Логотип Идель
Ялкын

«ЕЛАМАГЫЗ, СВЕТОФОР АБЫЙ!»

Өч күзен дә берьюлы ялтыратып (!), безгә кунакка светофор абый килде. «күбесе яшел төсемне генә ярата. Кызыл «күз»емне күрсәләр, кешеләр шул мизгелдә үк ачулы кыяфәткә керә», − дип, күз яшьләрен чак тыеп сөйли башлады ул.

  • Мин бит кешеләргә начарлык теләмим... Киресенчә! Хәвеф-хәтәр азрак булсын дим, - дип, иреннәре калтыранган килеш сөйли Светофор абый. – Мактанып әйтүем түгел, мин булмасам, машина йөртүчеләр белән җәяүлеләр юл бүлешә алыр идеме соң??? Бер тапкыр дусларым белән шуларга сабак укытасы идем... Күңелем күтәрмәде. Жәллим. Ышанасыңмы, апаем, туганнан бирле рәхәтләнеп бер көн дә ял иткәнем ю-у-у-к...

  • Светофор абый, еламагыз инде... Мәгез, кулъяулык белән күз яшегезне сөртегез. Гафу итегез, бүлдерәм. Туган көнегезне хәтерлисезме?

  • Мин 1868 елның 10 декабрендә бик кечкенә булып дөньяга килдем. «Әтием», ягъни мине уйлап табучы – Дж.П.Найт. Туган ягым – Лондон. Шәһәр үзәгендә эшләдем дә, яшәдем дә. Лампочкаларым 1914 елда Америкага күченгәч кенә барлыкка килде – кызыл һәм яшел «күз»ле булдым. Кызылдан яшелгә, яшелдән кызылга күчкәндә, махсус кеше сыбызгысы белән сызгыра иде. Тиздән аның урынына өченче – сары «күз»ем пәйда булды. СССРга беренче тапкыр 1930 елның 15 гыйнварында Ленинградтагы Невский һәм Литейный урамнары кисешкән чатка барып чыктым.

  • Бөтен җиргә дә ничек җитешәсез?

  • Син әллә мин бөтен дөньяга берәү дип уйлыйсыңмы? Ха-ха-ха! Вәт көлдердең Светофор абзаңны. Юлларда тәртип урнаштырырга дусларым булыша. Алар төрледән-төрле. Машина, трамвай, велосипед, тимер юл, елга транспорты – һәрберсе өчен аерым. Менә күрдеңме, дусларга мин нинди бай!

  • Былтыр Чаллыда үзенчәлекле Светофор урнаштырганнар, дип ишеттем...

  • Әһә, «Пушкинская» тукталышын күздә тотасыңдыр. Ике яктан да тәбәнәк торбада тартма тора анда. Төймәсенә баскач, җәяүлеләргә яшел төс кабына. Гадәттә җәяүлеләр Светофорында кеше сурәте төшерелгән ике ут була: кызыл төс – «кеше басып тора», яшел төс – «кеше атлый». Ә Америкада кызыл төс урынына – югары күтәрелгән кул сурәте. Кайчак «көтегез» һәм «барыгыз» язулары кулланыла. Заманча Светофорлар сукырлар өчен тавыш сигналы белән җиһазландырылган.

  • Светофор абый, үзгәрәсегез киләме соң?

  • Үзгәрү-үзгәрмәү миннән тормый, кешеләр хәл итә. Белүемчә, Юрий Козин исемле уйлап табучы Россиядә дальтониклар өчен геометрик Светофор булдырырга тәкъдим итә. Кызыл төсне – шакмакка, сарысын – ике өчпочмакка, яшелен – түгәрәккә алыштырырга. Имеш, Светофорның бу төре балаларга да аңлаешлы булачак.

  • Моны тормышка ашырып булырмы?

  • Миннән сора инде... Светофорга кагылышлы таләпләр Вена халыкара конвенциясе тарафыннан расланган. «Күз»ләремнең рәвешен алыштырырга җыенсалар, үзгәрешләрне дөнья күләмендә кертергә туры киләчәк!

  • Их, бөтен мәшәкате шул гына булса...

  • Кешегә гадәттә нәрсә җитми? (Җилкә сикерткән булам. – авт.) Акча инде! Бүгенге көндә бер Мәскәүдә генә ике меңләп Светофор бар. Ә ил буенча-а-а... Бер Светофор объекты, катлаулыгына карап, 800 меңнән башлап 3 миллион сумга кадәр төшә. (Кинәт шалтыраган телефон тавышыннан урынымнан сикереп тордым. – авт.) Алло, тыңлыйм... Ә? Әйе, мин. Аңладым... Хәзер үк килеп җитәм!

  • Ни булды?

  • Бер машина кеше өстенә менгән. Бу очракта җәяүле гаепле: ул машинаның яшел утына үткән, диләр. Апаем, аңлат әле, ник сез ярты минут кына түзә алмыйсыз, ә? Кешеләр кызыл «күз»емне үзләренең сабырсызлыгы аркасында өнәми! Ачык йөз белән каршы алганыгызга рәхмәт!...

  • Кулъяулыгыгызны оныта күрмәгез...

  • Калсын ла!.. Кереп чыгармын әле берәр тапкыр. Тик башта җәяүлеләр белән машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтергә кирәк. Хушыгыз!


P.S. Менә нинди бәхет басты безне – Светофор кадәр Светофор абый үзе килде! Ничек диктофонны кабызырга өлгергәнбез диген...

P.P.S. Күрешеп сөйләшкәч, кунагыбызга хөрмәтебез тагын да артты. Шуңа күрә, үзен дә, дусларын да баш хәрефтән язабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев