КУЛГА КУЛ ТОТЫШЫЙК, ДУСЛАР!
«Кулга кул тотышыйк, дуслар!» дип аталган фестиваль менә инде 2008 елдан бирле даими рәвештә кабатланып, нәни дусларны гына түгел, ә өлкәннәрне дә сөендереп килә. Бу – гади талантларның җыелган урыны гына түгел, бирегә тырыш, һәрвакыт позитив кала белгән һәм үз өстендә гел эшләгәннәр генә җыела.
Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта гына бара; быел 20 төрле урыннан дистәләрчә тәкъдим яуган икән. Аңлыйсыздыр инде, сүз гади балалар турында бармый. Бу яшь артистларыбызга бераз күбрәк игътибар таләп ителә. Шуңа да карамастан, алар күбебез эшли алмаганны эшли: кемдер күрми, ләкин пианинода уйный белә; ишетмәсә дә, бии; сөйләшергә авыр булса да, җырлый...
[video width="1280" height="720" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2016/12/2016-12-09-09-30-24.mp4"][/video]
Сәхнәдәге тырышлыкларын күрүгә, күзгә яшь тула. Юк, кызганудан түгел, ә сокланудан: нинди бөек дәрт, нинди көчле яшәү шаукымы бар бу сабыйларның эчендә. Кунаклар да зурдан җыелган, әнә сәхнәдә Дәүләт Советы, идарә өлкәсе кешеләре чыгыш ясый; фойеда кемдер Салават абый белән фотога төшә; хәзерлек бүлмәсендә исә Рөстәм абый Абязов күренеп китә; бераздан исә башка мәртәбәле кунаклар да булачагы турында ишетелә...
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт абый Мөхәммәтшин хаклы, бу гади бәйрәм түгел, ә көчлеләр җыены.
Эльвира Һади
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев