Логотип Идель
Ялкын

"ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА: «ӘТӘЧ – ТАВЫКНЫҢ ИРЕ»

Бары ул гына «бозау»ны «сыер баласы» дип, ә «жирный» шрифтны «бүрттерелгән» дип атый. Бары ул гына бер утыруда 5 кило торт ашаса да, тазармый! Бары ул гына «бисмилла»ны әйтеп бетерергә өлгермичә йокыга китә. Шулай итеп, без танылган радио һәм ТВ алып баручысы Гөлназ Сәфәровага «бары ул гына» дигән кушамат уйлап таптык!

«Мин перәннек түгел!»

Радиода эшли генә башлаганда сезне тәнкыйтьли иделәрме?

– Әйе! Мин бөтен нәрсәне йөрәгемә якын кабул итәм. Уйлап карагыз, 18 яшьлек кыз радиода эфир алып бара. Моның өчен татарчаны яхшы белергә кирәк, ә мин бит русча укыдым. Эшли башлаганда, бәлки, бөтен нәрсәм камил да булмагандыр. Мин хәзер дә хата ясыйм, хаталар ясамаучы юк ул бу дөньяда! Кайбер кешеләр: «Нәрсә сөйләп утырасың?! Кит, ычкын!» – дип, шалтыратып сүгәләр иде. «Эфирга бүтән чыкмыйм», – дип елап утыра идем аннары. Әгәр сезгә дә шушы этапны үтәргә туры килсә, борчылмагыз, үтәчәксез! Кызганыч, мәгънәсез, дорфа кешеләр һәр өлкәдә дә бар. 18-19 яшьтән берәү дә яхшы икътисадчы да, «Әйдәгез, мин сезне судта яклап, осталыгымны күрсәтәм», – дип әйтерлек шәп юрист та була алмый. Бөтен кеше эшли-эшли шомара... Мине хәзер бөтенләй сүкмиләр һәм барысы да ярата, дип әйтә алмыйм. Тәнкыйть әле дә бар. Булсын! Яраткан сүзем: «Бөтен кешегә ошарга мин бит перәннек тә, доллар да түгел». Ә менә тәҗрибәле, хөрмәтле кешеләрнең сүзенә колак салам.

Алсу Каюмова сезгә пародия ясаган иде. Ошадымы, юкмы?

– Ошады! Без Алсу белән дуслар. Ул: «Икебез чыгып, берәр кешегә пародия ясыйк әле», – ди. Юк, ул өлкәгә керәсем килми. Гаиләбездә, өйдә теге яки бу кешене күрсәтергә яратсам да (әйтергә кирәк, әйбәт килеп чыга), бу сәләтемне зур сәхнәгә алып чыгасым килми. «Алсу, яңа әйбер уйлап чыгар инде. Биш ел буе йөрисең бит мине күрсәтеп», – дим. Кешегә Алсуның пародиясе ошый. Танышларым: «Чаллыга син киләсең бит», – диләр. «Минме?!» – дип сәерсенәм. «Ну, Алсу инде», – диләр.

Радиодагы эфир вакытында урындыктан егылып төшкәнегез булдымы?

– Егылганым юк, ә менә кызыклы хәлләр җитәрлек! Радиода эшли генә башлаган чак. Бервакыт эфирда авыл турында сөйлим. Үзем сөйлим, ә үзем «бозау» сүзен искә төшерә алмыйм. «Теленок» дигәне генә хәтердә. Күз алдымда шул образ тора. Югалып калмадым, «сыер баласы» дидем дә куйдым.

Мин тәмамлаган журналистика факультетындагы профессор Илдар абый Низамов: «Син – неологизмнар (яңа сүзләр. – авт.) уйлап чыгару остасы», – дип мактый иде. Ул русча сөйләшкәнне яратмый. «Вообще» дисәң дә, каш астыннан гына карап куя. Берсендә: «Илдар абый, менә бит ул – «бүрттерелгән» шрифт», – дидем. Ягъни «жирный» шрифтны шулай дип атадым. Низамов: «Нинди яхшы сүз! Сәфәровага кул чабыйк!» – диде. Фантазиягә бирелергә яратам инде. Кечкенә чакта, авылга кайткач, әйтик, әтәчкә карыйм да «ул – тавыкның ире» дия идем.

Иркәне хит-парадтан алып ат!

«Музыкаль каймак»тан «Кара-каршы» кебек җитди тапшыруга күчә алыр идегезме?

– Алыр идем! Теләр идем дә!

«Музыкаль каймак» хит-парадында урыннарны ничек билгелиләр ул?

– «Татар-радиосы»на кайсы җырчы өчен күпме SMS килгән, күпме диск сатылган, радиога җибәрелгән котлауларда кайсы җырчыны күбрәк сорыйлар... Бик күп әйбергә бәйле. Бәлки, мин белеп бетермәгән нәрсәләр дә бардыр. Чөнки миңа инде әзер исемлек китереп бирәләр. Районга барсам, шул җирлектә танылган җырчылар яныма киләләр дә: «Гөлназ, син хит-парад алып барасың бит, ну, керт инде безне! Дискларыбыз бар, бик матур җырлыйбыз», – диләр. Кертә алмыйм, чөнки мин бары тик башкаручы. Кайберәүләр: «Иркә инде унҗиденче атна рәттән җырлый хит-парадта. Туйдык без! Алып атыгыз аны!» – диләр. Мин җырларны алып та ата алмыйм. Ул бит миңа «өстән төшкән» исемлек.

Егет белән кыз арасында дуслык буламы?

– Була. Егетләр арасында дусларым күп. Мәктәптә дә шулай, мине «пацанка» дип йөртәләр иде. Элек хәтта дус кызым да юк иде, ә хәзер бар. Кызлар бит стервозный, гайбәт таратырга да яраталар. Ә ир-атлар – чын дуслар! Ихлас, сер саклый торган кызлар да юк түгел. Элек андыйлар барлыгына ышанмыйча, күңелем каткан иде, чөнки дус дигән берничә кыз аркасында уңайсыз хәлдә калганым булды. Ә хәзер, дустым табылгач, кызлар турында фикерем үзгәрде.

Җырчыга кияүгә чыкмас идем!

– Әкият укырга яратасызмы?

– Ярату гына түгел, аларны үзем дә оста уйлап чыгарам. Кызганыч, бездә матур бизәлгән, зур рәсемле татар китаплары юк. Шуңа күрә балабызга русча китаплар алабыз. Сүз уңаеннан, минем әти шигырьләр яза. Һәм ул русча текст-шигырьләрне татарчага тәрҗемә итеп бирә дә, без, шуларны принтердан чыгарып, русча текст өстенә ябыштырабыз. Үзебез ясаган татарча китап килеп чыга. Тышына да исемен татарча язабыз. Бала аларны куптарып ала инде, ләкин без кабат ябыштырабыз.

– Бала тапкач, гәүдә формагызны ничек саклап калдыгыз?

– Йөзәргә яратам. Диңгезгә барсам, судан чыкмыйм да. Хәтта бала табарга бер көн кала бассейнда йөзеп йөрдем. Сыер кебек. (Көлешәләр.) Йөкле булганда авыраясың һәм шулкадәр җиңеләясе килә. Ә су нәкъ менә җиңеллек бирә... Мин тазара торган кеше түгел. Биш кило торт ашатсагыз да, тазармаячакмын! Аллергия генә чыгарга мөмкин

Улыгызны шоу-бизнеста күрергә теләр идегезме?

– Юк! Минемчә, ир-ат җитди һөнәр сайларга тиеш. Иремне дә шушы принцип буенча сайладым. Шоумен, алып баручы – әйбәт кәсеп, ләкин ул хатын-кызга күбрәк килешә. Мин җырчы ирләрне кабул итеп бетерә алмыйм. Андыйларга беркайчан да кияүгә чыкмас идем. Ул бит һәрвакыт гастрольдә, кызларның игътибар үзәгендә. Моны берничек тә кабул итеп булмый!

Ирем техник белемле, компьютерлар белән эш итә. Ул шоу-бизнеста эшләвемә кылану итеп кенә карый. Улым журналист булса, каршы килмәс идем. Ләкин ул җитди, аналитик фикерле, Познер кебек (Владимир Познер «Беренче» каналда «Познер» тапшыруын алып бара. – Авт.) булырга тиеш! Мин – аның фанаткасы. Улымны сәясәтче, юрист итеп тә күрергә теләр идем. Юнәлеш күрсәтергә була, ләкин әти-әнинең балага фикерне көчләп тагу ягында түгелмен! Балам турында сөйләргә иртәрәк, аңа әле ике яшь кенә.

«Идән юучы буласым килә!»

Берни дә эшлисе килмәгән чакта нишлисез?

– Коймак кебек җәелеп ятам. Андый чаклар күп була. Ләкин балам миңа ялкауланырга ирек бирми. Берәр чараны алып барганнан соң өйгә кайтканда, инде төнге өч тулган була. Иртәнге җидедә бала уяна. «Зинһар, ят инде! Йокла!» – дисәм дә, файдасыз – бала күзен дә йоммый. Плитә янына барып басам да, пыяла күз белән ботка пешерәм.

Мин ялкауланырга бик яратам! Әмма 76 яшьлек әбиемә карыйм да оялып куям. Ул иртәнге 4тә тора, кичке 10да йокларга ята. «Үлгәч йокларбыз әле. Ялкаулык ул – чир!» – ди бертуктаусыз. Йокы килгәндә, «Ярамый! Әби миңа йокламаска кушты бит», – дим үз-үземә. Ә кайвакыт, арыгач: «Хәзер «бисмилла» әйтермен дә йокыга китәрмен», – дим. Ә үзем «бисмилла»ны да әйтеп бетерергә өлгермичә йокыга талам. «Би...» дияргә генә җитешәм. Йокысызлыктан иң яхшы чара ул – эш!

– Кинода төшәсегез киләме?

– Теләгем бик зур! Режиссер Нурания апа Җамалига: «Мине идән юучы итеп булса да кинога алыгыз әле», – диясем килә. «Принцесса буласым килә», – димим, әшәке кешеләрне дә уйнарга әзермен.

– Кеше балалыктан ничә яшьтә чыгарга тиеш?

– Беркайчан да! Ни кызганыч, паласны каккан шикелле, тормыш та кешене кага. Каккан саен, фантазияләр, ал күзлекләр очып төшә. Кемнеке ничектер, ә минем балалыгым 23 яшьтә бетте кебек. Шулай да, бетмәсен иде ул!

 

[gallery size="large" ids="2988,2987,2986,2985,2984,2983,2981"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев