Логотип Идель
Ялкын

АКЫЛЛЫ КӘҖӘ КҮЗЛЕК КИЯ

Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык хикәяте"н кайсыбыз гына белми икән? Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында хәзер шул исемендәге мюзикл уйнала. Исеме- Тукай әсәреннән, ә җисеме- шактый үзенчәлекле...

Спектакльнең инсценировкасын Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим язган.


Дүрт ел элек Курчак театрының әкият сарае шикелле шушы бинасына нигез ташын ул чагындагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев салган иде. Шунда ул, курчак театры тарихын искә төшереп, анда иң беренче «Кәҗә белән Сарык хикәяте» уйналганын әйтте, һәм яңа бинада да шул спектакль куелса иде, дигән теләк белдерде. Мин шуны күңелемә салып куйдым инде. Ә бит бу әсәр Тукайга кадәр үк төрле халыкларның фольклорында булган – аеруча Европа илләрендә. Шул сюжетны әдәби әсәр итеп, татар тормышына яраштырып Тукай язган, ‒ дип сөйли Гәрәй абый. – Мин дә аны үземчә үзгәрттем, заманчалаштырдым. Композитор Луиза Батыр-Болгари белән бергәләп, ике пәрдәле мюзикл итеп эшләдек аны.


Puppet-show 03 Foto Rustam   Muhammadzian.«Экспертлар» белән карадык


Мюзиклны моңа кадәр караган булсам да (шушы театрда уйнаучы классташым, Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллин премьерага чакырган иде), кечкенә тамашачылар һәм оныгым Азалия белән бергә тамаша кылып, яңа фикерләр ишетергә теләдем. Театрга Балык Бистәсе районының Олы Елга балалар бакчасы нәниләре килгән булып чыкты. Алсинә, Ильяс, Сафирәләр... сәхнәгә йотылып, артистлар уйнавыннан биһуш булып утырды. Әйе, әйе, курчаклар түгел, артистлар үзләре уйнады анда. Тере курчаклар дисәң дә ярыйдыр үзләрен. Гротеск ысулында эшләнгән пластик маскалары аларны чып-чын әкият геройлары итеп күрсәтә иде.


Азалиягә мюзиклның Тукай әкиятеннән аерылып торачагын алдан ук әйткән идем. Шуңа да, сәхнәгә ишәккә атланган капкорсаклы Бай килеп чыгуга, ул: «Ә-ә, менә ни белән аерыла икән», ‒ диде.


Гәрәй Рәхим:


Кеше хисабына яшәргә, көчсезләрне таларга гадәтләнгән андый затлар бар бит инде ул. Тукай әсәрендә Кәҗә белән Сарыкны Әби белән Бабай куып чыгара, ә бу – гуманлы гамәл түгел. Шуңа күрә мин аларны үзләре чыгып китә торган иттем. Теге Байдан котылу әмәлен таба алмыйча, аптырап чыгып китәләр алар. Бүреләрне юлбасарлар, бандитлар белән тәңгәлләштердем.


Бүре башы шул ук!


Буш капчыкны селти-селти, Кәҗә белән Сарык шактый юл үтә. Моңаешып җырлый-җырлый, иген басуларын да узалар, һәм арып, ял итәргә авалар. (Башак чемченеп карарга башларына да килми!) Сарык үзенә утырырга үлән белән капланган бер түмгәкне сайлап ала. Тик бигрәк җайсыз булып чыга ул. Хикмәтен беләсе килеп, арырак сузылып яткан иптәшен чакырып ала һәм бергәләп үлән җәймәсен күтәрсәләр... – шул инде, шул, теге коточкыч бүре башы! Хайванкайлар дер-дер килеп икесе ике читкә сикерә. Залдагы тамашачылар да аһ итеп куялар. Инде нәкъ Тукайдагыча: «Баш янында болар икәү тора куркып». Сарык куркыныч табылдыкны бик тиз ташлап китәр иде. Кәҗә исә, кирәге чыгар, дип, аны капчыкка салуны кирәк таба.


Азалия: «Мин башта Кәҗәнең күзлек кигәнен ошатмадым. Аннары, мөгаен, ул акыллы булганга күзлекледер, дип уйладым. Кәҗә кебек үк башлы булмаса да, миңа бигрәк тә Сарык ошады».


Маска, син кем?


Күзлекле, димәк, акыллы Кәҗәне Татарстанның халык артисты, театраль «Тантана» фестивале премиясе лауреаты Рәмзия Фәйзуллина, Сарыкны Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова уйный. Хайваннарның комсыз бай каршында чарасыз калган фәкыйрь хуҗалары Әби белән Бабай – Татарстанның атказанган артистлары Гөлнур Габдрахманова һәм Ришат Гыйздәтуллин. Комсыз бай ролендә бөтенесен тетрәтеп торган Юрий Чуктиев тә ‒ Татарстанның атказанган артисты. Ә бүреләр соң, бүреләр! Урман уртасында учак ягып, кәеф-сафа корып яткан бандит бүреләргә синең Баең ни дә, Кәҗә белән Сарыгың ни! Күрше авылдан арбасына тары капчыклары төяп кайтып килүче байның юлын бүреләр кискәч, нәни тамашачылар рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Капчыкларын арбасы-ние белән ташлап качканын сизми дә калды Баең. Үлгән бүре башы белән бүреләрнең котын алачак Кәҗә белән Сарыкка насыйп булган икән ул тары капчыклары. Алар аны, әлбәттә инде, яраткан Әби белән Бабасына кайтарып бирәчәк. Учак тирәсеннән мең сәбәп белән качып котылган озын торыклы юлбасар бүреләрне Марс Гайфуллин, Миләүшә Фәйзрахманова, Рузилә Зарипова уйнады.


Кечкенә тамашачылар: «Бик күңелле булды, без тагын монда килер идек», ‒ диделәр. Азалия исә: «Ярый әле, без бай түгел, байлар һәрвакыт җиңелә, яхшылык җиңеп чыга», ‒ дигән нәтиҗә ясады. («Әкияттә», ‒ дип куйдым күңелемнән генә.)Puppet-show 04 Foto Rustam   Muhammadzian.


Курчак уены – сабый шөгылеме?


Уйландырды әле бу спектакль. Нәни тамашачылар: «Ошады, күңелле булды», ‒ диде, әлбәттә. Оныгым Азалия бераз зуррак – ул икенче класста укый. Аның фикерләве «ошады» дигәннән бер баскыч югарырак тоелды. Әгәр тагын да өлкәнрәк укучылар килсә, алар тагын да тирәнрәк фикер йөртер иде. Тәнәфестә Лилия Шәмгунова исемле юрист ханым белән очраштым. «Үзем дә бер ел театр училищесында укыган идем. Шул чакларны сагынып, сабакташларымның уйнавын карарга килдем», ‒ диде ул.


«Әкият» курчак театрында татарча да, русча да спектакльләр уйнала. «Кәҗә белән Сарык» – татар труппасы репертуарында. Ләкин, бу мюзиклны күреп илһамлангач, рус язучысы Борис Вайнер аны русчага тәрҗемә итәргә алынган. Димәк, киләчәктә аны рус балалары да караячак әле.


Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары


  Puppet-show 05 Foto Rustam   Muhammadzian.


Puppet-show 07 Foto Rustam   Muhammadzian.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев