Логотип Идель
Ялкын

БЕЗ ЯШӘР ӨЧЕН ТУГАН!

Бөек Болгардан соң барлыкка килгән Казан ханлыгы – мөселман дөньясының төньяк-көнбатыш почмагында урнаша. Биредә татар мәдәниятенең үсеше үзенчәлекле шартларда – җирле генә түгел, чит халык – рус мәдәнияте белән дә тыгыз элемтәдә алып барыла. Алай гына да түгел, Казан ханлыгының бөтен тарихы шушы мәдәниятнең иясе – Мәскәү дәүләте белән үзара даими көрәш белән бәйле.

Foto 4Казан ханлыгы Урта Иделдә шактый зур территорияне биләп тора, һәм аның байтак өлеше бүгенге Татарстан чикләре белән тулысынча яраша диярлек, өстәвенә, чуваш, мордва, чирмеш (мари), вотяк (удмурт) халыклары яшәгән күп кенә җирләр дә аңа буйсынып, ясак түләп яши. Ханлыкның чикләре көнбатышта – Сура һәм Ветлуга елгалары (күршедә Мәскәү дәүләте), көнчыгышта Агыйдел (күршедә Нугай Урдасы, башкортлар), көньякта Сары Су (күршедә Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы), төньякта Нократ елгасының урта агымы һәм Чулман (күршедә Вятка общинасы) елгалары буйлап үтә. Вятка общинасы ХV гасыр ахырында шулай ук Мәскәүгә буйсындырыла.

1436 елда Алтын Урда ханы Мөхәммәд (Олуг Мөхәммәд), Идегәй уллары тарафыннан җиңелеп, тәхеттән төшерелә. Ул Кырымга китә, тик аны аннан Сәет-Әхмәт хан куып җибәрә. Олуг Мөхәммәд, бөек кенәз Василий IIнең кунакчыллыгына өметләнеп, рус-кырым чикләре тирәсендәге Белёв шәһәрендә кыш чыгарга була. Тик Василий Тёмный көчсезләнгән (аның уенча) ханны Русьның көньяктагы чикләреннән куып чыгарырга була һәм 3 мең татарга каршы 40 мең кешелек гаскәрен җибәрә. Башта Олуг Мөхәммәд отрядлары тар-мар китерелеп, шәһәргә чигендерелә, тик алар шәһәрне штурм белән алырга ирек бирми. Василий солыхка ризалашмагач, ханның атлы гаскәре, кинәт һөҗүм итеп, кенәз гаскәрләрен кырып сала. Монда гади сугышчылар гына түгел, шактый гына бояр һәм кенәзләр дә үтерелә. Белёв янында 1437 елның 5 декабрендә булган бу тарихи сугыш – Олуг Мөхәммәд хандагы татар коралының зур җиңүләреннән берсе санала.

Яңа ханлык, яңа башкала


Олуг Мөхәммәд, үзе нигезләгән Кырым ханлыгында беркадәр идарә иткәч һәм Белёв янындагы данлы җиңүеннән соң, Алтын Урда массивыннан, дөресрәге, Зур Урдадан Урта Иделдәге элекке Бөек Болгар территориясен аерып алырга һәм анда яңа дәүләт төзергә тели. Ә инде болгар башкаласының 1361 елда тар-мар ителүе һәм күптән түгел кенәз Федор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар һөҗүменнән соң хәрабәләре генә торып калуы аның халкын төньяккарак, куркынычсызрак урыннарга күчеп китәргә мәҗбүр итә. Аларның Казан тирәсендәрәк туплануы сәбәпле, Мөхәммәд хан башкала итеп Болгарны түгел, Казанны сайлый. Шуңа күрә ул Казан ханлыгы исемен ала. Бу вакытта Казан руслардан саклану өчен күпкә отышлырак, әмма сәүдә итү өчен уңайсызрак урында (Болгардан аермалы буларак) урнашкан шактый зур шәһәр була инде. Әгәр руслар һөҗүм итәргә уйласа, аларга Идел аша чыгарга һәм биек таудагы ныгытма янына саз ерып якынлашырга туры килер иде. Тарих фәнендә Казан ханлыгына нигез 1438 елда салынган дип исәпләнә.

Казанны алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән үзенең элекке хакимлеген торгызырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзеннән ясакны Сарайдагы Кече Мөхәммәд ханга түгел, элеккечә үзенә түләтергә омтыла. Моның өчен 1439 елда Олуг Мөхәммәд Түбән Новгородны яулап ала һәм Мәскәүгә үк барып җитә, тик кремльне ала алмый. Казанга кайтып, татарлар тыныч тFoto 1 Qazan Xanligi Foto Rustam Muhammadziaөзелеш белән шөгыльләнә һәм яңа яуга әзерләнә башлый. Биш елдан соң Мөхәммәд  хан русларга каршы икенче тапкыр, тагын да уңышлырак яу чаба. 1445 елда Түбән Новгород кабат Олуг Мөхәммәд тарафыннан яулап алына. Аннары ул уллары Мәхмүт белән Якуб җитәкчелегендәге гаскәрләрен Мәскәүгә юллый. Алар Владимирга барып җиткәч, 7 июльдә Нерль елгасы буендагы Суздаль тирәлегендә, Спас-Евфимий монастыре янында сугыш була. «Суздаль янындагы сугыш»та  руслар җиңелә һәм бөек кенәз Василий, туганнан туганы, кенәз Михаил Верейский белән бергә әсирлеккә алына. Аларны Түбән Новгородка, Мөхәммәд хан янына илтеп куялар. Василий бөтен шартларга күнәргә мәҗбүр була һәм, үзләренең азатлыгы өчен зур хак түләгәннән соң, ел саен ясак түләп тору белән дә килешә. Рус шәһәрләренә, ясак җыю өчен, Казан түрәләре билгеләнә.

Тыныч та яшәп була...


Азат ителгән Василий белән бергә Мәскәүгә 500 Казан кешесе дә китерелә – алар төрле җитди вазифаларга билгеләнә һәм «ризыклану өчен» алар карамагына вилаятьләр һәм шәһәрләр тапшырыла. Татарларга Ока елгасындагы Мещера җирләрендәге аерым биләмәләрне – «Касыйм ханлыгын» бүлеп бирү дә әнә шул чорга карый. Ихтимал, шул ук солых килешүе шартлары буенчадыр, ул җир Олуг Мөхәммәднең улы Касыймга тапшырыла.

Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та яшәмичә вафат була. Һичшиксез, Олуг Мөхәммәд күренекле шәхес булган. Алтын Урданың соңгы, Кырым һәм Казан ханнарының беренче ханы буларак, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, кабат-кабат яңа көрәшләргә ташлана. Русиягә каршы уңышлы яулар чаба, яңа дәүләтләр төзи, өстәвенә, ул дәүләтләрнең берсе – Россия чикләрендәге Касыйм ханлыгы булып тора.

Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң, хан тәхетенә аның өлкән улы Мәхмүт утыра, һәм ул туганнары Якуб белән Касыймны Казаннан куып җибәрә. Мәхмүд ханның егерме ел идарә итү чоры Русия белән ике арадагы тыныч вакыт, Мәскәү белән генә түгел, Урта Азия, Фарсы иле, Кавказ арты һәм шулай ук башка татар ханлыклары белән дә сәүдә элемтәләрен ныгыту чоры буларак билгеле. Бу чорда Казан ханлыгының хакимият-сәясәт структурасы да ахыргача оешып җитә. Халыкара сәүдә үсешенә (ә сәүдә һәрвакыт татарларның традицион шөгыле булган) 1445 ел килешүе буенча Русия түләгән акчалар да ярдәм иткәндер. Җәй көне, язгы ташулар киткәч, Иделнең Казан янындагы комлы утравында (руслар аны «гостиный остров» дип йөрткән) ел саен бик зур халыкара ярминкә гөрләгән.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары

Foto 2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев