Логотип Идель
Ялкын

"КӨТӘ БЕЛСӘҢ..." (Хикәя)

Дилбәр бүген күрше кызы Әлфия белән иртән – иртүк торып мәктәпкә китте. Аларның кәефләре дә күтәренке, йөзләреннән елмаю да китми иде. Ак  мамыктай болытлар арасыннан кояш та балкый. Алар үзара, сөйләшә-сөйләшә, мәктәпкә килеп тә җиттеләр. Ә мәктәпнең ишек төбендә Мәрьям басып тора иде. Һәрвакыттагыча ул Дилбәргә усал карашын гына ташлады. Ә Дилбәр аңа игътибар итмәскә тырышты.


Дилбәр белән Мәрьям беренче класстан ук бергә укыйлар.Әмма хәзер аларның дуслыгы бетте. Тугызынчы  сыйныфта аларның арасыннан кара мәче үтте. Тугызынчыда укыганда  аларның классына яңа укучы Искәндәр килде. Ул  бик чибәр, уңган һәм тырыш малай булып чыкты. Әлбәттә, Искәндәр беренче көнне үк класстагы кызларның йөрәген яуларга  җитеште. Мәрьям  белән Дилбәр  дә читтә калмады.


Икенче көнне үк Мәрьям Искәндәр янында бөтерелә башлады. Ул оялчан кыз түгел иде һәм үзенә кирәген ничек тә таба белә. Башка кызлар җитешкәнче дип, Искәндәрне ул беренче “эләктерде”.


Тәнәфестә аның яныннан китмәде дә, дәрестә дә тынычлыкта калдырмады егетне. Ә Искәндәргә Мәрьям беренче күрүдә үк ошап җитмәде. Чөнки ул аның шикелле бәйләнчекләрне яратмый иде.


Ә менә Дилбәр Искәндәрне тәүге күрүдә үк үзенә  җәлеп итте.  Чөнки Дилбәр тыйнак, кояш кебек  сөйкемле, тырыш кыз. Ике якка үреп салган озын кара толымнары, зәңгәр күзләре, нәфис билләре – барысы да Искәндәрне  әйтерсең лә сихерләде. Дилбәрнең  дә йөрәге Искәндәр шикелле егетләр өчен буш иде.


Бер ел буе егет белән кыз бер – берсенә булган гыйшык хисләрен яшереп йөрделәр. Аларның икесенең дә башында шул бер уй иде: ”Минем өчен ул хәзер иң якын кеше, ләкин ул мине бит күрми дә...” Тик бу бер дә алай түгел иде. Искәндәр дәрес буе Дилбәрнең нурлы йөзеннән күзен ала алмый утыра, ә Дилбәр Искәндәрнең төз буй – сынына, киң күкрәкләренә сокланып туя алмый иде.


  Дилбәрнең Искәндәргә карата булган хисләре барлыгын Мәрьям, Әлфия белән Дилбәрнең сөйләшүен тыңлап торгач аңлап алды. Аның бик ачуы чыкты:”Искәндәр минеке! Аңа якын киләсе булма!”-дип, Дилбәрнең, әле моңарчы мондый авыр сүзләр ишетмәгән йөрәген яралады.


Көз. Яңгыр. Салкын... Дилбәрнең  йөрәге генә шундый кайнар. Чөнки ул ярата, ләкин сөйгәне генә никтер аның янына килеп, үзенең хисләрен аңлатырга җыенмый. Ә кыз  көтә, ярата, сагына....


Бу көн гомерендә булган иң авыр көннәрнең берсе булгандыр Дилбәрнең. Ул китә...Бик еракка, Искәндәрдән читкә, еракка китә. Китәсе килми, әмма кирәк. Аның әтисен таулар артына эшкә җибәрәләр, ә ул анда гаиләсе белән: хатыны һәм бердәнбер кызы- Дилбәр белән китә.


Мәктәптә бүген барысы да Дилбәр белән хушлашты. Класста да иң үрнәк кыз булганга күрә, укытучыларның да аны җибәрәсе килмәде. Ә Искәндәрне бөтенләй кара сагыш баскан иде. Ул Дилбәр янына килде, аның иреннәре калтырый иде:”Мин сине яратам, Дилбәр!”-дип, бөтен куркуын җиңеп, бу сүзләрне әйтте ул. Дилбәрнең күзләреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәп төште:” Мин дә, ләкин инде соң... Бәлкем әле очрашырбыз, дөнья ул -түгәрәк ич...”


Бу аерылышудан соң ике йөрәк тә үзенә тынычлык тапмады. Һәр кич саен аларның күңел кораблары  бер-берсе янына барып кайта иде.


Бер-берсен күрмәгәнгә дә инде бик күп еллар узды. Ләкин бу ике гашыйкны язмыш никтер очраштырмады.


Көн шундый матур, кояшы да бик нык кыздыра... Дилбәр уй диңгезенә  чумып, эшенә бара. Урамда көн аяз булса да, аның күңелендә сагыш-моң иде. Күптән түгел генә ул ире Илгизне җирләде.  Аның тормышын юл хәлакәте өзде. Аларның Дилбәр белән кечкенә кызлары Энҗе калды. Дилбәр  Илгизгә кияүгә яратып чыкты, әмма йөрәгенең яртысы һаман да Искәндәрдә  калган иде шул, ул аны берничек тә оныта алмады. Илгиз дип дәшәсе урында Искәндәр дип тә дәшеп куя иде. Илгиз моны ишетсә дә, аңа бер сүз әйтми иде, чөнки ул Дилбәрнең Искәндәрне сөйгәнен өйләнгәнче үк белде. Ә Илгиз яратты, бик нык яратты, аның өчен барысына да риза иде. Шуңа күрә дә Дилбәрдән ул гаеп эзләргә  тырышмады.


Илгиз үлгәч, Дилбәргә бик авыр булды. Тик үлгән артыннан үлеп булмый шул. Яшәргә кирәк. Ул бит һаман да Искәндәрне очратырмын дип өмет итә иде. Ләкин күпме сулар акты: алар зур уку йортларын тәмамладылар, эшкә урнаштылар, тик юллары әле кисешмәде. Шул бер Казан урамнары буйлап йөрибез ич, ник соң ялгыш кына да каршыма очрамадың, Искәндәр? Бу уйлар Дилбәрне тәмам битәрләп бетерделәр. Ул алардан арына алмады.


Еллар үтә торды.  Энҗенең мәктәпкә барыр вакыты да җитте. Кызчык шундый сөенә, әнисе белән алар мәктәп өчен ак якалы өр-яңа кара күлмәк алдылар, энҗе бөртекләредәй  ап-ак тасма тагып җибәрделәр. Бу көнне Дилбәр бик бәхетле иде. Аның бердәнбере – кызы беренче сыйныфка бара ич.


Менә бала белән әни, кулларына кып-кызыл тюльпан чәчәкләре тотып, мәктәп бусагасын атлап керделәр. Бар җирдә балалар тавышы иде. Аларны уртача яшьтәге укытучы апа каршы алды. Менә тантана башланырга күп вакыт калмады. Микрафон тоткан унберенче сыйныф укучысы барысын да  бәйрәм белән котлады һәм : “Ә хәзер сүзне Искәндәр Хафизовка бирәбез”, - диде...


Искәндәр? Хафизов? Ул? Искәндәрнең үзен күзләре белән күргәч кенә ул кызның сүзләренә ышанды. Дилбәрнең күз аллары караңгыланып китте. Каршысында егерме ел буе сагынып көткән сөйгән яры басып тора иде. Дилбәрнең күз карашын Искәндәр дә сизеп алды. Ничә еллар буена сагыш баскан күзләренә елмаю иңде. Иңнәренә канатлар чыкты, аның очасы, Дилбәрне барып кочасы килә иде. Үз – үзен көчкә тыеп калды ул. Сөйләгәндә дә каушап калды, сөйлисе сүзләрен, тотлыга-тотлыга булса да, кыска итеп кенә сөйләп бетерде.


Бәйрәм бетү белән Дилбәр атлап түгел, гүя очып, Искәндәрнең кабинетына килеп керде. Менә, ниһаять, бер-берсен өзелеп сөйгәннәрнең күз карашлары очрашты. Эх, бу минутлар... Гомер буе  бу очрашу турында хыялланып яшәделәр алар. Аларның икесе дә чиксез бәхетле, чиксез шат иде. Бер мизгел алар бер-берсенә тынлык белән карап тордылар.  Ләкин Искәндәр бу тынычлыкны бозып:


-Син кияүдә, Дилбәр? Кызың да бар.


-Идем,- диде ул башын аска иеп.


-Идең? Ай-һай синең кебек гүзәл хатын-кызны ташлап китәргә кемнең көче җитте микән?


- Юк, бәхетсезлек очрагы иде ул...


-Гафу ит, белмәдем...Ә син теге вакытта киткәннән соң кире әйләнеп кайттыңмени?


- Әйе. Әти эшендә начальнигы белән килешә алмавы аркасында кире кайтырга туры килде.


- Ярый әле кайткансыз. Мин сине күпме еллар көттем. Мин хәтта өйләнмәгән дә, Дилбәр, чөнки мин белдем, сине очратачагымны белдем.


Искәндәр Дилбәрнең кулларын учына алды:


-Кайчандыр  кабызган учагыбызны сүндермик, әле аның дөрләп янасылары алда бит! Мин онытмадым, Дилбәр, синең сүзләреңне, әле дә хәтеремдә:” Дөнья - ул түгәрәк”... Менә бит очраштык...


Дилбәрнең алсу йөзеннән күз яшьләре тәгәрәде. Юк, бу сагышлы күз яшьләре түгел иде, ә бәхеттән барлыкка килгән күз яшьләре...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев