Логотип Идель
Ялкын

«ЧИТЕКЧЕДӘН КҮРМӘКЧЕ»

985нче елда руслар Болгарга яу белән киләләр. Шунда алар, болгарларның яхшы күн итекләрен күреп: «Бөтен гаскәренә күн итек кидергән халыктан ясак түләтеп булмас, үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик», – дип, кире чигенәләр. Шуннан соң алар арасында үзара сугышмаска дигән солых төзелә.

Читекләр кирәк миңа!

Сугышка чыгып китәргә җыенмыйм, ә бары тик читек киясем килә! Катлап-катлап чигелгәнне, балтырдан кысып торганны, бер нәфис кенә, затлы гына читеккәем булса, кайсы күлмәгем белән киясен дә, кая киеп барасын да белер идем. Их!..

Бүген хөррият: читек киеп чыгасыңмы урамга, түбәтәй, кәлүшме – сиңа беркем дә музей экспонаты итеп карамый (эксклюзив бит!) Милли киемнәр, бигрәк тә милли бизәкле күн эшләнмәләр кулланылышка кереп килә. Минемчә, милли кием киюне мода һәм купшылык билгесе итеп карарга ярамый. Милли төсмердә киенү – традициягә әйләнергә тиештер. Менә шуңа да...  читек киясе килә!

Спас ярминкәсенә рәхим ит!

Алабуга шәһәренә юл тотабыз. Шәһәр үзе тау башына урнашкан. Кайчандыр сәүдәгәрләр, князьләр гөрләтеп яшәгән Нефтьчеләр урамын (урам исеме – безнең заманныкы! – Р.Х.) узабыз да, зур үзәнлекнең борынына килеп чыгабыз. Үзәнлектә – чакрымнарга сузылган Спас ярминкәсе гөрли! Шамакайлар халык күңелен ача, җыр-моң ишетелә, күңел ачу уеннары, цирк – ике үзбәк малае күзен бәйләп канатта йөри! Бер саф булып сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Ни генә юк һәм барысы да кулдан эшләнгән әйберләр. Каен тузыннан, пыяладан, күннән, тукымадан, агачтан, үләннәрдән... Мәкәрҗә ярминкәсеннән бер дә ким түгел! Ә читекне кайда саталар?

ТАРИХТАН: Сәүдә – төркиләрнең канына сеңгән гаҗәеп сыйфат ул. Белүебезчә, Болгар дәүләте һәм аңа алмашка килгән Казан ханлыгы Урта Азиянең һөнәрчелек һәм сәүдә мәркәзләре белән  һәрвакыт тыгыз элемтәдә торган. Товарлар кәрван һәм су юлы буйлап китерелгән.

ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы 2012 елда Алабуга шәһәрен төрки илләр һөнәрчеләренең башкаласы дип игълан иткән иде. Шул уңайдан Алабугада төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивале уза. Спас ярминкәсенең бер өлешен Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күн осталары алып тора да инде.

ТАРИХТАН: Урта гасырларда ук инде күннән төрле әйберләр җитештергәннәр – кием детальләре, акча янчыклары, сумкалар, билбау, балта, корал, өчен чехоллар. Ә иң катлаулысы – аяк киемнәре ясау булган. Күн аяк киеме дым үткәрми, үтә дә җайлы һәм озакка чыдый. Әлбәттә, күнне эшкәртү дә иң катлаулы процессларның берсе саналган.

Сәүдәгәрләр, сату белән беррәттән, мастер-класс та күрсәтә. Ат сбруйлары, корал өчен бизәкләп ясалган савытлар, чите-е-ек (!), чүәк, намазлыклар...  Фәхриддин Рахматиллов Үзбәкстаннан килгән, күнгә рәсемнәр төшерә, ягъни күн картиналар сата. Үзе һөнәрчеләр нәселеннән, күн эшләре белән улы да, абыйлары да шөгыльләнә икән. Азәрбайҗаннан килгән Баб-ил абый Матедов янына ат сбруйларын карарга тукталдык. «50 ел инде безнең нәселдә сбруй ясыйлар, – ди ул – ияр дә, ат өчен башка бөтен кирәк-яракларны да ясарга туры килә, халык күп сорый.» Бирерәк төрек осталары башлары очлаеп һәм өскә күтәрелеп торган күн башмаклар ясап сата. Башта штампын, аннары күн бизәкләрен төшерәләр. Җәйге аяк киеме була ди бу. Ай-һай!

ТАРИХ: Урта гасырларда зур төрки шәһәрләрнең берсе булган Болгар дәүләте башкаласы сыйфатлы күн җитештерү белән дан казанган. Идел буе осталарының тана һәм үгез бозау тиреләреннән эшләнгән «болгари» күннәр аеруча зиннәтле саналган.  «Болгари» күн әйберләр ебик кыйбат йөргән, хәтта илчеләр аша патшаларга да бүләк итеп җибәрелгән. Әлбәттә, мондый тирене эшкәртү бик авыр һәм катлаулы булган.

«Әби чиккән, әни чиккән...»

Күнчеләр рәтеннән бара торгач читек исе дә килә башлады. Чит ил осталары түгел, Арча осталары – читек хуҗалары!

ТАРИХ: Бездә - татарларда бүгенге көндә дә, XVIII-XIX гасырларда да каюлы күн горурлыгыбыз булып тора. Күз алдына гына китерегез, бу техника бүтән бер генә милләттә дә, илдә дә очрамый. Бу безнең бабаларыбыз уйлап тапкан үтә дә нәзәкатьле технология. Тышында ике миллиметрлы кайма калдырып, шуның белән эш итеп, эчтән инәләр белән аларны беркетеп, тыштан араларыннан бизәк җибәреп эшләнә. Бу бизәкләр йә энҗе, йә асылташ, йә төенләнгән ефәк җеп тә булырга мөмкин.

Читекнең дә, чүәкнең дә ниндие генә юк монда! Читекчеләр читек чигү серен ачарга да курыкмаган. Илсөяр апа Әхмәдиева күнгә бизәк төшерергә өйрәтә. Сатуга куелган барлык читекләрнең үземә яраклыларын киеп карап чыкканнан соң, кулыма махсус инә-җеп алып, Илсөяр апаның агач җайланмасына утырдым. Төшенүе авыр түгел: инәне чыгарасың, җеп чорныйсың, кертәсең... Җепләрне чуалтып бетергәнче тырыштым, кыскасы.  «Каюлап чигәргә, бик тырышканда, ике сәгатьтә өйрәнеп була,» – ди мастерым. Ул үзе инде Арча читекләренә 30 еллап бизәк төшерә икән. Аңа кызы Резеда да булыша. «Бер читекне кемдер 6 көндә, кемдер 10 көндә чигә. Хәзер инде киемгә, кышкы итекләргә, сумкаларга милли бизәкләр төшертүчеләр дә күп.» «Ә үзегез бу һөнәргә каян өйрәндегез?» – дип сорыйм. Җавап бик гади: «Әби чиккән, әни чиккән, апай чикте...»

Төркиләрнең гасырлардан гасырларга, нәселләрдән-нәселләргә күчкән күн эшкәртү культурасы дәвам итә, димәк!

P.S. Ә читекне әлегә алмадым мин. Бәяләре тешләшә. Борчылмыйм. Булыр әле. Аның каравы – күңелем «читек»ле минем.

[gallery size="full" ids="3649,3648,3653,3650,3655,3654,3651,3652"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев