Логотип Идель
Ялкын

«БОРЫНЫҢА БУЯУ ИСЕ КЕРСӘ...»

Укытучысы ‒ немец рәссамы кеппинг, париждагы остазы – репин, аралашу даирәсе ‒ левитан, врубель, ә язмышы... Язмышы серовныкыча булса икән... Яшь рәссамнарны күздә тотып әйтүем. Юк бит, гадәттә, талантлар танылуга урау юлар аша килә. Бигрәк тә рәссамнар. Ә борынына буяу исе кергәннәр инде үз дөньясына хыянәт итә алмый. Димәк, үҗәтләнергә туры килә!   

«АРХИбалалар» проектына берничә штрих: ул – социаль проект. Иҗат, фантазия, ирек. Урамда тырай тибеп йөрү, вакытыңны бушка сарыф итүдән бер башка югарырак күтәрелү дигән сүз бу. Синең мавыгуың шәхси шөгыль генә түгел, ә җәмгыятькә файда да китерә. Пумалаңны тик тотмасаң, максатыңа ирешүнең менә дигән юлы.

Барысы да биш ел элек башлана. Үзе дә әле Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты студентлары булган Гүзәл Мәхмүтова һәм аның дуслары хәйрия проектына алына. Гадәттә, күпләр балалар йортына төрле бүләкләр илтәләр дә, шуның белән бурыч үтәлде дип саныйлар. Ә бала күңеле?! Кыйбатлы уенчык, матур күлмәк кенә күңел юанычы була аламы соң? Гүзәл нәкъ менә шулар турында уйлана һәм үзенең командасы белән балалар йортларына даими йөреп, иҗади мастер-класслар үткәрә башлый. Күп кенә балалар рәсемгә тартыла. Студентларның бу адымын университет җитәкчелеге дә хуплый. Шулай итеп, таланты ачылган балаларның түләүсез генә Казандагы «ДАШКА» рәсем һәм дизайн мәктәбенә укырга керү мөмкинлеге пәйда була. Һәм «АРХИбалалар» проекты оеша.

Рәссамнарга ау

Хәзер «АРХИбалалар» проектына рәсемгә сәләте булган 11-14 яшьлек егет-кызларны кабул итәләр. Яшь рәссамнарга «ау» һәр елның декабрь аенда башлана. Сайлау турын узганнарның гыйнвардан дәресләре башлана.

Рәсем, экодизайн, стрит-арт, музыкаль эстетика, тренинглар, сәнгать тарихы, архитектура, проектлаштырырга өйрәнү, модельләштерү, танылган фотографлар, рәссамнар белән очрашулар... Иҗади потенциальны чынга ашыруның иркен кыры ачыла биредә.

Мин очрашуга килгәндә егетләр-кызлар хыялдагы шәһәр макетын төзү белән мәш киләләр иде. Бу шәһәр – пространствода очып йөри торган цивилизация.

Шәһәр буйлап экскурсиягә мине Рәхим алып китте. Биек-биек күп катлы йортлар, завод-фабрикалар, елга, күпер, һавада эленеп торган юллар, бер-берсенә бик якын урнашкан офислар...

‒ Рәхим, мин бу шәһәрдә яши алмам төсле. Шыплап тулган биналар, яшеллек тә күрмим. – дим.

‒ Ә без җирне экономияле кулландык. Шул ук вакытта елга ярына сәнәгать оешмаларын куймаска, торак йортларны юллардан читтәрәк төзергә, экология ягыннан да җирне дөрес файдаланырга тырыштык. Киләчәк шәһәре бит бу.

XXI гасыр шәһәр баласының күзаллавы менә шундый...

Уңыш баскычы

Соңгы елларда бушлай белем алу торган саен авырлаша бара. Ләкин мөмкинлекләр бөтенләй юк түгел. Менә шул мөмкинлекләрне куллана белүчеләр заманы бүген.

«АРХИбалалар» белән таныштырып йөргәндә, Илья Фәттахов биредә укыган балаларның каршында нинди уңыш баскычлары барлыгын санап чыкты. «АРХИбалалар» проектында үзенең талантын һәм тырышлыгын тулысынча күрсәткән яшь рәссам  «ДАШКА» рәсем һәм дизайн мәктәбенә түләүсез укырга керә икән. (Ә болай, бу мәктәптә белем алу шактый кыйбат!) Ә инде «ДАШКА»ны да яхшы күрсәткечләргә тәмамлаучыга, үз чиратында, Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетының бюджет бүлеге ишекләре ачыла. Шәп бит, әй!

«АРХИбалалар»ны без әле Универсиадада да күрәчәкбез. «Архиград»  дип аталган махсус проектлары бар аларның. «Архиград» ‒ Казанның иң кызыклы урыннарына уникаль экскурсияләр маршруты ул. Маршрут экскурсиядә катнашучыларның кызыксынуларына, яшенә карап оештырылачак.  Казанны архитектура үрнәкләре һәм тарихи урыннар ягыннан ачасың килә, студентлар шәһәре белән танышу теләгең бар икән, рәхим ит! Ә аңарчы... теләкләреңне барлый тор!

 «АРХИбалалар»дан мастер-класс:

Африкача нокталы бизәү – пуантилизм.

Французчадан рointiller «нокта белән рәсем ясау» дип тәрҗемә ителә. Пуантилизм юнәлешенең асылы да шунда ‒ җаның ни тели, ничек тели, шулай иҗат итү. Акыл белән түгел, җан кушканча бизәү. Бу техника белән эшләү күңелне тынычландыра, гармония халәтенә китерә.

Пуантилизм  безгә Австралия һәм Африкадан килгән. Кыргый кешеләр нокталар белән рәсем төшереп, аңа төрле яшерен мәгънәләр салган. Бүген бу техника заманчалашкан формада нәзәкатьлерәк итеп башкарыла.

Әйдәгез әле, без дә яшерен уйларыбызны нокталар ярдәмендә рәсемгә төшереп карыйк.

Без ясаячак рәсем «Кояш абстракциясе» дип атала.

Кирәк: пумалалар, акрил буяу, су тутырылган савыт, палитра (1 рәсем). Эш барышы: 1. Кара яки зәңгәр төстәге картонга башта эскиз ясыйбыз (2 рәсем). 2. Эскизның эчтәлегенә туры килерлек төсләрне сайлыйбыз (3 рәсем). 3. Нокталарны ясар өчен пумаланы да, бармак башларын да кулланырга мөмкин. Әгәр буяу тюбикка салынган икән, тюбик очы белән дә ясарга була (4 рәсем).  4. Эш барышында аерым төс белән төп элементларны һәм юнәлешне билгелибез, берничә кеше эшләгәндә, һәркем аерым юнәлешне алып барса яхшы (5 рәсем). Кояшлы сурәтебез әзер! (6-7 рәсемнәр).

Мастер-классны уздырдылар: Валерия Уланова, Анастасия Андреева, Арина Андреева, Рәхим Галиев, Олег Архипов, Элина Шәмсиева.

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

«АРХИбалалар»

АРХИбалалар: 1. «Архи» кушымчасы биредә «иң-иңнәр» дигән мәгънәне белдерә, димәк, «АРХИбалалар» проектына катнашы булган һәрбер яшь сәләт иясе – үз шөгыленең остасы; 2. Архитектура дөньясы белән бәйле балалар.

[gallery size="medium" ids="1902,1901,1900,1899,1898,1897,1896"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев