Логотип Идель
Ялкын

«5»ле АЛЫРЛЫК ИТЕП, БИШЕНЧЕ ТАПКЫР»

Япония хакимиятенең «Ship for World Youth Leaders» дип аталучы ел саен уздырыла торган программа 28-нче тапкыр үз эшен тәмамлады. Рәсәй 5-нче тапкыр катнашты. Безнең илне 12 кеше тәкъдим итте: аның 4-се Казаннан, калганнары Санкт-Петербург, Владивосток, Екатеринбург, Сочи, Южно-Сахалинск һәм Йошкар-Оладан иде. Өч вәкил – Алина Лотфуллина, Илшат Шәрәфетдинов һәм Айсылу Нәбиуллина – «Сәләт» берләшмәсенең ветераннары. Алар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, дөньяның 4 иле буйлап 2 айлык сәяхәтләре турында сөйләделәр.

Журналист: Программа сезгә нәрсә бирде? Илшат: Япония турында, мәдәнияте турында бик күп нәрсә белдем, аңа гашыйк булдым. Хәзер кире шунда кайтып бераз яшисем килә. Төрле илләрдә бик күп танышларым бар. Лидерлык, проект менеджменты һәм мәдәниятара коммуникация буенча уку-укыту контенты күңелемә хуш килде. Шулай ук оештыру сәләтемне арттыра алдым, чөнки семинарлар, төрле чаралар шактый оештырырга туры килде. Бер сүз белән әйткәндә бик әйбәт булды. Алина: Минем өчен, беренче чиратта, халыкара команда белән эшләгәндә тупланган тәҗрибә бик кадерле. Мин Рәсәй делегациясе өчен генә җавап бирмәдем. Һәр җитәкченең үз халыкара төркеме, чакырылган илләрдән 10 вәкил һәм 11 кеше Япониядән иде. Биредә туплаган тәҗрибә аңлатып-бетергесез! Әзерлек процессы да кызыклы иде. Алдан партнерлар чакыру, делегацияләр әзерләү, милли презентацияләр өчен 2 ай вакыт бирелде. Үзебезнең гореф-гадәтләребез хакында күп кенә яңалыклар ачтым. Дөньяда кешеләр шундый төрле икән. Без башкаларга караганда сирәгрәк елмаябыз, тик елмаюыбыз һәрчак ихлас. Илшат: Шулай ук без бик каты туры сүзле икән. Айсылу: Минем өчен, иң мөһиме, Рәсәй делегациясе өчен җавап бирү иде. Чөнки минем һәр адымым, һәр гамәлем илебез йөзен күрсәтә иде. Шулай ук мин мәдәниятара коммуникация – берничә ил арасындагы мәдәниятләр генә түгел, ә команда арасында да мәдәният була ала икәнне аңладым. Милли тәкъдим итүләр (презентация) һәм кичәләр барысын да үз урынына куйды. Командада эшчәнлек өлкәсендә дә зур белем тупладым. Программа алдыннан алдымда зур сорау тора иде: 50 көн бер үк кешеләр белән тора алырмынмы? Бәхеткә, стресслы моментлар булмады, аллага шөкер. Чөнки һәр кеше бер-берсенә терәк булырга тырышты, һәрвакыт ярдәмгә килде. Иң рәхәт мизгел - палубага чыгып, йолдызлар санап, диңгезгә карап тору иде. Бик тынычландыра икән ул. Алина: Минем эчке халәтем команда да чагыла икән, үзем өчен шуны ачыкладым. Син кулда тота алган халәт – синең торышың, калганы – аның чагылышы икән. Илшат: Гомумән алганда, барлык программа «Сәләт»не хәтерләтә. Программаның максатлары да охшаш: яшьләрне үстерү, аларда җәмгыятьне үстерү теләген уяту.h_F_DsacB10

Журналист: Шулай ук «Сәләт» берләшмәсен дә тәкъдим иттегез. Халыкара аудитория моны ничек кабул итте? Илшат: Аларга бик кызык булды. Чөнки шактый илләрдә сәләтле яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе юк. Хәтта яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары да юк. Шуңа да күбрәк программаның оештыручыларын чакырырга тырыштык. Күп кенә яшьләргә бик ошады. Мисалга, Мексикадан килгән бер егет шундый ук берләшмә төзисе килә, аның структурасы ел дәвамында сәләтле балалар һәм яшьләргә үсәргә ярдәм итәргә тиеш дип саный ул. Австралия вәкилләре, калган илләр дә бик кызыксындылар. Журналист: Программа буенча нинди дә булса проект тәкъдим итү кирәк идеме?

Алина: Юк, тик безнең делегация post programme activities өлкәсендә бик актив булып чыкты. Программаның җитәкчесе, гадәттә, шул ук программаның катнашучысы була. Моңарчы мин дә 2012-нче елда катнашкан идем. Шуннан бирде мин программа җитәкчесе булып торам. Без Дөнья яшьләре сәяхәтен демо-форматта ясадык. Бирегә барлык катнашучыларны чакырдык. Проект тәкъдим иттек, аны икенче елга инде зуррак форматта чынга ашырачакбыз. Катнашучылар саны да күп булачак. Әлеге проект нигезендә катнашучылар Себер магистрален узарга тиеш булалар. Алар биредә Рәсәйнең чынлыкта нинди булуын күрә алачак. Шулай ук волонтерлык программаларын Казанда да үткәрергә телибез. Новосибирсктан килгән катнашучы кыз көймә турында китап язу турында тәкъдим кертте, Марий Элдан (Анастасия Березина – Сочида Олимпиада барышында 1000 волонтер өчен җавап бирде) һәм Владисвосток кызы (Карина Субботина – Олимпиаданың 4 иң яхшы волонтерының берсе) халыкара волонтерлык хәрәкәтен оештырдылар. Алар яшьләрнең FIFAга килеп уйнауларын, Токио 2020 өчен тәҗрибә уртаклашуларын телиләр.

Илшат: Безнең уртак проект булдыру өчен төрле илләр белән элемтә, үсеш өчен бер мохит булдырасыбыз килә. Алина: Программаның оештыручылары 18-24-нче март аралыгында 33

илдән катнашучыларны Токиода җыярга телиләр. Биредә без «Сәләт» активистлары белән берлектә конкрет программалар тәкъдим итәчәкбез. Илшат: Шулай ук аларның барысын да Kazan Summit, ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләре форумына, Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумына чакырачакбыз. Айсылу: Безнең яшьләребез халыкара проектларга күбрәк тартылган саен, без республикабыз, илебез үсешенә бер адым ясыйбыз дигән сүз.

Журналист: Сезгә ошадымы? Айсылу: Әлбәттә! Алина: Бу 48 көнне 3 еллык гомер белән чагыштырып булыр иде. Мондый кыска вакыт эчендә дә күп тәҗрибә тупларга була икән. Вакыт кыскарган саен вакыйгалар агымы үсә генә бара. Илшат: Әйе, вакыт бик тиз уза. Алина: Әйе! Интернетсыз бит әле без анда. Чаралар барышында без смартфоннарны кулланырга тиеш түгел идек. Бу программаны тиешенчә кабул итү өчен кирәк булган икән. Журналист: Программа файдалы булдымы соң? Алина: Файдалы булды. Айсылу: Миңа башта авыррак булды, чөнки мин һәркөнне яңалыклар укыйм. Тик миңа йоклар алдыннан смс-хатлар укымыйча, яңалыкларны күзәтмичә йоклап китүе рәхәт булды. Журналист: Һәр көнне анализлап баргансыздыр инде.

Алина: Әйе, шулай. Анализсыз нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Журналист: Хак сүз! Уңышлар сезгә!RIOcweejyww

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев