Логотип Идель
Ялкын

"ҖИР СӘГАТЕ": ТАТАРСТАН БИТАРАФ ТҮГЕЛ

 

Узган шимбәдә, 25 март көнне, бөтен дөнья буйлап «Җир сәгате» дигән акция узды. Безнең әйләнә-тирәбезгә битараф булмаганнар 20.30-21.30 аралыгында электр утыннан, электр җиһазларны кулланудан баш тартты.

Әлбәттә, монда Татарстан да читтә калмады. Республикабызда яшәүчеләр, бар дөнья халкы белән бергә, «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт!» девизы белән бу чарага кушылды.

Быелгы акциянең төп темасы кешенең табигатькә карата җаваплы мөнәсәбәттә булырга тиешлеге. Кеше үзенең әйләнә-тирәсендәге бар нәрсәне – җирне, һаваны, суны, урманны үзгәртә. Алай эшләмәсә, алга таба бу бөтен кешелеккә начар йогынты ясарга мөмкин.
Мисал өчен, әгөр бернәрсәне дә үзгәртмәсәк, 2050 елга:

– азык-төлек җитми башлаячак (азык-төлекне кирәкле күләмдә генә сатып ал, дөньядагы азык-төлекнең 1/3 өлеше чүпкә ыргытыла);

– урманнардан колак кагачакбыз (принтер аша чыгартканда, бары тик бик кирәкле мәгълүмат булганын гына чыгарт, офиста чыгарылган кәгазьнең 45 проценты шул ук көнне чүплеккә ыргытыла);

– балыктан колак кагачакбыз (ванна түгел, ә душ кер – бу сулыкларның пычрану дәрәҗәсен киметәчәк. Бер ел эчендә Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр 2,5 Селигер күлен саклап кала ала);

– корылык, ташулардан интегәчәкбез (эшкә җәмәгать транспортында бар. Бер автомобиль елына 4,2 тонна сөрем газы бүлеп чыгара)

Быел Татарстандагы дәүләт биналарының күбесендә дә утлар сүндерелеп торды. Казан Кремлендә, Казан Ратушасында һәм башка биналарда архитектура-декоратив яктырткычлар сүндерелде. Казан халкы социаль челәтәрләрдә дә бу акциягә кушылуларын күрсәтте. Аларның күбесе бер сәгатен интернетсыз, утсыз шәм астында утырды.

Искәртеп узабыз, акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүче кешеләрнең энергия һәм ресурсларны саклап калуда бердәмлеген күрсәтә.
Белешмә: 2016 елда акциядә 172 ил, 2 миллиардтан артык кеше катнашкан. Россиядә әлеге акцияне 20 миллион кеше хуплаган Татарстанда Казан Кремле, Татарстанның Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, IT-парк һәм башка күп кенә биналарның утлары бер сәгатькә сүндерелгән иде. Бөтендөнья кыргый табигать фонды мәгълүматларына буенча, Казан «Жир сәгате-2016» акциясендә катнашкан иң актив шәһәрләрнең берсе булган.

«Җир сәгате» – Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан 2007 елда башланып киткән халыкара экологик акция. Аның дәвамында бөтен дөнья кешеләрен 1 сәгатькә бөтен ут һәм электр жайланмаларын сүндереп торырга чакыралар. Бу адым безнең планетабызның киләчәгенә битараф булмачуны күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев