Логотип Идель
Ялкын

"КАҺАРМАНЛЫК КОРБАНЛЫК БЕЛӘН ЯНӘШӘ..."

15 февраль. Бу көн Канадада әләм (флаг), Сербиядә милләт бәйрәме дип санала. 1565 нче елда Иван IV Дәүләт территориясендә опричнина кертә, ә 1895 нче елда апалы-сеңелле Гнесиналар инициативасы белән Россия империясендә балалар өчен беренче музыка мәктәбе оештырыла. 


2010 елда әлеге көн рәсми рәвештә тагын бер истәлекле вакыйгага байый — Федераль закон нигезендә 15 февраль Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дип игълан итә.


Тарих. Әфганстанның географик урыны, аның Көньяк һәм Урта Азия регионы сәяси процессларындагы роле дә ХХ гасырның икенче яртысында дәүләттә коточкыч киеренкелек барлыкка китерә. Башлыча (XIX гасырда) Британия һәм Россия империяләре бәрелешләре булган территория ХХ гасырда АКШ һәм СССР көрәш рингына әйләнә. 1973-1978 еллар дәвамында Әфганстанда күпсанлы инкыйлаб һәм баш күтәрүләр уза, 1978 елда бөтенләй үк Гражданнар сугышы башланып китә. Зур дәүләтләр (АКШ һәм СССР) башта конфликтта астыртын, белгертмичә генә катнашып, соңыннан ― СССР Әфганстан территориясенә гаскәрләр кертергә, ә АКШ исә моджахедларга матди яктан ярдәм күрсәтергә карар кылалар. Шулай итеп, совет гаскәрләре 1979 елның июль аенда Әфган чиген узалар. 10 еллык сугыш башланып китә...


Хәер, бу конфликтны чын мәгънәсендә сугыш дип атау кыен. Совет гаскәриләренә күп вакытта кайда, ни өчен, нинди максатлар белән җибәрелгәннәрен дә хәбәр итмиләр, бигрәк тә ― беренче этапларда. Әфганлылар исә Ватан, азатлык өчен сугышабыз дигән булып, үз кордашларының канын коеп, нәтиҗәдә икътисади, мәдәни яктан барыбер шул ук хәлдә калалар. Шулай итеп, бу ике дәүләтнең сәяси уены ахыр чиктә күпсанлы гаепсез корбаннар белән тәмамлана. Әфганлыларның үзләренең югалтулары турында әйтеп тә торасы юк...


  Сугыш ахыры — 1989 ел. 15 февральдә 40нчы армия гаскәриләре тулы составта Әфганстан территориясеннән чыгарылалар.


Коры статистика артына яшерелгән фаҗига. 10 еллык бәрелешләрнең корбаны — 2 млн.га якын әфганлы, 14 меңгә якын совет гаскәриләре. Әле бу дистәләрчә меңләгән качкыннарны, гади кешеләрне исәпкә алмаганда...


Дәүләт идеологиясе. Дәүләт тарафыннан 1987 елга кадәр үк Әфганстанда барган сугышны газета-телевидениедә киң яктыртырга, күпсанлы һәлак булган корбаннар турында сөйләргә, аларның кабер ташларына Әфганстанда һәлак булулары турында язарга...катгый тыелган. Ә 1989 елдан башлап исә хәрби операцияне уңай яктан күрсәтү, сугыш каһарманнарын геройлаштыру буенча шау-шулы кампания башлана. Хакыйкатьне яшерүнең юллары – бихисап...


Сугыш сурәтләре. 1984 елда National Geographic журналы фотографы үзенең иң танылган фотосурәтен төшерә. Пуштун (Әфгандагы бер халык) качкыннары лагерендә сурәткә төшерелгән Гула исемле кыз, совет бомбардировкалары тетүеннән соң ятим калып, лагерьга җибәрелә ул. Фотосурәт Әфган конфликтының һәм торган урыннарын калыдырып китәргә мәҗбүр булган качкыннарның символы булып исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев