Логотип Идель
Ялкын

«ГИТАРА ТОТТЫМ ДА УЙНЫЙ БАШЛАДЫМ!»

Шәхсән мин, гитараның матур яңгырашлы, романтик һәм кыллы уен коралы булуыннан кала башка берни белмим. Ләкин аны кулыма тотып Ильназ Сафиуллин җырларын сиптерәсем килми түгел. Ара-тирә Земфираны да җырлар идем, кулымнан килсә.

Гитарада уйнарга өйрәнәм дигәнемә елдан артыктыр инде. Менә хәзер тәгаенләп кулга гитара тотарга булгач аны ничек тотарга кирәклеген дә, ничә кыллы булуын белмәвемне дә ачыкладым. Хәер, минем кебекләр сезнең арада да бардыр. Сезгә һәм үземә ярдәм итү йөзеннән “Теләге булганнар өчен” рубрикасын ачык дип белдерәм. Һәм гитара дәресләрен башлыйм.

Уң кул. Уң кул белән гитараны җанландыралар, көй чыгаралар. Шуңа да уң кулның киреренке булмавы, һәрвакыт буш булуы мөһим. Шул вакытта гына кой матур килеп чыга.

Утыру. Гитара уйнаганда утыру да мөһим: урындыкның очына гына терәлеп, сул аяк астына берничә китап куерга (гитара шумасы өчен) киңәш ителә.

Сул кул. Сул кул грифны яхшылап тотарга тиеш. Сул кулдагы бармакларны нумерлаштырыйк. (1 рәсем)

Кыл һәм ладларның билгеләмәсен карап китик (2 рәсем).

1 нче кыл – иң астагысы һәм иң нечкәсе;

2 нче кыл – икенчесе, беренчесеннән өстә урнашканы;

3 нче кыл – ... ;

4 нче кыл – ... ;

5 нче кыл – ... ;

6 нчы кыл – иң өстәгесе һәм иң калыны.

Ладлар рим саннары белән куела I, II, III, IV һб. (3 нче рәсем)

Хәзер дустым күнегүләр ясап карыйк

  1. Сул кулның беренче бармагы белән өченче ладтагы беренче кылны тотып, ә уң кулның баш бармагы белән тавыш чыгарыр өчен кылны тибрәтеп карагыз. (Уф,көчкә язып чыктыым!) Башта тавыш бик үк матур чыкмас, ләкин боекма, дустым. Мәскәүне дә бер көн эчендә төзеп бетермәгәннәр.

  2. Ә хәзер башка кыл һәм башка алдта тавыш чыгарып карагыз. Авазлар матур, төз чыкканчыга кадәр тырышырга кирәк булыр!


Бу күнегүләрне язшы килеп чыккан икән, димәк, аккордлар да карый башларга була. Түбәндәге сайтта аккордларның уйналышы тәфсилләп аңлатылган.

Шуның белән шул, дустым. Гитарада уйнарга өйрәнер өчен бары тик теләк, тырышлык һәм гитара кирәк!

[gallery size="full" ids="3972,3973,3974"]

http://vk.com/away.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев