Логотип Идель
Ялкын

"КЕМНЕҢ ФИКЕРЕ ДӨРЕС?"

Әти-әниләр һәм яшүсмерләр арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык мәсьәләсе бик еш кузгатыла. Ни өчен яшүсмерләрнең фаҗигага тарулары елдан ел арта бара соң, әлеге проблемадан чыгу юлын каян эзләргә?

Әлбәттә, һәр кешенең дә тормышында катлаулы чоры булмыйча калмый. Нәкъ менә шул вакытта бик күп яшүсмерләр дөрес юлдан тайпылалар. Ялгыш адымга баралар: бауга менәләр, тәрәзәдән сикереләр, үз-үзләренә кул салалар. Кыен чакта дөрес юлны күрсәтергә әти-әниләренең ярдәме бик кирәк...

Мондый фаҗигалар еш очрый. Танышларыбыз арасында күптән түгел көтелмәгән әнә шундый хәл булды. Яратышып йөргән кыз белән егет, тормышларын бергә бәйләргә теләгән була. Ләкин кызның әнисе моңа ризалык бирми. "Ул егеткә кияүгә чыксаң, әниен барлыгын бөтенләй оныт", -  дип әйтә. Шушы сүләрне кыз бала йөрәгенә бик якын ала һәм үз-үзенә кул сала. Вакыйганың мондый фаҗига белән тәмамлануы әни кеше өчен мәңге төзәлмәслек зур яра булып кала. 19 яшьлек кыз әнисен дә, сөйгәнен калдыра алмады. Үз баласын әлеге фаҗигага әни кеше үзе этәргән булып чыга түгелме? Бу очракта гаепне кемнән эзләргә?

Әти-әни белән балалар арасында уртак тел табу, проблеманы үзара хәл итү, балаларын аңларга тырышу кебек сыйфатлар кайбер гаиләләрдә күзәтелми. Мин бу хәл турында берничә гаилә белән сөйләшергә булдым.


183096927


 

        Алинә Камалова, 19 яшь.

     - Әти-әнием мине анламый, дөресрәге аңларга да теләмиләр. Мин яратып йөргән егет аларга ошамый, һәм миңа аның белән очрашырга рөхсәт итмиләр. Шул ук вакытта, егетем белән араны өзә алмыйм, шуңа курә, әти-әниемнән яшереп, очрашуымны  дәвам итәм.

 

 

 

610804


            Азат Сабиров, 18 яшь.

           - Әти-әнием әлегә минем укуымны тели. Очрашып йөргән кызымны алар белән таныштырырга теләгән идем, барып чыкмады. Ләкин мин яраткан кешемнән баш тартырга җыенмыйм. Әти-әнием риза булмаса, өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булачакмын. Сөйгәнемне сайлыйм.

 

 

 

 

Әти-әниләрнең фикерләре төрле. Алар баласына бервакытта да начарлык теләми. "Без күпне күргән, тормыш тәҗрибәбез дә шактый зур, үзебезне дөрес фикер йөртәбез дип саныйбыз. Бала әти-әнисенең сүзеннән чыгарга тиеш түгел, алар әле бик яшь, күп нәрсәне аңламыйлар. Аларга бары тик без, әти-әниләр генә дөрес юл күрсәтә ала" дип уйлыйлар.

Гаиләдә проблемалар шактый күп, кайчак ике якта да гаеп бар кебек. Ләкин әти-әни - үзен, ә яшүсмер исә үзен дөрес фикер йөртәм дип саный. Шул ук вакытта гаиләдә балалар һәм әти-әниләр үзара дус булып, аңлашып та яши алалар. Мәсәлән, бер танышым болай дип сөйли:

Алсу Галимова, 17 яшь.

- Әти-әнием - минем иң якын дусларым һәм киңәшчеләрем. Минем өчен аларның фикерләре бик мөһим, шуның өчен берни дә яшергәнем юк, тормышымдагы һәрбер вакыйга белән аларны таныштырып барам. Дөрес, алар кайвакыт минем фикерем белән килешмәскә мөмкин, ләкин ни өчен килешмәүләрен , тавыш куптармый гына миңа яхшылап анлаталар, һәм мин үзем дә аларның фикерен дөрес дип саныйм. Шәхси мөнәсәбәтләрем турында да беренче булып аларга сөйләдем, бераз соңрак исә очрашып йөргән кешем белән якыннан таныштырдым. Шуңа күрә дә аларның күңеле тыныч.

ca404ca39dc5d19496bd4cd14a0580c0

Язмамның башында, яшүсмерләр һәм әти-әниләр арасында килеп чыккан проблемадан чыгу юлын каян эзләргә дигән сорау куйган идем. Күп вакытта әти - әнинең генә ярдәме җитмәве расланды, кайчак психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшүсмерләр белән һәрдаим эшли торган психолог, Альбина Галиева болай ди:

- Балалар белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә, әти-әниләр еш кына безгә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин күп очракта гаеп балаларда түгел, киресенчә аларның үзләрендә табыла. Әти-әниләрнең зур ялгышы - үзләренең дә яшүсмер чорлары булуларын онытып җибәрү. Нәкъ тә менә яшүсмерләрне аңлый белү – тормышта мөһим роль уйный. Әти-әни дә, яшүсмер дә уртак бер фикергә килә алмасалар, проблеманың чыгу юлын эзләүдән мәгънә дә булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев