Логотип Идель
Ялкын

ДӨНЬЯ ТАРИХЫ ИКЕ КӨНДӘ ҮЗГӘРӘ АЛАМЫ?

Бу  көннәрдә бөтен дөнья ике датаны искә ала. 1945 елның 27 гыйнвары - Освенцим (Аушвиц-Биркенау) концлагерен азат итү көне, 1943 елның 2 феврале - Сталинград сугышы тәмамланган көн. Бөек Ватан сугышына багышланган язмалар сериясен шушы ике дата турында сөйләү белән дәвам итәбез.



A1

Дөньядагы иң куркыныч архитектура үрнәкләренең берсе – Аушвиц II (Биркенау) лагереның тоткыннарны кертү капкасы.

Кешелек тарихында тәмуг төшенчәсенә тиңдәш булырлык берничә географик, топонимик атама бар. Шуларның иң куркынычларыннан берсе – Аушвиц-Биркенау (поляк телендәге исеме – Освенцим). Европаның иң куркыныч, иң зур нацист лагерьлары арасында монысының исеме аеруча билгеле. Иң озак вакыт дәвамында эшләп килгән лагерьлар комплексы булган ул. 1940-1941 елларда нигездә төзелеп беткән әлеге «Үлем фабрикасы» кешенең никадәр кабәхәт, никадәр ерткыч һәм кешелексез була алуына ачык дәлил.


A2



Лагерь капкасы өстендәге язу «Хезмәт азат итә» дигәнне аңлата.

Лагерьдә «Циклон-Б» газы ярдәмендә беренче тапкыр тоткыннарны үтерү буенча экспериментлар куелып, соңрак газ ярдәмендә кешеләр күпләп үтертелә башлый. Моннан тыш Аушвицта тоткыннарны ачлык белән интектерәләр, чамадан тыш эшләтәләр, аларны җәфалап, тере кешеләр белән медицина тәҗрибәләре уздыралар, төрле даруларның тәэсирен сынап карыйлар, башка төр җәберләүләр дә күпләп очрый. Лагерьның күңелсез, фаҗигале тарихы якынча 1 400 000 кешенең башына җитү белән аерылып тора. Әлеге бичараларның 1,1 миллионы – яһүдиләр. Калганнары арасында – чегәннәр, поляклар, руслар, Европаның башка ваграк милләт вәкилләре.



A3

Аушвицта 14 яшьтән кечерәк балалар, гадәттә, эшкә яраксыз дип, тиз арада юк ителә торган була.

Рудольф Хёсс (1940-1943 елларда лагерь коменданты): «РФСС (СС рейхсфюреры, Генрих Гиммлер, ягъни мәсәлән – И.Х.) Освенцимга партия һәм ССның төрле эшлеклеләрен җибәрә торган иде – яһүдиләрне ничек кырганнарын карасыннар, янәсе. Аларның барысы да лагерьдан шок хәлендә китәләр иде. Элегрәк «яһүд мәсьәләсен тулысынча хәл итү» (яһүдиләрне физик бетерү, кыруИ.Х.) турында сүз йөрткән кайбер әфәнделәр мондагы хәлләрне күрү белән телсез калалар. Мин һәм минем хезмәткәрләрем бу коточкыч хәлләргә ничек түзеп тора алабыз ‒ бу аларны даими кызыксындыра торган сорау. Минем җавабым гади – күңелдәге барлык кешелекле ымсынулар бастырылып, фюрер боерыкларын үтәү корыч ныклыгы белән башкарылырга тиеш. Бу әфәнделәрнең һәркайсы мондый боерыкларны үтәргә теләмәве хакында әйтәләр иде».


A4



Биркенау (Аушвиц II) лагереның крематорий мичләре.

Лагерьны 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре азат итә. Лагерьны азат итү көне БМО тарафыннан Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән. (Холокост – Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Германия һәм ул оккупацияләгән территориядәге яһүдиләрне, кайбер кече этнос һәм социаль төркем вәкилләрен (поляклар, чегәннәр, авыру, инвалидлар, авырлы хатыннар, картлар) массакүләм юк итү шулай дип атала. Туры мәгънәдә «яндыру» дигәнне аңлата, чөнки Освенцимда кешеләрне, нигездә, мичләрдә тереләй яндырып юк итәләр. ‒ И.Х.) 1947 елда Польша хөкүмәте нацизм корбаннарын онытмау йөзеннән Освенцимда мемориаль комплекс-музей оештыра. Аушвиц фаҗигасе белән танышу Европа халыкларына нацизмның чын йөзен ачарга ярдәм итә, Икенче Бөтендөнья сугышы барышына бәя бирү дә «Аушвицка кадәр» һәм «Аушвицтан соң» төшенчәләре ярдәмендә башкарылырга тиеш.



C1

Сталинград сугышыннан бер күренеш.

«Бөек Ватан сугышының барышын кире якка әйләндергән сугыш», «Икенче бөтендөнья сугышының төп вакыйгасы», «Кешелек тарихында коры җирдә булган иң зур сугыш» – болар барысы да Сталинград сугышы турында әйтелгән сүзләр. 1942 елның 17 июлендә башланып киткән әлеге сугышның аерым этапларында, ике якны кушып алганда, 2 миллионнан артык солдат, 2 000гә якын танк, 2000нән артык самолёт катнаша.


C2



Бомбага тоту вакытында яшеренгән балалар.

Сугышны ике аерылгысыз этапка бүлеп карыйлар. Беренчесе – саклану (оборонительный) (17.07.1942 – 18.11.1942), икенчесе – һөҗүм итү этабы (19.11.1942 – 2.2.1943). Сталинград вакыйгалары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре барлыгы биш ‒ 2 немец, 2 румын, 1 итальян армияләрен тар-мар итәләр. Ләкин сугышның төп нәтиҗәсе – Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышларының барышы тулысынча икенче борылыш ала: моңа кадәр зур җиңелүләр күрмәгән немец гаскәрләренең рухы какшый, хәрби процесс үзе дә зур үзгәрешләр кичерә. Җил яңа яктан исә башлый, ул акрынлап Җиңү исен сиздерә...



C3

Сталинград сугышы корбаннары.

Нәкъ менә Сталинград сугышы көннәрендә (28.07.1942) И.В.Сталинның иң атаклы боерыгы яңгырый. 227нче номерлы әлеге боерыкны халык «Ни шагу назад!» өндәмәсе буларак белә. Боерыкта дисциплина, үз-үзеңне нык тотуның һәм дошманга йөз тотып баруда башка бер адым да артка чигенмәскә кирәклеге әйтелә.


 

C4


Рубен Руис Ибаррури.


Сталинград сугышы геройлары арасында шактый кызыклы шәхесләр дә очрый. Рубен Руис Ибаррури тумышы белән – басклар иленнән. Рубен – испанлы коммунистлар гаиләсендә туа, Испаниядә Франко хөкүмәте әнисен төрмәгә утырткач, яшьли Советлар Союзына эләгеп, монда тернәкләнә, белем ала. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк егет үзен батыр итеп таныта. Сталинградны саклаганда пулемётчылар ротасы командиры вазифасын башкара. Шәһәргә һөҗүмнәрнең берсендә авыр яралана, 1942 елның 4 сентябрендә госпитальдә вафат була. Рубен Ибаррури Сталинградта (хәзерге Волгоград) күмелә. Шәһәрнең Геройлар аллеясында аның белән бер кабердә шулай ук шәһәрне яклауда батырлык күрсәткән очучы рус егете Владимир Григорьевич Каменщиков һәм татар егете артиллерист Хафиз Фәттахетдинов ята.



C5

Әсир ителгән немец сугышчылары.

«АКШ халкы исеменнән мин әлеге грамотаны Сталинград шәһәренә тапшырам. Без барыбыз да аны яклаучыларның батырлыгына, рухи көченә, гомумкөрәш хакына үз-үзләрен корбан итәргә әзер булуларына таң калабыз. 1942 елның 13 сентябреннән 1943 елның 31 гыйнварына кадәр камалышта булган шәһәрне саклап калучыларның башка сыймаслык бу гамәле кешелек хәтерендә мәңге сакланачак. Аларның бөек җиңүләре нацизм агымының юлына киртә куйды һәм союздаш дәүләтләрнең агрессорлар белән көрәшендә гаҗәеп мөһим вакыйга булды». 1944 елның 17 маенда АКШ Президенты Ф.Рузвельтның Сталинградка җибәрелгән грамотасыннан.


«Германия өчен Сталинград сугышы тарихтагы иң авыр җиңелү булып саналачак, Россия өчен бу – иң күренекле җиңүләрнең берсе. Полтавада (1709) Россия бөек Европа державасы исемен йөртергә хокук яуласа, Сталинград – аны ике дөньякүләм дәүләтләрнең берсе дип танылуга илткән адымнарның беренчесе». 6 армия составында Сталинград сугышында катнашкан генерал-майор Ганс Дёрр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев