ФУТБОЛ ЯКИ "ТУП ӨЧЕН СУГЫШ" СӘНГАТЕ
10 декабрьдә World Football Day (бөтен дөнья футбол көне) бәйрәм ителә. Әлегә рәсми рәвештә түгел. Бу – футбол сөючеләрнең бу уенны зурлау гадәте. Күпләр өчен ул уен түгел, ә яшәү рәвешенә әйләнгән бит. Бу көнне бөтен дөнья буйлап күп төрле футбол матчлары уза.
ФУТБОЛ КАЙДА БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Футболның иң борынгы төре Цу Чю дип аталган. Кытай телендә ул “аяк белән этү” дигәнне аңлата. Бу уен сугышчылар үзләрен формада тотсын өчен уйлап табыла. Цу Чю безнең эрага кадәр икенче меңъеллыкка караган кытай чыганакларында телгә алына.

Футболны Борынгы Греция һәм Римда да уйнаганнар. Грециядә ул “туп өчен сугыш” дип аталган. Греклар аны сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп, сугыш сәнгате алымнарын кулланып уйнаган.
Уенның бик кыргый бер төре дә булган. Ул саксоннар белән бәйле. Алар орышлардан соң, яу кырында каршы як сугышчыларның киселгән башларын тибеп уйнаганнар(!). Бу хәлләр 8 гасырда Англиядә була.
Нинди генә борынгы булмасын, Россиядә беренче футбол матчы 1897 елды гына уздырыла. Бу – рәсми теркәлгән уен. Аңарчы мыштым гына уйнап йөрүчеләр дә булгандыр, бәлки.

Бүген футбол белән җенләнүче дусларыңны котларга онытма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Нет комментариев