Логотип Идель
Ялкын

«ЭЧКЕ «ТИК-ТАК» РЕЖИМЫНДА»

Кайчак минем вакыт өстәлдәге сәгатькә сыеп бетми. Хәер, ә нәрсә ул сәгать?! Аерым берәмлекләрне күрсәтүче арадашчы?! Иң төгәл сәгать – безнең һәрберебезнең эчендә текелдәүче механизм. Аны биологик сәгать дип йөртәләр гадәттә.

«Җанның яше юк, һәм мин вакыт агышының ни өчен безне шулай борчуын аңламыйм». Пауло Коэльо

Биологик сәгать ул – кешенең эчке ритмы. Йокы басу, ашыйсы килү, үзеннән-үзе активлык арту, арып китү... Идеаль яшәү рәвеше, әлбәттә, әнә шул ритмнарга буйсынганда гына килеп чыга. Тик күп вакыт безгә диварлардагы циферблатлы сәгатьләргә тәңгәлләшергә туры килә шул. Иртәнге 08:00 сәгатькә укырга (эшкә) барырга кирәк, 18:00дә эш көне бетә, төшке ашны 12:30-13:30га дип билгеләгәннәр. (Ә минем әле сәгать 14:00 дә генә ашыйсым килә һәм активлыгым кичке якта гына башлана!!!) Димәк, беренче нәтиҗә: безнең биологик сәгатьләргә социаль режим күп очракта туры килми, һәм без, үзебезне сындырып булса да, аңа җайлашырга тиеш.

Тәүлекне 24 сәгатькә бүлеп карау бөтен бер цивилизациянең уртак килешүе. (Әле ярый!) Ә җирдә яшәүче организмнарның эчке тәүлек ритмы төрлечә. Мәсәлән, үсемлекләр өчен тәүлек 23-28, хайваннар өчен 23-25 сәгатькә бүленгән.

«Тургай»лар һәм «ябалаклар»

Һәр кошның үз җыры дигәндәй... Без барыбыз да кошлар нәселеннән! «Тургайлар» – кичке уннан да калмый йокларга ятып, әтәч белән бергә уянучылар. Аларда көч, эмоцияләр иртәнге якта ташып тора. «Ябалаклар» – кичкә «җайлашучылар». Иртән йокыдан тору аларга бик авыр бирелсә дә, кичен алар активлаша, төннең беренче яртысына кадәр рәхәтләнеп иҗат итә. Урталыкта яшәүчеләр дә бар. «Күгәрченнәр» дип атыйлар аларны.

Рузалия Хөсәенова, терапевт:

Ашау, зарядка ясау, актив рәвештә хәрәкәт итү – барысын да биологик сәгатьләргә туры китереп эшләү хәерле. Эш сайлаганда да - «тургай»мы син, әллә «ябалак»мы, болар барысы да исәпкә алынырга тиеш. Кеше организмының эчке ритмы бозылу йокысызлыкка, иммунитетның көчсезләнүенә, неврозларга, язва авыруларына сәбәпче булырга мөмкин. Психологик проблемалар, авырулар биологик ритмның «тышкы» сәгать белән туры килмәвеннән барлыкка килә. Кайвакыт гастриттан яки депрессиядән арыну өчен генә булса да, тәүлектәге яшәү ритмын үзгәртергә мөмкин.

Безне нәрсә «дөресли»?

Эчке «тик-так»ыбызның формалашуы тирәлеккә һәм яктылыкка бәйле. Нәкъ менә Кояш һәм Ай яктылыгы безне «дөресләп» тора. Бу урында үзеннән үзе әбиләр сөйләгән сүз искә төшә: «Кояш белән ят, кояш белән тор, балам...» Кошлар да нәкъ шулай. Кояшка карап яз көне туган якка кайтырга чыгалар. Төнлә яшәүчеләргә вакытны Ай яктысы күрсәтә. Галимнәр бер кызык ачыш ясаган: әгәр кешене яктылыктан изоляцияләсәң, ул 25 сәгатьле тәүлек ритмына күчә икән. Сукыр кешеләр шулай яши дә инде. Һәм һәр 25нче көндә аларның көне белән төне бутала.

Алда беренче нәтиҗә ясалган иде инде. Икенче нәтиҗә: табигатьтә һәр җан иясе биологик сәгатьләргә буйсынып яши һәм һәркемнең ул үзенчә. Шуңа стенадагы сәгатеңә түгел, үз вакытыңа тәңгәлләш. Ә «артта калган» яки «алга йөгергән»нәрне ничек төзәтергәме? Берничек тә... Чөнки вакыт безгә түгел, без вакытка буйсынабыз.

Биологик ритмнан «тайпылучыларга» берничә киңәш:  

1.Кояш яктысы баш миен активлаштыра, көн дә бер үк вакытта һәм иртәрәк уянырга тырыш. 2. Кайчан йокың килә, шунда гына йокларга ят.

  1. Көндез озаклап черем итәргә ярамый.

  2. Йокларга бер сәгать кала, авыр эш эшләмәскә, организмга ял бирергә кирәк. Еш оештырылган шау-шулы уик-эндлар да биоритмнарны бозарга мөмкин. Төннәрен йоклагыз, кыскасы!


Майя, йог:

Кеше организмының табигый режимнары болайрак төзелгән:

04:00-05:00 Организм уянырга әзерләнә, канга активлык инъекциясе тарала.

06:00 Йокыдан торыр өчен менә дигән вакыт! Матдәләр алмашы нормага салына, тәнгә яңа энергия запасы туплана.

07:00 Организм иртәнге ашны кабул итәргә әзер. Иртәнге аш бик туклыклы булырга тиеш, чөнки иртән кабул ителгән ризык – энергиягә, ә кичке ризык майга әйләнә.

08:00 Тәннең авыртуны тоя торган «нәзберек» сәгате.

09:00 Йөрәк-кан әйләнеше системасының яхшы эшләгән вакыты.

10:00 Хәтер яхшыра, игътибарлылык һәм зирәклек таләп иткән эшләргә тотыну хәерле.

11:00 Акыл эшчәнлеге арта.

12:00 Төшке ял вакыты. Ашказаны ризыкны әйбәт эшкәртә, ә баш миенә кан начар килә, шуңа азрак ял итеп алырга кирәк.

13:00-14:00 Игътибар һәм җәһәтлек кими. Төштән соң ике сәгать без үзебезне «җыя алмый» йөрибез. Бу вакыттагы 30 минутлык йокы гомерне озынайтырга мөмкин!

15:00 Организм яңадан активлаша.

16:00-17:00 Спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. (Спортта дөньякүләм рекордлар нәкъ менә шушы сәгатьләрдә куела.)

18:00 Кичке аш.

19:00-20:00 Кан басымы төшә, эш көне тәмам. Организмның кабул ителгән даруларга бик сизгер вакыты.

21:00 Ашамаска! Бу вакытта кабул ителгән ризык иртәнгә кадәр эшкәртелмәячәк.

22:00-23:00 Тәннең йокысы килә! Йокы гормоны мелатонин бүленеп чыга.

24:00 Төн уртасында яралар тизрәк төзәлә, чөнки күзәнәкләр тизрәк бүленә.

01:00 Кеше тирән йокыга тала.

02:00-03:00 Организмның салкынны тоючанлыгы арта. Бу вакытта юлда аварияләр күбәя, чөнки игътибарлылык бөтенләй югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев