Логотип Идель
Ялкын

КИНДЕРЧЕ МАЛАЙ ТУРЫНДА ХИКӘЯ /Рифә РАХМАН/

Зирәкнең әтисе сугышта. Ул аны хәтерләми диярлек. Сугышка китәсе көнне мичкә сөялеп үзенә карап торганы гына исендә. Хәтерләмәгәч, елап бетеп сагынмый да сагынмый, көтә генә... Әнисенең, ул фронтка киткәндә, сиңа ике яшьләп кенә иде, дигәне бар. Менә әнисен сагына малай. Ул киндер саклаганда аның турында күп уйлый... Аның турында гына түгел анысы... Балык тоту турында да, кызылканатларны, кыртышларны эләктерәсе кармаклы булу турында да, орден-медальләр тагып кайтыр дип көткән әтисе турында да...

- Әтиең булса, кармакны гына ясап та бирер иде әле, – ди Зиннәтулла бабасы. – Эшкә кулы уңган аның. Фашистларны тизрәк дөмектерсеннәр дә кайтсыннар инде. Әниең менә күрә алмады...

Бабасы еласа, күзеннән яшь чыгарса, Зирәккә читен була. Ялгыш берәр җирен авырттырганда, ирләргә елау килешми, дисә дә, олы башы белән тик торганда җеби дә төшә...

Зирәкнең балыкка йөрисе бик килсә дә, кармаклары юк. Булса да, җибәрмәсләр, әбисе әйтмешли, тырай тибәргә, инде аңа тиздән биш тула. Күрше кызы кыш буе аның белән бакчага йөрде, хәзер дә киндер саклап утырмый. Зирәкнең  каһәр төшкән кошлардан киндер саклыйсы бар. Бабасы, орлыкны никадәр күбрәк җыйсак, колхоз куйган норманы никадәр арттырыбрак үтәсәк, фашистлар да шулкадәр тизрәк җиңелер, әтиең дә шулкадәр тизрәк кайтыр, ди.

Быел киндер яхшы буласы. Зиннәтулла карт күршесе белән сөйләшеп торганда, 60 подаукадан алсак, тонналап чыкмагае, диде дә Зирәккә төртеп күрсәтте:

- Быел чыпчыклардан улым саклады бит. Ул булдырды инде, ул! Әбисенең дә, минем дә карап торганыбыз – Зирәк кенә.

- Әйе,– дип килеште Әһлиулла.– Кайчан бакча артына чыксаң да, коймагыз башында зур чыпчык шикелле утыра. Басачагын алдыгызмы соң әле?

- Малай бик нык карап үстерде, малай... Басасын да җыешты. Күлгә дә төшереште. Судан чыгаргач, элеште-киптереште дә дигәндәй.

- Алай икә-ә-н...

Әһлиулла абзасы Зирәкне бик ярата. Койма өстендә утырганда, бакчасына чыкса, кишереннән дә, суган кыягыннан да өлеш чыгара. Зирәкләр аларны чәчми, Зиннәтулла бабасы:

- Безнең җирдә тары шәп үсә, киндер уңа, туфракны куян ризыгына әрәм итәр хәл юк әле, – ди.

Әле ярый, Әһлиулла абзыйсы бар. Арт бакчаларына чыктымы, ярылып пешкән чиясеннән дә, тәм генә керә башлаган алмаларыннан да авыз иттерә. Өлгерсен әле бераз, капчыгы белән җыеп кертәм мин аны сиңа, ди!

Кертсә, бик яхшы. Кертмәсә, Зирәк үзе дә өлгерә. Аларның капкаларын бикләп, чыгып китүләрен ишеттеме, күлмәк эченә агач астында коелып яткан алмаларны җыеп ала, өлгерсә, кыярын да эләктерә...

- Бакчабыз безгә зуррак, алтмыш сутыйлап, ничек эшкәртербез дип кайгыра идем, менә Зирәк тә кул арасына керә башлады, – ди Зиннәтулла бабасы.

Бу сүзгә Әһлиулла карт каршы төшкәндәйрәк итә:

- Аның каравы, игеннәр мул да булып куйса, барысын да алып бетермәсләр. Калганыннан рәхәтләнеп киндерле икмәк пешерерсез! Бакчагызның урыны гына да ни тора. Тау астында ике турыннан чишмә кичеп уза. Ярларына утырткан карлыганнары да, кәбестәләре дә исәпкә кермәгән бит аның, Зиннәтулла.

- Анысы шулай. Елгадан ташу күтәрелеп, җәй уртасына кадәр исәпкә кергән җиренең дә су астында калган елларын уйламасаң...

Бабасы бераз остарта. Әле үзе кичәгенәк Миңзифа карчыкка чишмәнең шуннан агуына һушы китеп сөйләп торды, ул карлыганнарның эрелеге, корт-фәлән дә йокмый, пәрәвезләнми дә, имеш. Коры килгән елларны бакча сугарырга да җиңел. Чишмәгә кадәр барырга иренсәң, мунчага суны шуннан гына да ташырга була. Тутыруы гына озаграк димәсәң. Инешчек юлына бер кисмәк төшереп куйсаң, чиләгеңне генә чумырып аласың бит аның! Әле менә җитешкәне генә юк.

Зирәк киндер саклаудан туйган. Кайбер көнне качып та китәр иде, фашистларны тизрәк җиңәселәрен уйлый да, туктап кала. Күрше малае Фарукъ елагач, киндер суы кайнатып эчереп йоклаталар, аннан колак төбендә барабан акыртсаң да уянмый инде. Әллә фашистларга да үзләренә сиздермичә генә киндер суы эчерәләр дә үтереп бетерәләр микән?

Киндер саклау туйдыра. Зирәк тик кенә утырса, кошлар аннан курыкмыйлар да. Белгән бер-ике җыры бар, шуңа күрә ул көне белән, тамагы беткәнче, шуларны такмаклап утыра:

Безнең әти – киндерче,
Киндер ыштан киюче.
Сезнең әти – кондызчы,
Кондыз тотып суючы...
Киндер ыштан сыпылыр,
Кондыздан тун ертылыр...

Бу җырдан туйса, каршы койма башында аның әлсерәгәнен көтеп утырган карга-чыпчыкларны санарга керешә:

Ти-ше, ти-ше,
Ре-бя-ти-ще,
А-ту а-бый
Баш-ны ти-шер...

Бу санамышны аңа күрше кызы Тәгъзимә өйрәтте. Ул Зирәкләр авылына Казаннан кайтты, әллә шуңа русча сүзләр кыстырып санарга ярата. Зирәк кайчак аны үзенчә үзгәртә:

Көш-шү, көш-шү,
Чып-чык и-ше!
А-ту ба-бай
Баш-ны ти-шер...

Зирәк, карашы кайсы кошта тукталса, кулындагы чуерташын шуңа тидерергә тырышып ата. Чыпчыклар пыркылдашып дәррәү югары күтәреләләр дә тагын койма башларына килеп утыралар.

Июльнең ахыры, җитмәсә, чыдамаслык эссе булды. Аптырагач, Зирәк бакча капкасының күләгәсенә шалаш ясап куйды. Төшкә табарак шуның эченә кереп яшеренә. Бу эссе кошларга да җиңел түгел, әмма барыбер бакчадан китеп бетмиләр, аның шалашында йокыга киткәнен көтеп утыруларында. Малай инде арыгандыр, туйгандыр дипме, кайвакыт киндер өсләренә төшеп таралулары була, ул пумаласын болгап килеп тә чыга, ерактагыраклары аннан гына курыкмасалар, тагын тегеләргә таш яудырырга тотына. Әһлиулла картның килене дә, үзең киндер чыпчыгына әверелеп беткәнсең инде, Зирәк, ди.

Киндер дигәннән, әле җәй башында бакчаны сакламаска да була, бабасын  кармак тап инде, дип аптыраткач, Зиннәтулла карт Зирәкне чәчүдән калган бер стакан киндерне тоттырып, түбән очта яшәүче Шәрип дигән кешеләргә җибәргән иде. Бик усал шаярткан булып чыкты. Шәрип абый дигәннәрен бар да үзе ишетмәгәндә Кармак абзый дип йөртәләр икән. Зирәкнең ишеткәне юк иде. Югары очта яшәгәч. Ул авылның бу баштагы кешеләрен белми дә.

Ишек бавын тартып келә шалтыраткан тавышка өйдән килеп чыккан ак чәчле бер бабай, Зирәкнең нәрсәгә килгәнлеген ишеткәч, башта ачулы гына карап куйган иде, соңыннан йөзе яктырды.

- И олан, икенче бер олырак малайны куып та чыгарган булыр идем. Фронтовик малае бит син. Ничек кулым күтәрелсен?! Бабаңа да үпкәләмим, шул яшьтә кеше итәм дип тырыша бит ул сине, бик сорап аптыраткансыңдыр да, башына килеп, шаярткандыр. Бүтән миңа андый йомыш белән килмә, яме? – диде.

Шәрип абзый алай да яхшы кеше иде, ахрысы: малаеннан калган кармак булган, шуны Зирәккә сабы-ние белән тотттырды да җибәрде. Кармак күргәч, Зирәккә бер шәп уй килде. Яшелчә бакчасындагы тирестән күп итеп чели казырга да, кармакка элеп, кошларны шуңа гына каптырырга. Карга кебек берәр зуррагы да эләксә, итеннән аш пешерсәң дә була: карга ни дә, чеби ни!

Малай шулай дип уйласа да, эше барып чыкмады. Чели киерткән кармакны тотып яткан җиреннән йокыга киткән булып чыкты. Кошның ниндие бар – барысы киндергә төшкән, җитмәсә бер ала карга шалашына кереп, әбәтләргә алып чыккан тастымалга төрелгән ипиен дә эләктергән.

Зиннәт аны урам яктагы тупыл өстендәге бер оядан асылынып торган тастымалны күргәч кенә аңлады. Зиннәтнең йокысы туйган, тик менә тамагы ач иде. Ул хәлне Зиннәтулла бабасына сөйләп бирде, үз өлешеңнән миңа печтек кенә ипи сындырып алып бир әле, диде.

Бабасына да, әбисенә дә өлеш калмаган булып чыкты. Зиннәтулла бакчага чыкты да, түбәтәенә тутырып, бер уч киндер орлыгы алып керде. Өлгереп тә җитмәгән сусыл киндер орлыгын Зирәкнең тәүге ашавы иде әле.

- Киндергә башка тимик, әтигә җибәрәсе бар бит, бабай, бер-ике көн генә су эчеп тә торам мин!– дигән булды Зирәк.

Бабасы аның хикәятеннән көлде, и улым, мәктәптә укымагач, карганыкы кадәр дә акылың юк икән, диде. Карга да мәктәптә укымый, ә ничек шәп итеп урлый, дип уйлады Зирәк. Ул үзе дә – кыяр, алма карагы югыйсә...

Ул көнне, әллә тамаклары ачлыктан, алар бик озак йокыга китә алмадылар. Бер дә юкка булмаган икән. Бабасы тышка чыгып кереп, ишекләрне тагын бер кат төнгә бикләгәндә, тәрәзә шакыдылар.

Озак та үтмәде, ишектән бабасына ияреп бер озын кеше килеп керде. Ул сул кулын ак марля белән урап, муенына аскан иде.

- Кочакла, әтиең! – диде Зиннәтулла карт. Зирәк әтисенә атыласы урынга, бабасын барып кочаклады. Әтисе аның чытырдап тотынган бармакларын сак кына кубарды да түшәмгә кадәр күтәрде.

- Ай-яй үскәнсең, улым!

- Киндер саклаганга ул! – дип җавап бирде Зирәк. – Мин бит гел биектә, койма башында утырам.

Бабасы белән әтисе нигәдер көлештеләр.

- Киндер саклыйм, дисең инде алайса? – диде әтисе басып куелган лампаның филтәсен күтәрә төшеп.– Йә утыр әле, улым, өстәл янына, шуның өчен тәмнүшкәләр белән сыйлыйм үзеңне!

Һичбер вакыт күрмәгән ризыклардан Зирәк телсез калды. Кара инде бу бабасын, бөтен киндер фронтка дигән була, әтисенең сумкасы тулы әйбер. Зирәк бабасына үпкәләгән иде, әтисе янына утырды.

- Бабай, әтиең кайткач ашатырга кирәк була, дип, узган ел чикләвекләрне дә кыш көне санап кына бирдең, киндерне дә фронтка җибәреп бетермәкче, ә ул әнә нәрсәләр алып катйкан!– дип авызын турсайтты.

- Мин дә бит, улым, боларны әле генә, лазареттан чыккач кына алдым. Үпкәләмәле син бабаңа, мин кайткач, ипиле булабыз да булабыз инде без. Мә, тот әле, кибеткә барып, күзең нәрсәгә төшсә, шуны ал!

Әтисе Зирәккә бер уч вак акча бирде. Малай иртә таңнан чыпчыклар бакчаны тәмам сырып алганчы дип, кибеткә йөгерде.

Кибет алардан ерак түгел иде. Нәкъ түбән оч белән югары очның уртасында. Ул Шәрип абыйларына төшкәндә аны күргән, кибетчесе белән дә исәнләшеп узган иде.

Хәйри абзый кибет төбендәге ташка чыгып утырган. Янында шул тирәнең бала-чагасы җыелып тора.

- Нәрсә кирәк, үскәнем?– диде ул, янына Зирәк тә килеп баскач.

- Мин берәр тәмле әйбер алырмын, дигән идем.

Хәйрулла агай бер уч акча учлап торган малайны ишекне киң ачып эчкә уздырды. Кибет киштәләрендә берни дә юк диярлек икән. Кибетче карт малайлардан туйган. Ишек төбендә җыелып торган бала-чаганы үз тирәсеннән көн дә:

Кибеткә әйбер кайткан:

Алма – шалкан, бук – талкан,
Чыпчык бугы – канәфер…
Көшегез көш-ш, –

дип, шаярган булып куа. Шундый зур таш йорт эчендә ризык түгел, күз төшәрлек әйбер дә күрмәгәч, Зирәк аптырады, ни әйтергә белмәгәннән генә:

- Кармак юкмы? – дип сорады.

- Сиңа кармак нәрсәгә? Барыбер бакча каравыллап кына утырасың.

- Әти белән балыкка барачакбыз, ул кайтты бит! – диде малай, мактанып. – Өйдә кармак – бер генә.

Кибетченең улы Зирәкнең әтисе белән бер үк көнне сугышка киткән булып чыкты. Аның күзләренә яшь килде.

- Зәйнулла исән кайткач, Алла боерса, безнеке дә исән кайтыр әле, – дип, Зирәкнең башыннан сыйпады. – Улым, кибеттә кармак юк шул. Кич, ишекләрен бикләгәч, әтиеңнең хәлен белешергә килермен. Малайдан калган кармак бар, берочтан шуны да эләктерермен...

Әти кайткач, бар да булачак икән, бүген тамак туйганчы ашадылар, Зирәк тагын бер кармаклы булды. Чыпчыкларыңны сыңар кул белән булса да үзем куармын, сиңа ял тиеш бит инде, диде әтисе. Бер генә көнгә каравылда үзен бабасы алмаштырса, иртәгә бергәләп балыкка да төшәрләр әле.

 

Рифә РАХМАН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев