Ялкын
(I) – «Аучы». Җирдә яшәүче халыкның 40-50%ы шундый группага ия. Әлеге групп иң борынгы кан, 40 мең ел элек үк барлыкка килгән дип исәпләнә. Алар көчле холыклы. Беренче группа кешеләр тәвәккәл һәм үз-үзенә ышанучан булулары белән аерылып тора.
(II) – «Җир биләүче». Әлеге группага 30-40% кешедә. Безнең эрага кадәр 15-25 мең ел элек барлыкка килгән дип санала. Әлеге канлы кешеләр аралашучан, теләсә кайсы урында яхшы җайлаша, эш, тору урынын алыштыру да аларга авырлык тудырмый. Кайчак кирерәк булалар, үпкәләүчәнлек хас. Японнар фикеренчә, иң ышанычлы һәм тугры кешеләр 2 группалы канга ия. Тик алар шул ук вакытта бик сак һәм юк-барга борчылучан. (Нәкъ мин!)
(III) – «Күченеп йөрүче». 10-20 % кеше әлеге группага ия. Бу группа каны 10 мең ел элек кешелек климат шартларына җайлашканда барлыкка килгән. Әлеге кешеләр ачык һәм оптимистик рухлы, һәрвакыт маҗараларга тартыла, беркемгә дә бәйле булырга яратмыйлар, дип аңлатыла. Тәнкыйтьне кичерә алмыйлар. 3 группалылар иркен фикерләү сәләтенә ия, эгоистрак икән.
(IV) – «Табышмак». Нибары 5% кешедә генә. 1 мең ел элек барлыкка килгән. Мондый кешеләр чит кеше проблемаларын тыңларга, ярдәмгә килергә әзер тора. Әлеге группа каны ияләре күпкырлы шәхес булырга мөмкин.
"ХОЛЫК КАНГА ЯЗЫЛГАН"
Гадәттә яшьләр танышканда бер-берсенең йолдызнамәсен сорыйлар, ә Япониядә кан группасы белән кызыксыналар икән. Бу рәвешле алар кешенең холкын ачыклап булачагына ышаналар.
(I) – «Аучы». Җирдә яшәүче халыкның 40-50%ы шундый группага ия. Әлеге групп иң борынгы кан, 40 мең ел элек үк барлыкка килгән дип исәпләнә. Алар көчле холыклы. Беренче группа кешеләр тәвәккәл һәм үз-үзенә ышанучан булулары белән аерылып тора.
(II) – «Җир биләүче». Әлеге группага 30-40% кешедә. Безнең эрага кадәр 15-25 мең ел элек барлыкка килгән дип санала. Әлеге канлы кешеләр аралашучан, теләсә кайсы урында яхшы җайлаша, эш, тору урынын алыштыру да аларга авырлык тудырмый. Кайчак кирерәк булалар, үпкәләүчәнлек хас. Японнар фикеренчә, иң ышанычлы һәм тугры кешеләр 2 группалы канга ия. Тик алар шул ук вакытта бик сак һәм юк-барга борчылучан. (Нәкъ мин!)
(III) – «Күченеп йөрүче». 10-20 % кеше әлеге группага ия. Бу группа каны 10 мең ел элек кешелек климат шартларына җайлашканда барлыкка килгән. Әлеге кешеләр ачык һәм оптимистик рухлы, һәрвакыт маҗараларга тартыла, беркемгә дә бәйле булырга яратмыйлар, дип аңлатыла. Тәнкыйтьне кичерә алмыйлар. 3 группалылар иркен фикерләү сәләтенә ия, эгоистрак икән.
(IV) – «Табышмак». Нибары 5% кешедә генә. 1 мең ел элек барлыкка килгән. Мондый кешеләр чит кеше проблемаларын тыңларга, ярдәмгә килергә әзер тора. Әлеге группа каны ияләре күпкырлы шәхес булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев