Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАНДА "АНА" КИТАБЫН ТӘКЪДИМ ИТҮ КИЧӘСЕ УЗАЧАК"

30нчы октябрь көнне танылган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

Кичә “Казан” милли мәдәни үзәгендә 13.00 сәгатьтә башлана.

“Ана” китабы – дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында, билгеле булганча, милләте буенча ул татар иде.

Фәүзия Бәйрәмова әлеге китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара төбәгендә, Мәчкәрә авылында, шул чорның архив материаллары саклаган Киров (Вятка) һәм Малмыж шәһәрләрендә, Кыргызстанның Бишкәк каласында һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрендә булды, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашты, күп санлы тарихи документлар һәм әдәбият белән танышты.

Китапта шулай ук дөнья буйлап таралган, Тәңре тауларына, кыпчак далаларына тамыр җибәргән, кыргыз-казах халыклары белән гаиләләр корып, мәңгегә шул якларда яшәп калган милләттәшләребезнең язмышы да ачык чагылыш тапкан.

Китапка исем биргән АНА образы аша автор татар тормышына да анализ ясый, милләт тарихындагы табышларны һәм югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.

“Кешелекнең башында Ана тора....

Кешелекнед сагында ана тора...

Аналар барында дөнья да булачак....

Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана...” – дип яза автор китабында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев