Логотип Идель
Ялкын

БЕЗ БЕЛГӘН ҺӘМ... БЕЛМӘГӘН МӨДӘРРИС

Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре иҗатының башлангыч чорында ук мәктәп дәреслекләрендә урын алган иде. Шуңа күрәдерме, без аны үсмер чагыбызда ук олы яшьтәге, олпат шагыйрь дип күзаллаганбыз. Баксаң, өлгергән фикергә, үзенчәлекле иҗатка ия булу өчен картаю, өлкәнәю шарт түгел икән. (Тукайны искә төшерик!)

Мөдәррис Әгъләмов үз гомерендә байтак газета-журналлар, шул исәптән, «Ялкын» белән дә тыгыз хезмәттәшлек итте.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тере образын бүгенге укучылар күз алдында да җанландырасыбыз килә. Язучылар турында күбрәк белү аша укучы аларның иҗатына тагын да ныграк якыная бит. Шул уңайдан, мондый сәхифәләрне киләчәктә дә дәвам итәргә исәплибез.

[caption id="attachment_10407" align="alignleft" width="400"]мөдәррис 1 Наис Гамбәр, Нәбирә Гыйматдинова, Фәннүр Сафин, ..., Мөдәррис Әгъләм, Марсель Гали[/caption]

* * *


Иҗатында горур, көчле рухлы, кайнар хисле шагыйребез дөньялыкта безне көтелмәгән кызыклы яклары белән дә гаҗәпләндерә, көлдерә иде. «Ялкын»да Мөдәррис бик теләп төрле әдәби, тарихи викториналар оештырды. Укучылардан килгән һәр хатны игътибар белән укып, әйбәт җаваплар өчен ихлас сөенә иде. Ул язган мәкаләләрнең машинкадан чыккан оригиналларын уку, корректура хаталарын чүпләү безнең эш иде. (Зур шагыйрьне анысы белән борчып тормадык.) Аның, хыялларга бирелеп, чынга охшатып сөйләгән «әкиятләрен» дә ышанып тыңлый идек. Ул ничектер бу дөнья кешесе түгел иде шикелле. Паспортын югалткач, гомер буе документсыз яшәвен ничек бәялисең тагын?!

Шулай бервакыт шагыйрь Ләис Зөлкарнәй белән профсоюз оешмабыз рәисе, журналист Ирек Нигъмәтҗанов, буш профсоюз билетына Мөдәрриснең фотосын ябыштыралар да, берничә айлык марка да тезеп, үзенә күрсәтәләр: «Менә, синең профсоюз билетыңны таптык», – диләр. Ә ул, бер дә гаҗәпләнмичә (әллә гаҗәпләнмәгән кыяфәт чыгарыпмы?): «Бәй, нишләп сездә ята икән ул?» – дип, билетны ала да чыгып китә.

Бер заманны, укучыларның мәктәп формалары алыштырылырга тиеш булып, гамәлдә йөргән формалар кибетләрдә арзан бәягә сатыла башлады. Мөдәррис тә өлкән класс укучыларына тегелгән формалар арасыннан үзенә сыерчык канаты төсле карасу-зәңгәр костюм-чалбар алып кайтты. Сәдәфләре генә ак калайдан моның. Бер бүлмәдә утырып эшләгән Гүзәл Камалова белән икәүләп без аңа кара сәдәфләр алырга киңәш иттек, үзебез тагып бирербез, дидек. Шактый гына көннәр үткәч, ул костюмына һич тә туры килми торган көрән сәдәфләр алып килде. Без моннан көлдек тә, туры килгәнен сатып алып, үзе юкта сәдәфләрен алыштырып куйдык. Әйткәч, бик сөенде: «Кызлар, биш минутка чыгып торыгыз инде, киеп карыйм», – дип, безне бүлмәдән чыгарып җибәрде. Һәм... күз ачып-йомган арада ишек ачылып, Мөдәррисебез очып чыгып та китте. Өр-яңа костюмнан, куллары буш. Салган киемен эзләп карасак та, тапмадык. Бу хәлдән соң байтак вакыт үткәч кенә, бүлмәбезгә кайсыдыр бер язучы кергәч, архив шкафларын ачып җибәрүгә, Мөдәрриснең иске чалбары ишелеп килеп төшмәсенме?!

...Мөдәррисне озатканнан соң еллар үтте. Эш бүлмәбезгә, ишек шакып, берәрсе килеп керсә, Мөдәррискә охшатып, борылып карыйбыз. Нинди дә булса бәхәс кузгалса, ә Мөдәррис болай әйтер иде, дибез. Нәҗибә апа килеп күренсә, Мөдәррис кермәдеме әле, – дип сорар кебек тоела... Шулай итеп, ул һаман безнең арабызда яши.

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә


мөдәррис 2* * *


Карап торырга мәһабәт буе да юк, җаваплы урыннарда да утырмый, һавага ашкан күктерәр йортлар да төзетми, типтәр әйтмешли, ябай гына бер адәм, сөйләшеп торганда тавышы да чыгар-чыкмас кына кебек. Аның каравы, шигырендә, китапларында һәм сәхнәгә менеп, халык алдында шигырләрен укыганда, Мөдәррисне алыштырып куялармыни! Ул биегәеп китә, мәһабәт каһарман кыяфәтенә керә, тавышы бөереннән чыга башлый, ул гайрәт белән гаделсезлеккә каршы нәгърә ора. Сәхнәдә бөек бер әверелеш башлана. Кая киткән ябай гына Мөдәррис, кая киткән читенсенеп кенә сөйләшә торган Мөдәррис! Сәхнәгә ул хуҗа, ул анда падишаһ, обкомнарың, райкомнарың бер кырыйда торсын. Шигырь түрендәге алтын тәхеттә Шагыйрь Мөдәррис хакимлек кыла.

Рабит Батулла, әдип


* * *

1973 елда бер авылда очрашу кичәсе үткәрдек... Иртән безне «Газик»ка утыртып күрше авылга озаттылар. Җәй. Тирә-як ямь-яшел! Борчак кырыннан узабыз. Әле борчак өлгереп кенә килә. Машинаны туктатып, яшел борчак авыз итәргә төштек. Төштек кенә... әллә каян колхозның агрономы килеп чыкты. «Кемнәр монда борчак кырын таптый? Кем рөхсәт итте? Сез кемнәр?» һ.б. Танышып-сөйләшеп киттек. Агроном борчак кырына күз ташлап: «Быел, насыйп булса, гектарыннан егерме биш центнер борчак алачакбыз», – диюгә, Мөдәррис, зур фуражка кигән башын кырынрак салып, тәҗрибәле белгеч сыман: «Егерме биш ярым», – дип куйды. Без, чыдый алмыйча, көләргә тотындык. Зөлфәт буыла-буыла, йөткерә-йөткерә, җиргә ятып көлә. Теге агроном иптәш алдында уңайсыз, ә без тыела алмыйбыз... һәм шушы көннән Казанга кайтканчы, Мөдәррис дустыбызга «борчак» кушаматы ябышып калды.

Хәлим Җәләй, Г.Камал театры артисты


* * *


Дөньяда матур ялганлаучылар күптер. Моның шулай булуына шигем юк. Ләкин Әгъләм шундыйлар арасында да бердәнбер. Әгәр Мөдәрриснең тел өстендә кипкән борчак шыттырганын күреп торса, атаклы барон Мюнхгаузен көнләшүдән аягүрә үләр иде.

... Әйе, ул – безнең бердәнберебез. Үзенең ялганына үзе дә сабыйларча ышана торган бердәнберебез.

Кайчакта шулай да була: Әгъләм шундый итеп сөйли ки – очына, күзләрен очкынландыра, куллары, сөйләменә куәт биргәндәй, кисәк-кисәк һаваны кискәләп ала – ышанасың. Ялганлаганын сизеп-күреп торасың, әмма икеләнә-икеләнә булса да ышанасың. Ышандыра белә, каһәр...

...Бәхәстә дә ул – бердәнбер. Бәхәсләшергә яраткан кеше өчен иң яхшысы – аның белән бәхәскә кермәү. Барыбер җиңәчәк. Хәтта син мең мәртәбә хаклы булсаң да...

Ләбиб Лерон, шагыйрь


[caption id="attachment_10409" align="alignright" width="400"]мөдәррис 3 Наис Гамбәр белән Уфага барган көннәре[/caption]

* * *


Мөдәррис Әгъләмнең бер яшь шагыйрь белән сөйләшеп утырганын ишеткәнем бар. «Элек миңа күрешкән саен яңа шигырь укыта идең, хәзер нигә сүлпәнәйдең?» – ди ул тегеңә кырыс тавыш белән. «Язарга шартлар юк шул әле», – дип аклана «энекәш». «Синнән яшәр урының бармы, дип сорамыйлар, нигә язмыйсың, диләр ич! – ди ул  һәм үзе, болын кадәр фатирда яшәгән медальле язучы кебек, аның хәленә кергәндәй, – язарга кирәк, урының булмаса, миңа кил», – дип, Обкомдагы ниндидер зур киңәшмәгә ашыккандай, кызу-кызу атлап китеп бара.

Теге «энекәш» аның кайда яшәгәнен каян белә алсын инде?

Зиннур Хөснияр, язучы


 

* * *

Күз алдына китерегез: көзге төн, урман шавы, шомлы җил... Утын һәм тәмәке төтене белән ысланган такта өй. Япа-ялгыз. Мич суынып бара... Нинди генә уйлар килмәс кешегә...

Акккош күле – болай үзе табигатьнең гүзәл бер почмагы ул. Ә Мөдәррис – аның хуҗасы! Язучыларның кечкенә генә авылчыгында кышын ул – төп хуҗа. Ул монда хәят кичергән 20 ел эчендә әдәбиятыбызның нинди генә затлары яшәмәгән биредә...

Равил Фәйзуллин, шагыйрь


[caption id="attachment_10410" align="alignleft" width="400"]мөдәррис 5 Тормыш иптәше Нәҗибә апа белән[/caption]

* * *


Әдәби мохиттәге күпләр белә: Мөдәррис белән дәвамлы янәшәлек мөмкин дә түгел. Ул сәхнәгә чыгып кергән артист рәвешендә генә, шигырен читлектән чыгарып очырганчы гына, фикерен әйткәнче генә кызыклы, ә аннан... Җирдә җәяү йөрүчеләр болай да җитәрлек, кешегә кешенең канатлысы кызык бит. Мөдәрриснең җирдән җәяү барган, шуышкан, түше белән җирне сөргән, түл җыйган мәлләрен күрмәскә булдыра алган кеше генә аның белән янәшә бара ала һәм мин аның бу мәлләрен күрми дә идем, чөнки үзем дә шул ук хәлдә, вакытым юк... Еш кына без өйдә булсак та, бер-беребезне яңа күргәндәй сискәнеп китәбез, һәм күзләр күрсә дә, күңел күрми, без бер-беребез өчен юк идек, яки бу халәттән айныгач, «Мин сине кичә күргән идем», – дигән сүзләр дә әйтелә. Читтән тыңлап торган кеше өчен болар бик сәер тоелыр иде.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев