«АЛДАВЫҢ ЙӨЗЕҢӘ ЯЗЫЛГАН!»
Кеше белән аралашу вакытында тавыш темпы, тембры, югарылыгы, үз-үзебезне ничек тотуыбыз (мимика, хәрәкәтләр) бик зур роль уйный. Галимнәр билгеләвенчә, аралашу процессының 93% вербаль булмаган факторларга бәйле.
Кеше сүз белән алдарга сәләтле булса да, баш мие ялганларга ирек бирми.
1. Тавыш
Алдаган вакытта сөйләм барышындагы паузаларның озынлыгы үзгәрә. Алдан уйлап табылган ялган вакытында паузаларның озынлыгы кыскара. Ә кисәк кенә ялганларга кирәк булганда, пауза озыная (алдаучы нәрсә дип әйтергә белмичә аптырый, шул вакытта артык озын паузалар барлыкка килә).
Гадәттә, алдаганда, тавыш тембры һәм югарылыгы үзгәрә. Ялган фактны искә алганда, тавыш нечкәреп китә, "әтәчләнү" эффекты барлыкка килә.
2. Мимика
1. Ассиметрия. Йөздәге мимикаларның бер-берсеннән аерылып торуы - алдау билгесе. Бер кашның югарырак күтәрелгән булуы, бер күзнең икенчесеннән күбрәк кысылуы, бер як ирен читенең җәелебрәк торуы - барысына да игътибар итәргә кирәк.
2. Сөйләм локализациясе Хис-кичерешләр белән сүзләр арасында аерма булса - кеше алдый дигән сүз. Ягъни хис-кичерешләр сүзләргә бәйләнгән булырга тиеш.
3. Елмаю
Алдаганда елмаюны ике генә сәбәп белән аңлатып була. Беренчесе — авыр хәлдә калганлыкны яшерәсе килү теләге (рус телендә «глупая улыбка» дигән термин да бар). Икенче сәбәп - чын хис-кичерешләрне ялган елмаю артына яшерү омтылышы. Мондый вакытта күзләр түгел, ә иреннәр генә елмая. Ирен читләре гадәти елмаю вакытындагы кебек үк җәелми, теш күрсәтеп елмайганда усаллык чалымнары сизелә. Ихластан елмайганда исә күзләр кысылып килә, күз һәм ирен читләрендә вак җыерчыклар сизелә.
4. Күзләр
Гадәти сөйләшү вакытында кешеләр бер-берсенә бик еш карыйлар. Бөтен аралашу вакытының 2/3 өлеше күзгә-күз карашуга туры килә. Алдаганда яки нәрсәдер яшергәндә, сөйләүче күз карашын гел читкә ала (1/3 өлеш кенә кала). Алдаганда кеше карашын түшәм, идән яки диварга күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев