Логотип Идель
Ялкын

«ИҖАДИ БӘЙГЕ ОЧРАШТЫРДЫ»

Бәйгеләр һәрдаим үткәрелеп тора, ә монысы үзенчәлеклерәк булып тоелды миңа.


Татар халкының бөек улы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 191 еллыгына багышлап, мәктәп укучылары арасында иҗади эшләр, рәсемнәр бәйгесе булачагын без районыбызда чыга торган “Яшел Үзән” газетасыннан укып белдек. Якташыбызның әсәрләре белән күпмедер дәрәҗәдә таныш булсак та, әле укылмаган әкиятләре дә калганлыгын аңладык. Дәрестә аларны укучылар белән бергәләшеп укыдык, анализладык һәм рәсемнәрне ничек ясау турында әңгәмә кордык. Ниһаять, иҗади эшләребез тәмам, аларны тиешле кешеләр кулына тапшырдык.


Күп тә үтмәде, Кече Шырдан авылы клубында мәгърифәтченең туган көнен билгеләп үтәчәк тантаналы кичәгә чакыру килде. Әлбәттә, без юлга кузгалдык, чөнки бәйгенең нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп укучылары да призлы урыннар рәтендә иде.


Авыл башыннан ук бәйрәм рухы сизелә, ә клуб эче талгын гына музыка белән тулган. Бина диварларында балалар иҗат иткән рәсемнәр, кул эшләре урын алган. Хәтта Башкортостанда яшәп ятучы кардәшләребезнең рәсемнәрен күргәч, күңелләребез шатлык хисе белән тулды. Аларның якташыбыз Каюм Насыйри иҗатына битараф булмауларына чын йөрәктән сөендек.


Чара гаҗәеп җылы атфосферада узды. Җиңүче укучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Дипломнар әлеге бәйге өчен махсус дизайнерлар тарафыннан эшләнгән. Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Абдулхәкимова Сәйдә белән Газизова Илдана, 8 нче сыйныф укучысы Юзеев Владислав “Каюм Насыйри туган җирен торгызу” фонды призёрлары исемен алдылар.


Бәйрәмгә башкалабыз Казаннан Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина, Казан федераль университеты галиме Зөфәр Рәмиев һәм Олы Ачасырның этнография музее директоры Рәзинә Гатиятуллина кунак булып килгән иде. Алар үзләренең саллы чыгышлары белән бәйрәмне бизәсә, Олы Шырдан авылы үзешчәннәре дәртле җырлары, Каюм Насыйри әсәрләреннән әзерләнгән өзекләрне оста башкарулары белән кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Тамаша искиткеч матур һәм эчтәлекле узды. Бу мизгелләр әле күңелләребездә озак сакланыр.


Авылдашлары Каюм бабаны хөрмәт итәләр, ул яшәгән төбәкне яңарту өстендә ныклап эшләгәннәре сизелә. Кече Шырданның олы йөрәкле кешеләре белән чын күңелдән горурланып кайттым мин.


[gallery size="full" ids="7163,7162,7161,7160,7159"]

Эльвира Бачкова,


Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев