Логотип Идель
Ялкын

«ЭТ БЕЛӘН МӘЧЕ КЕБЕК»

Менә күптән көтелгән җәй дә аяк басты. Моңа Алсу гына түгел, бар табигать шатлана. Мунча морҗаларыннан чыккан төтен исе бөтен авылга таралган. Көтүгә куылмаган мал-туар, әтәч-тавыклар табигатькә карап сокланалар. Кояш көн буе елмаеп күз кыса, әйтерсең: “Җәй җитте, иртә йокларга ятасым килми!”- ди. Авылда чын-чынлап җәй исе аңкый. Җитмәсә, каникул башланды!


Шул шатлыклы көнне тагын да ямьләндереп, әтисе бүген Алсуга песи баласы алып кайткан! Күптән хыялланган иде ул Йомшаккай турында. Алсу соклануын яшерә алмады: “Ай-яй, матур да соң син, әйтерсең, галстук таккансың”. Җылы сөт белән сыйлап алгач, Алсу песине өй белән таныштырды, аннан урамга алып чыкты. Йомшаккайга да урамда бик ошады. Ул инде хәзер апасы белән уйнамый да, бөтен җирне карап, иснәп, тикшереп йөри башлады. Менә ул төзелешкә кирәкле такталар өелгән якка йөгерде. Алсу Йомшаккай артыннан бара башлаган иде, кинәт әнисенең өйгә чакырган тавышы ишетелде. Кыз тиз генә өйгә кереп чыкмакчы булды. Чыннан да, әнисе мөһим эш белән чакырган икән: авылның икенче башында яшәгән дәү әнисенә ярдәм кирәк. Алсу әнисе биргән төргәкне алып, урамга атылды. Озак та тоткарланмады югыйсә, ә Йомшаккай беркайда күренми! Берзаман урам ягыннан ишетелгән шау-шуга игътибар итте. Күңеле сизенеп, капкадан атылып чыкты Алсу. Акбай тавыш чыгарган икән. Абыйсына ияреп киткән маэмайлары кайткач, чакырылмаган кунакны күреп, пыр туздырып куып киткән. Эт белән мәче кебек диюләре хак икән, ду киләләр болар. Бу хәлгә әтәч тә кушылмый кала алмаган. Канатларын җилпеп-җилпеп кычкыра. Йомшаккай түзмәде, күршеләр коймасына менеп, мизгел эчендә күздән югалды. Алсу елый-елый күрше йортка керде. Аңа нәни дустын эзләргә күрше Кәримә әби дә, абыйсы да булышты, тик файдасыз: Йомшаккай табылмады. Кулындагы төргәгенә күзе төшкәч, Алсу дәү әнисен исенә төшерде. Урамда койрыгын болгап каршы алган Акбайга бармак янап ачуланды ул. Үзенә тагылып барырга өметләнеп, әллә кем булып утырган эт аны аңлагандай башын аска иде.


... Дәү әнисендә озак тоткарланырга туры килде Алсуга. Кич булганда гына кайтыр юлга чыкты. Бар җирдән Мырауҗанны эзләде. Дәү әнисенә ярдәм итә алган булса да, авыз-борынын салындырып кайтып керде ул. Капкадан килеп керү белән шып туктап калды: ишегалларында яткан Акбай кочагында, аңа борынын төртеп, Мырауҗан йоклый иде. Эт белән мәче кебек диюләрен әллә шулай аңларга микән?


8 нче сыйныф укучысы, Фома мәктәбе, Нурлат районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев