Логотип Идель
Ялкын

«ДӨНЬЯГА ТАНЫЛГАН ПРОГРАММА»

Бик арыганнар, тик шулай да бәхетлеләр — ирекле программада командалар бәйгесендә гамәлдәге Дөнья чемпионы исемен янә саклап калган Россиянең синхрон йөзүче кызларын әнә шул сүзләр белән тасвирларга мөмкин булыр иде. Ник Кейв һәм Уоррен Эллис музыкасына куелган "Мольба" композициясе өчен россиялеләр 98 дән күбрәк балл алдылар. Кытай спортчы кызлары икенче булды, ә бронза медаль японнарга эләкте. Матбугат конференциясендә спортчы кызлар, елмаюлы йөзләрен балкытып, журналистларга үз программаларындагы серләр турында гына түгел, нинди ризыкка өстенлек бирүләре хакында да сөйләделәр.

"Бу ирекле программа белән интегүләребез ниһаять тәмамланганга без бик шат, без аны ел буе, сезон буе куйдык. Бәлки, бу программаны Олимпиадага да калдырырга булыр, ләкин соңгы карарны Татьяна Николаевна кабул итәчәк. Барысы да әйбәт үтте кебек, хөкемдарларның, ниһаять, югары баллар, "унлык"лар куя башлавы бик куандыра, чөнки андый билгеләрнең күп еллардан бирле булганы юк иде. Тренерыбыз Татьяна Покровская һәм без үзебез бик канәгать калдык" — дип бәян итте журналистларга Россиянең "алтын балыгы" Анжелика Тиманина.

Кытай синхрончы кызлары исә сүзне кыска тоттылар:

"Бүген икенче урын алдык һәм без моңа бик бәхетле. Әлеге шатлык хисе бүген үзебезнең бик югары нәтиҗә күрсәтә алуыбыз белән бәйле. Рус командасының хәрәкәтләрен һич кабатларлык түгел, алар искиткеч, һәм ул без өйрәнергә теләгән югары дәрәҗә булып тора", — диде Кытайның синхрончы кызы Гу Сяо.

Япон кызлары Россия кызларының осталыгын һәм профессиональлеген бик гадел бәяләп, аларга мактау сүзләрен әйтеп үтәргә булдылар.

 "Россия командасы, беренче карашка, һәрнәрсәне бик гади, әллә ни көч куймыйча гына башкарган кебек, ләкин чынлыкта аларның программасы бик катлаулы, бу бик зур хезмәт. Алар бик тигез һәм төгәл чыгыш ясый, ә иң мөһиме — элементларны шундый тиз башкаралар, бу таң калдыра", — дип үзенең соклануын белдерде бронза медаль иясе Аика Хакояма.

Программа турында сорауга җавап итеп, Россия синхрон йөзүчесе Влада Чигирева бу программаның тренер белән команда өчен уртак хезмәт нәтиҗәсе булуы, ә идеяләрне төрледән-төрле чыганаклардан алулары турында сөйләп узды.

 "Беренче чиратта, тренер һәм спортчыларның бергәләшеп эшләү нәтиҗәсе икәнлеге турында әйтергә телим. Кемгәдер, бәлки, идея Менделеевныкы кебек, йоклаганда төшенә керә ала, ә кемдер картиналар галереясендә чын сәнгать әсәрен күреп, аның белән бик көчле илһамланырга мөмкин. Ел саен шундый программалар әзерләгәннәре өчен тренерларыбызга бик зур рәхмәт әйтергә телим, аларның фантазиясе чиксез. Чөнки ел саен ниндидер яңа нәрсә табу, чыннан да, авыр хезмәт. Быелгы ирекле программа физик яктан да, эмоциональлек ягыннан да бик катлаулы иде. Безнең образыбыз да катлаулы булды, программа "Мольба" дип атала, ә без хак юлга өндәүче, явыз рухлар белән көрәшергә һәм үз-үзеңдә игелек чаткысы табарга ярдәм итүче фәрештәләр ролен башкардык. Программадагы хис-тойгыларның урынын бик озак тикшердек, аны тиешенчә башкарубызга һәм бөтен дөньяның шундый матур программаны күрә алганлыгына без бик шат. Мактану-шапырыну кебек яңгырар, бәлки, ләкин бу, чыннан да, авыр хезмәт", — дип йомгак ясады спортчы кыз.

Кухня турында да гәп корып алдылар — Россия һәм Кытайның синхрон йөзүче кызлары дөрес туклану принципларын сакларга тырышулары турында белдерделәр, тик кайвакыт үзләренә берәр камыр ризыгы яки тәм-том рөхсәт итүләрен дә яшермәделәр. Ләкин боларның барысының да өйрәнүләр вакытында яндырып бетерелгәнлеген спортчылар ассызыклап әйтеп узды. Ә менә япон кызлары үзләрен бераз иркәләп сыйлап алырга каршы түгел, инде татар ашамлыкларын да татып карарга өлгергәннәр:

"Безгә Универсиада авылындагы ашату бик ошый. Россиядәге иң яраткан ризыгыбыз — бөккәннәр", — диде Инуи Юкико.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев