Логотип Идель
Ялкын

"КАЗАН КЫЗЫ АУРОПАНЫ ЯУЛАГАН"

2015нче елның 27 нче сентябре 3 нче октябре көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә дөньякүләм «Little Miss World» фестивале уздырылган иде. Әлеге бәйгедә Татарстан данын Казан кызы Сабина Фәттахова яклады һәм «Европа кечкенә гүзәле-2015» титулына ия буды.
9 яшьлек Сабина «Little Miss World-2015» балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм «Европа кечкенә гүзәле-2015» титулына ия булды.
Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән ярышкан. Бәйгегә 20 илдән 5-14 яшьлек гүзәлләр җыелган булган.
«Little Miss World»ның җиңүчесе итеп Казакъстан вәкиле Акмир Али танылган. Аңа һәм ватандашыбыз Сабинага үз илләренең экологик һәм хәйрия проектларын тормышка ашыру, талантлар үсеше өчен акчалата бүләк тапшырыла. Моннан тыш, «Little Miss Europe» титулы иясе «Татарстанның кечкенә принцессалары» иҗтимагый оешмасы уздыра торган социаль һәм хәйрия проектларын җитәкләячәк.
Сабинаның әтисе -Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов белдерүенчә, Сабина әлеге бәйгегә бик тырышып әзерләнгән. Әлеге бәйгедә матурлыкны түгел,   ә катнашучыларның сәләтләрен бәяләүләре бик дөрес дип саный Дамир Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев