатына кунган. Ә ул яткан. Хәрәкәтләр сизелми. Бары сулышы гына күбәләкләрне биергә мәҗбүр итә.




Мин әле яшим, биим, уйлыйм, сулыш алам, яратам. Мин әле кайтам синең янга, кояшлы әнием, очрашабыз әле без болыннарым, кырларым, елгаларым. Мин хәзер аңлыйм. Күбәләкне. Бушлык һәм тынлыкны. Мин оча беләм. Һәм очам.



Күбәләкләр бии, чәйнек кайнап бүлмәне тәмам тутыра башлады. Шәфкать туташы кереп көндәлек эшләрен башкарды да һәркөндәгечә хиссез, игътибарсыз чыгып та китте. Ул сизмәде. Ятакта ул бары тормышның явыз карары буенча хәрәкәтләнә алмаучы мескенне күрде. Тәрәзәдән соры көндәлек аңа акайды. Шул ук диварлар, пыяла, ятак. Бәхет кеткән бу ханым бәхетем табуда өметен өзә башлаган күрәсең. Битараф. Көндәлеге аның күңелен кимереп, калдыгын ялгамыйча ташлап калдырган. Бәрәкәт таба алмый ул. Җаны сәяхәт итә белми.


Ә бүлмә ятактагы мескен күңеле белән тулган. Ә бүлмәдә күбәләкләр бии. Ул бии. Ул яши. Йөзләрен самими, беренче бәхетле елмаю бизи аның.


Бүген күк тә зәңгәр төстә...



Гөлүсә Шиһапова




Тагын укыгыз:


МАРАТ КӘБИРОВ. КАНАТЛЫ КЕШЕ [ХИКӘЯ]


ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА. САГЫНУ [ХИКӘЯ]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев