ЧИТ ИЛ ПАСПОРТЫ НИЧЕК ЯСАЛА?
Кеше сүзләренә ышансаң, чит ил паспорты ясату – бер мәхшәр, паспорт өстәлендә эшләүчеләр – дөньядагы иң усал (дөресрәге, явыз) кешеләр. Бу сүзләр хакыйкатькә чынлап та туры киләме? Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, ди халык мәкале. Паспорт өстәленә барып, барысын да үз күзләрем белән карап кайтыйм әле (чит ил паспорты ясатып куйсаң да зыян итмәс). Әйдә, бергәләшеп барабыз!
БЕР ТӘҖРИБӘ ТАРИХЫ
Башны җүләргә салып дәүләт оешмасына барып булмас. Усал апалардан шелтә дә аласы килми. Шуңа күрә, башта интернет челтәрен актарып карарга булдым. Менә беренче нәтиҗә:
Чит ил паспортлары ике төрле була. Иске һәм яңа форматтагы чит ил паспортлары. Иске форматтагы чит ил паспорты 5, ә яңасы 10 елга ясала. 5 еллык паспорт ясату бәясе – 2500, 10 еллыкныкын – 5000 сум. Ике төр паспортның тагын бер аермасы бар. Берничә елдан иске форматтагы чит ил паспортлары белән Европа илләренә чыгу тыелырга мөмкин. Әлегә тыныч күңел белән 5 еллык паспорт ясата аласың. Акча да янга калачак.
Бераз эзләнә торгач, үземә һәм сиңа да файдалы сайтка юлыктым.
Димәк, икенче нәтиҗә:
Интернет ярдәмгә килә һәм... түләтә. Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәте порталы бар. Биредә чит ил паспорты ясату буенча кирәкле мәгълүмат табып була. Паспорт ясатуның бөтен баскычлары да аңлаешлы итеп, адымлап бирелгән. Биредә үк мәгълүмат белән танышырга, кирәкле документлар исемлеге алырга һәм иң мөһиме – дәүләт пошлинасы түләргә мөмкин. Әйе, әйе, дәүләт пошлинасы түләүне интернет аша гына да башкарырга була.
ГАРИЗАСЫЗ БУЛМЫЙ!
Чит ил паспорты ясатырга теләгән һәркем паспорт нөсхәсе, 35 х 45 зурлыгындагы фото (4 фото кирәк булачак), дәүләт пошлинасы түләгәнлекне дәлилли торган документ һәм гариза әзерләп куярга тиеш.
Дустым, сиңа ничә яшь? 14 яшеңне тутырмадыңмы әле? Алайса, рәхим ит. Махсус синең өчен мөһим мәгълүмат.
14 яше тулмаган Россия гражданнары өчен махсус таләпләр бар. Әти-әниегездән рөхсәт кәгазе һәм өстәмә гариза соралачак. Уңай ягы да бар: 14 яше тулмаганнарга пошлина күләме әзрәк.
14 яшьтән уздың, ләкин 18еңне тутырмадыңмы әле?! Алайса, сиңа да кайбер үзенчәлекләр белән танышырга кирәк булачак.
Барлык документлар да әзер, дәүләт пошлинасы түләнгән. Шуннан соң нәрсә эшләргә соң? Сорауга җавап бик гади.
Һәркемнең – үз өстәле. Тору урыны буенча һәркем билгеле бер паспорт өстәленә беркетелә. Документларны алып, шунда барырга мөмкин. Иң мөһиме – алдан язылырга онытма.
Икесенең – берсе...
Тагын бер мөһим мәгълүматны белергә кирәк. Казанда биш еллык паспортны бары тик ике генә урында ясатырга мөмкин.
Шәхсән мин Казан шәһәренең Михаил Миль урамы, 63 нче йорт буенча урнашкан паспорт өстәленә барырга булдым. Бик ягымлы абый ишекләрне ачып каршы алды, кайсы бүлмәгә керергә икәнлеген аңлатты, озатып куйды. Моңа “+” куябыз. Ачык йөзле, күзләре нур чәчеп тора торган апа елмаеп кабул итте. Тагын бер “+”.
Ышанасызмы: кереп, документлар тапшырып, саубуллашып чыгып киткәнче 3 минут вакыт узды! Чын! Чып-чын! Мәзәкләрдә сөйләнә торган явыз апаларны да, дөрес тутырылмаган гаризаларны атып бәрүчене дә күрмәдем. Димәк, бу сүзләр чеп-чи ялган, әкият. Моңа зууууур “+”, тагын “+” куярга да мөмкин, хәтта.
Паспорт өстәленә сәяхәтем шуның белән тәмамланды. Дөресен генә әйткәндә, мин барысыннан да кәнәгать. Бер айдан соң кабат килүемне сорап, елмаеп озатып калды абый-апалар. Әллә чын күңелдән елмайдылар, әллә “Паспортыңны тиз генә көтмә” дип көлүләре булды – белмим, монысын вакыт күрсәтер. Әлегә тыныч күңел белән өйгә кайтам.
БАРЫСЫНА ДА ҮЗЕМ ГАЕПЛЕ...
Әлбәттә, һәркемгә дә уңыш елмаймый. Паспорт өстәленә килеп, ярты башы агарган абый-апаларны да күрергә мөмкин. Шуларның кайберләренең тарихын сезгә дә тәкъдим итәбез – гыйбрәт өчен...
Лариса Самойлова:
Дөресен генә әйткәндә, барысына да үзем гаепле. Беренчедән, алдан язылырга, электрон талон алырга онытканмын. Шуңа күрә берничә сәгать чират көтеп утырдым. Икенчедән, фото нинди булырга тиешлеген карамыйча, таләпләргә туры килми торган фотолар алып килдем. Нәтиҗәдә, мине борып җибәрделәр. Хаталарымны төзәтеп килгән чакта тагын чират җыелган иде. Көнем шул чит ил паспорты ясату белән узды, шактый борчылдым, бер-ике тапкыр чираттагы кешеләр белән ачуланышып алырга туры килде.
Камилә Шәйдуллина:
Паспорт өстәле һәм чит ил паспорты белән бәйле барлык мәзәкләр белән яхшы таныш. Шуңа күрә үзем хәйләләргә булдым. Гаризаны нинди төсле каләм белән тутырырга кирәклеге күрсәтелмәгән. Сораулар тумасын өчен, иренмәдем, кара һәм зәңгәр төсле каләмнәр белән кулдан икешәр гариза тутырдым. “Сакланганны Алла саклар” принцибыннан чыгып, гаризаны компьютердан чыгартып алып бардым. Фото белән артык мәшәкать килеп чыкмасын өчен өч төрле фото ясаттым: гади фото, голограмма өчен урын калдырылган махсус фото, яңа форматтагы паспорт өчен каралган фото. Болай эшләвемнең зыяны тимәде. Тик фото ясатуга гына күбрәк акча тотылды.
Алик Кәримов:
Кечкенә кызыма паспорт ясаттык. Ясату белән бернинди авырлыклар булмады. Тик соңрак мәшәкатьләр башланды. Паспорттагы фотода җиде айлык бала, хәзер кызыма ике яшь. Аэропортта яки чикне узганда бик шикләнәләр, безнең һәм кызыбызның документларын кат-кат тикшерәләр. Шул ягы гына уңайсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев